[1] Сөргенчеләр арасындагы ил өлкәннәренә, шулай ук Нәбухаднессар патша Иерусалимнән Бабилгә куып алып киткән руханиларга, пәйгамбәрләргә вә бар халыкка Иремия пәйгамбәр Иерусалимнән хат җибәрде.
[2] Бу хат Яһояхин патша һәм аның анасы белән сарай хезмәтчеләре, Яһүдә вә Иерусалим түрәләре, балта осталары вә тимерчеләр Иерусалимнән куылганнан соң язылды.
[3] Иремия аны Яһүдә патшасы Сәдыкыйя Бабилгә Нәбухаднессар патша янына җибәргән Шафан углы Элгаса вә Хилкыйя углы Гемария аша юллады. Хатта түбәндәгеләр язылган иде:
[4] Күкләр Хуҗасы Раббы, Исраил Алласы, Иерусалимнән Бабилгә сөреп җибәргән барлык кешеләргә болай ди:
[5] «Үзегезгә йортлар салып, шунда яшәгез, бакчалар утыртып, җимешен ашагыз.
[6] Хатыннар алып, угыл-кызлар тудырыгыз; угылларыгызга да хатыннар алып, кызларыгызны кияүгә бирегез, алар да угыл-кызлар тапсыннар; шунда ишәегез, саныгыз кимемәсен.
[7] Мин сезне сөргенлеккә куган шәһәргә иминлек теләгез, аның өчен Раббыга дога кылыгыз, чөнки шәһәрегез имин булганда, сез дә имин яшәрсез».
[8] Күкләр Хуҗасы Раббы, Исраил Алласы, болай ди: «Арагыздагы пәйгамбәрләргә, күрәзәчеләргә ышанмагыз; төш юраучыларның сүзләренә колак салмагыз.
[9] Минем исемнән алар сезгә ялган сөйлиләр; Мин аларны җибәрмәдем», – дип белдерә Раббы.
[10] Раббы болай ди: «Бабилнең хакимлек итүенә бүгенгедән башлап җитмеш ел узганнан соң, изге вәгъдәмә тугры калган хәлдә, Мин, сезне кайгыртып, шушы җиргә кире кайтарырмын.
[11] Чөнки сезгә карата нәрсәләр ниятләгәнемне Мин генә беләмен, – дип белдерә Раббы. – Ниятем яманлыкта түгел, сезгә игелек кылудадыр; Мин сезне өмет вә якты киләчәк белән бүләкләрмен.
[12] Сез Миңа мөрәҗәгать итәрсез, догаларыгыз белән яныма килерсез, һәм Мин сезне ишетермен;
[13] Мине эзләрсез һәм табарсыз – чын йөрәктән эзләсәгез, тапмый калмассыз.
[14] Мине табарга мөмкинлек бирермен Мин сезгә, – дип белдерә Раббы, – элеккеге мул-имин тормышыгызны кайтарырмын, сезне Үзем куып җибәргән барлык урыннардан, барлык халыклар арасыннан җыеп алырмын, әсирлеккә киткәнче яшәгән җирегезгә китерермен», – дип белдерә Раббы.
[15] Сез: «Раббы безгә Бабилдә дә пәйгамбәрләр бирде», – дип әйткәнгә күрә,
[16] Давыт тәхетендә утыручы патша хакында һәм бу шәһәрдә яшәүче бөтен халык – сезнең белән бергә сөрелмәгән туганнарыгыз хакында Күкләр Хуҗасы Раббы болай ди:
[17] «Менә, Мин аларга кылыч, ачлык вә үләт зәхмәте җибәрермен һәм аларны бозык, ашарга яраксыз инҗир җимеше кебек итәрмен;
[18] аларны кылыч, ачлык вә үләт зәхмәте белән эзәрлекләрмен – җирдәге барлык патшалыклар өчен алар коточыргыч бер нәрсәгә әйләнер. Үзем куып җибәргән бар халыклар арасында аларны шом сала торган каһәр иясе итәрмен, хурлыкка төшереп, адәм мыскылына калдырырмын.
[19] Чөнки Мин, – дип белдерә Раббы, – кат-кат җибәреп торган колларым – пәйгамбәрләрем аша тапшырган сүзләрне тыңламады алар. Сез дә, сөргенчеләр, Мине тыңламадыгыз! – ди Раббы. –
[20] Димәк ки, Иерусалимнән Бабилгә Мин сөргән кешеләр, Раббы сүзләрен тыңлагыз!»
[21] Раббы исеменнән сезгә ялган нәрсәләр пәйгамбәрлек итүче Колая углы Ахаб һәм Магасея углы Сәдыкыйя турында Күкләр Хуҗасы Раббы, Исраил Алласы, болай ди: «Мин аларны Бабил патшасы Нәбухаднессар кулына тапшырырмын, һәм ул аларны сезнең күз алдында үтерер.
[22] Яһүдәдән Бабилгә куылган сөргенчеләр арасында шул заманнардан „Бабил патшасы тереләй учакка салган Сәдыкыйя белән Ахаб хәленә төшерсә иде сезне Раббы!“ дигән каргану яшәп калачак.
[23] Чөнки Ахаб белән Сәдыкыйя Исраилдә бик күп кабахәтлекләр эшләде: бүтән ирләрнең хатыннары белән зина кылды; гәрчә Мин аларга һичнәрсә сөйләргә кушмасам да, Минем исемнән пәйгамбәрлек итеп, ялган сүзләр таратты. Бу хакта мәгълүм Миңа – моңа Үзем шаһиттыр», – дип белдерә Раббы.
[24] Раббы Иремиягә әйтте: – Нехеламлы Шәмәгыйягә, Күкләр Хуҗасы Раббы, Исраил Алласы, болай дип әйтә, диген: «Син үз белдегең белән Иерусалим халкына, Магасея углы Сефания руханига вә барлык руханиларга хат җибәрдең; Сефаниягә син болай дип яздың:
[26] Раббы сине Еһояда рухани урынына Раббы йортына рухани итеп, үзен пәйгамбәр дип игълан иткән һәр диванага агач богау вә тимер муенчак кидерергә тиешле назыйр итеп билгеләде.
[27] Ни өчен син арагызда пәйгамбәрлек итүче анатотлы Иремияне тыймыйсың?
[28] Чөнки ул, безгә дип, Бабилгә шундый хәбәр җибәрде: „Әсирлектә сез озак еллар яшәячәксез. Гомер итәр өчен, үзегезгә йортлар салыгыз, бакчалар утыртыгыз, шуларның җимешен ашагыз“».
[29] Сефания рухани шушы хатны Иремия пәйгамбәргә кычкырып укып бирде.
[30] Шуннан соң Иремиягә Раббы сүзе килеп иреште:
[31] – Барлык сөргенчеләргә, нехеламлы Шәмәгыйя турында Раббы болай дип әйтә, диген: «Мин аны пәйгамбәр итеп җибәрмәсәм дә, Шәмәгыйя сездә пәйгамбәрлек итте, сезне ялганга ышандырды;
[32] шуның өчен, – ди Раббы, – Мин нехеламлы Шәмәгыйяне һәм аның токымын җәзага тартырмын; аның токымыннан берәү дә бу халык арасында яшәмәс һәм берсе дә Мин Үз халкыма кылачак игелекне күрмәс, чөнки Шәмәгыйя Миңа каршы халыкны котыртты», – дип белдерә Раббы.