[1] Яһүдә патшасы Йошия углы Яһоякыйм хакимлегенең дүртенче елында Иремия пәйгамбәр әйткән сүзләрне Нерия углы Барух төргәкле китапка язып бетергәннән соң, Иремия аңа әйтте:
[2] – Раббы, Исраил Алласы, сиңа болай ди, Барух:
[3] «Син: „Аһ! Раббы минем газапларыма кайгы өстәде; Мин ыңгырашып арыдым, тынычлык таба алмыйм“, – дисең».
[4] Шуңа күрә Раббы сиңа болай дип әйтергә боера: «Менә, Үзем төзегәнне Мин Үзем җимерермен, утыртканымны йолкып алырмын, һәм бөтен җирдә шулай булыр!
[5] Син үзеңә күпне сорыйсың. Сорама! Чөнки һәр җан иясен Мин бәла-казага дучар итәрмен, – дип белдерә Раббы, – әмма син кай тарафка юнәлсәң дә, синең җаныңны саклап калырмын».