Skip to content
Opens in a new window

[1] «Миңа әйләнеп кайтсаң иде, Исраил, кире кайтсаң иде, – дип белдерә Раббы. – Җирәнгеч потларыңны Минем күз алдымнан алып ташласаң, бүтән адашып йөрмәсәң,

[2] ант иткәндә, дөреслек, гаделлек вә тәкъвалык белән: „Раббы Үзе шаһиттыр!“ – дип әйтсәң иде. Шул чагында халыклар Минем фатихамны алырга омтылыр һәм Минем белән мактаныр иде».

[3] Яһүдә вә Иерусалим кешеләренә Раббы болай дип әйтә: «Сөрелмәгән җирне сукалагыз, чәнечкеле үлән арасына иген чәчмәгез!

[4] Үзегезне Миңа – Раббыга багышлап, йөрәкләрегезне сөннәткә утыртыгыз, әй Яһүдә халкы вә Иерусалимдә яшәүчеләр! Югыйсә Минем ачуым явыз гамәлләрегез аркасында ут кебек кабыныр һәм сүнмәстәй булып дөрләп китәр».

[5] Бөтен илдә быргы кычкыртыгыз, Яһүдәдә игълан итегез, Иерусалимдә белдерегез: «Җыеныгыз, ныгытылган шәһәрләргә китик! – дип сөрән салыгыз. –

[6] Сионга барып сыеныр өчен ишарә бирегез – байрак күтәрегез! Хәвефсез урынга качыгыз, туктамагыз, чөнки Мин төньяктан бәла, зур һәлакәт җибәрәм».

[7] Әнә, чытырманлыктан чыккан арыслан сыман, халыкларны кыручы үз урыныннан кузгалды. Ул синең җиреңне, Яһүдә, чүлгә әйләндерергә дип килә – синең шәһәрләрең җимереләчәк, кешесез калачак.

[8] Шулай булгач, тупас тукымага төренеп елагыз, үкерегез, чөнки Раббының ачу-ярсуы безне читләтеп үтмәячәк.

[9] «Ул көнне, – дип белдерә Раббы, – патшаның да, түрәләрнең дә йөрәкләре тетрәнер, руханиларның коты алыныр, пәйгамбәрләр гаҗәпкә калыр».

[10] Мин шунда: – Йа Хуҗа-Раббы! Син бу халыкны вә Иерусалимне «Сезгә тынычлык килер!» дигән вәгъдәң белән алдадыңмыни? Бугазыбызга инде кылыч килеп терәлгән бит! – дидем.

[11] Шул вакытта Иерусалим халкына Раббы болай дип әйтер: – Бичара халкыма сахрадагы шәрә калкулыклардан кайнар җил исә. Мондый җилдә ашлык җилгәрү, кибәктән аеру мөмкин түгел –

[12] Минем әмерем буенча искән ул җил артык көчледер. Шулай, халыкка Үз хөкемемне игълан итәр вакыт җитте.

[13] Менә, дошман болыт кебек күтәрелә, аның арбалары өермә кебек, атлары бөркетләрдән җитезрәк. Аһ, кайгы безгә! Һәлак булдык без!

[14] «Котылыр өчен, йөрәгеңдәге явызлыкны юып төшер, Иерусалим! Бозык уйлар кайчанга кадәр яшәр икән синдә? – ди Раббы. –

[15] Дан шәһәреннән инде тавыш ишетелә, Эфраим тауларыннан бәла турында хәбәр килә.

[16] Халыкларга игълан итегез, Иерусалимгә җиткерегез: „Ерак илдән баскынчылар килә, Яһүдә шәһәрләре өстендә аларның сөрәнләве яңгырый.

[17] Басу-кырларны саклаучылар сыман, алар Иерусалимне урап алдылар, чөнки әлеге шәһәр Миңа каршы күтәрелеп чыкты“. Бу – Раббы сүзе.

[18] Тоткан юлың, кылган гамәлләрең шушы хәлгә төшерде сине, Яһүдә! Сиңа бирелгән ачы җәза бу – йөрәгеңә кадәр үтеп керә ул».

[19] Аһ, авыртудан сызланам мин – газапларым көчледер! Аһ, йөрәгем яна, дөп-дөп кага! Тыныч кала алмыйм мин, чөнки дошманнарның быргы тавышын, сөрәнләп кычкыруын ишетәм.

[20] Бәла артыннан бәла ябырыла, бөтен җир вәйран хәлдә; күз ачып йомган арада – чатырларым, мизгел эчендә чатырларымның пәрдәләре таланды.

[21] Кайчанга кадәр яу байрагы күз алдымда торыр? Кайчанга кадәр быргы авазлары колагымда яңгырар?

[22] «Минем халкым аңгыра, – ди Раббы, – алар Мине белми; ахмак бала сыман алар, акыллары җитми; явызлык кылырга оста, яхшылык кылу исә кулларыннан килми».

[23] Мин җиргә күз салдым – ул сурәтсез вә буп-буш, күккә күз салдым – анда яктылыкның әсәре дә юк.

[24] Тауларга күз салдым – алар селкенә, барлык калкулыклар тирбәлеп тора.

[25] Әйләнә-тирәдә кеше заты күренми, күк кошлары да очып-таралышып беткән,

[26] уңдырышлы җирләр чүлгә әйләнгән, Раббының ачу-ярсуыннан андагы барлык шәһәрләр җимерелгән.

[27] Раббы болай ди: «Бар җир бушап калачак, ләкин аны тәмам юк итмәячәкмен!

[28] Җир кайгырып елар, күкләр каралыр. Моны Мин әйттем һәм сүземнән кире кайтмаячакмын, карар кылдым һәм карарымны үзгәртмәячәкмен.

[29] Җайдаклар вә укчылар күтәргән шау-шудан шәһәрләрнең бар халкы качып бетәр: алар куе урманнарга китәр, тау-ташлар арасына менеп яшеренер. Барча шәһәрләр ташландык булыр – анда һичбер кеше калмас».

[30] Ә син, җимерелүгә дучар ителгән шәһәр, нәрсәгә дип куе кызылдан киенәсең, алтын бизәнгечләреңне тагасың, күзләреңә сөрмәләр тартасың? Син юкка бизәнәсең! – Сөяркәләрең сиңа мәсхәрә белән карый, алар сине үтерергә тели.

[31] Бала табучы хатын сыман кычкырган, беренче баласын тудыручы хатын кебек ыңгырашкан тавыш ишетәм. Сион-кыз шулай интегеп ыңгыраша, кулларын сузып: «Ни кайгы! Үтерүчеләрне күреп, җаным сыкрый!» – дип өзгәләнә.

Иремия пәйгамбәр — Chapters