[1] Иремиягә Раббыдан сүз килеп иреште:
[2] – Раббы йортының капкасы янына бас та кешеләргә менә бу сүзләрне җиткер: «Раббыга табыныр өчен, шушы капкадан керүче барлык Яһүдә кешеләре, Раббы сүзен тыңлагыз!
[3] Күкләр Хуҗасы Раббы, Исраил Алласы болай ди: „Яшәү рәвешегезне дөресләгез, гамәлләрегезне төзәтегез, шул чагында Мин сезне бу урында яшәргә калдырырмын.
[4] ‘Раббының изге йорты шушы урында! Раббының изге йорты шушы урында! Раббының изге йорты шушы урында!’ дигән ялган сүзгә ышанмагыз!
[5] Яшәү рәвешегезне дөресләгез, эш-гамәлләрегезне төзәтегез, бер-берегезгә карата гадел эш итегез,
[6] читтән килгәннәрне, ятимнәрне вә толларны кысмагыз, бу җирдә гаепсез кешеләрнең канын түкмәгез, үзегезгә зыян китереп, бүтән илаһларга иярмәгез,
[7] шул чагында Мин сезне шушы урында – сезнең ата-бабаларыгызга мәңгегә биргән җирдә яшәргә калдырырмын.
[8] Сез ялган сүзләргә ышанасыз, әмма алардан сезгә файда булмас.
[9] Сез урлашасыз, үтерәсез, уйнашлык кыласыз һәм ялган антлар итәсез, Багалга багышлап, корбаннар яндырасыз, үзегез белми торган илаһлар артыннан барасыз.
[10] Шулай икән, ни өчен сез Минем исемгә багышланган йортка аяк басасыз, Минем алдыма килеп: ‘Без котылдык!’ – дип әйтәсез? Аннары шул ук җирәнгеч эшләрне дәвам итәр өченме?!
[11] Минем исемем белән аталган йортны сез юлбасарлар оясы дип саныйсызмы? Мин барын да күреп торам! – дип белдерә Раббы. –
[12] Минем исемем шушында яшәргә тиеш, дип Шилоһ шәһәрендә Үзем билгеләгән урынга барыгыз да халкым Исраилнең явызлыгы өчен ул урынга ниләр эшләгәнемне күрегез!
[13] Сез аларның явыз эшләрен кабатлаган чакта, – дип белдерә Раббы, – Мин сезгә кат-кат дәштем, ә сез тыңламадыгыз, чакырдым, ә сез җавап бирмәдегез.
[14] Шулай икән, Үз исемем белән аталган, сез ышаныч баглаган бу йортка – Мин сезгә һәм ата-бабаларыгызга биргән бу урынга – Шилоһ шәһәренә кылганны кылачакмын!
[15] Кардәшләрегез Эфраим токымын куган кебек, Мин сезне күз алдымнан куып җибәрәчәкмен!“»
[16] Ә син, Иремия, бу халык өчен Миңа дога кылма, алар өчен ялварып сорама, Минем алда алар өчен үтенмә – Мин сине тыңламаячакмын!
[17] Яһүдә шәһәрләрендә вә Иерусалим урамнарында алар ниләр кылганны күрмисеңме син?!
[18] Әнә, балалар утын җыя, аталары ут дөрләтә, хатын-кызлар, күк алиһәсенә корбан икмәге пешерер өчен, камыр баса. Чит илаһларга шәраб бүләге китереп, алар Мине рәнҗетмәкче булалар.
[19] Шушы кыланмышлары белән алар үзләрен рәнҗетә, үзләре оятка кала, – дип белдерә Раббы.
[20] Шуңа күрә Хуҗа-Раббы болай ди: – Менә, Минем ачу-ярсуым бу җиргә, кешеләргә вә хайваннарга, кырда үскән агачларга вә җир биргән җимешләргә түгелә, һәм ул мәңге сүнмәс ялкын булып дөрләр.
[21] Күкләр Хуҗасы Раббы, Исраил Алласы, болай ди: – Корбан малының итен ашаган кебек, тулаем яндыру корбаннарының да итен ашагыз!
[22] Ата-бабаларыгызны Мисыр җиреннән алып чыккан вакытта, Мин тулаем яндыру корбаннары, бүтән корбаннар турында һични әйтмәдем, күрсәтмәләр бирмәдем;
[23] Мин аларга менә нәрсә кушкан идем: «Сүзләремә колак салыгыз, шул чагында Мин – сезнең Аллагыз, ә сез Минем халкым булырсыз. Үзегезгә яхшы булсын өчен, Мин кушкан юлдан гына йөрегез!»
[24] Ләкин алар Мине тыңламадылар, сүзләремә колак салмадылар, үзләренең үҗәт, явыз йөрәкләре кушканча яшәделәр, Миңа йөзләре белән түгел – аркалары белән борылдылар.
[25] Ата-бабаларыгыз Мисыр җиреннән чыккан көннән алып бүгенгәчә Мин сезнең янга Үземнең колларымны – пәйгамбәрләремне юллый тордым.
[26] Ләкин сез Мине тыңламадыгыз, сүзләремә колак салмадыгыз, киреләнеп, аталарыгыздан да яманрак кыландыгыз.
[27] Аннары Раббы әйтте: – Син, Иремия, боларның һәммәсен аларга әйтерсең, ләкин алар сине тыңламас; син аларны чакырырсың, ләкин алар җавап бирмәс.
[28] Шуның өчен син аларга болай дип әйт: «Раббының – үз Алласының сүзен тыңламаган, Аның үгет-нәсыйхәтләрен кабул итмәгән халык – сез ул! Хакыйкать калмады, авызларыннан хак сүз чыкмас булды.
[29] Чәчләреңне кисеп ташла, Иерусалим, шәрә калкулыкларда ела, чөнки Раббының ачуын чыгарган буыннан Раббы ваз кичте һәм аны ташлады».
[30] Яһүдә халкы Минем күз алдымда явызлык кылды, – дип белдерә Раббы. – Минем исемгә багышланган йортка алар үзләренең җирәнгеч потларын куйдылар, шуның белән аны нәҗесләделәр.
[31] Бен-Һинном үзәнендәге Тофет калкулыгында корбан китерү урыннары ясадылар, шунда угыл вә кызларын утта яндырдылар. Мин аларга аның ише әмер бирмәгән, андый нәрсә акылыма да килмәгән иде!
[32] Шундый көннәр җитәр: бу урынны инде Бен-Һинном үзәне йә Тофет дип түгел, ә Суеш үзәне дип атарлар, – ди Раббы. – Ул урында мәетләр күплегеннән каберләргә хәтта урын җитмәс.
[33] Үле гәүдәләр күк кошларына вә җир җанварларына азык булыр, һәм аларны куып җибәрердәй кеше калмас.
[34] Яһүдә шәһәрләрендә һәм Иерусалим урамнарында сөенечле авазларны вә күңел ачуларны, кияү белән кәләшнең куанычлы тавышларын тыярмын, чөнки бу ил бушап калыр.