[1] Әй Исраил халкы, Раббының сезгә әйткән сүзләрен тыңлагыз!
[2] Раббы болай ди: «Чит халыклар юлыннан бармагыз, күк галәмәтләреннән алар сыман курыкмагыз.
[3] Бу халыкларның йолалары буш нәрсәдер: алар урманнан бер агач кисеп алып кайталар да, оста аны балта белән юна,
[4] көмеш вә алтын белән бизи, аннары, аумасын дип, чүкеч-кадак белән беркетеп куя.
[5] Аларның потлары кыяр түтәлендәге карачкыга охшаш – сөйләшә белми; аларны күтәреп йөртергә кирәк, чөнки үзләре йөри алмый. Алардан курыкмагыз, чөнки алар яманлык кыла алмый, яхшылык кылырга да хәлләреннән килми».
[6] Йа Раббы, Сиңа тиң һичкем юк! Син бөексең, исемең олуг вә кодрәтле!
[7] Сине санламаган берәр зат бармы икән, и халыклар Патшасы?! Син ихтирамга лаек! Барча халыкларның акыл ияләре арасында һәм барча патшалыкларда Сиңа тиң булырдай һичкем юк!
[8] Ул халыклар мәгънәсез вә ахмак – агач потлардан киңәш сорыйлар.
[9] Чүкелгән көмешне – Таршиштан, алтынны Уфаздан кайтартып, потлар ясар өчен, балта осталары белән көмешчеләргә бирәләр; потлар өстендәге зәңгәр вә җете кызыл төстәге кием – осталар эше.
[10] Раббы – бердәнбер хак Аллаһы! Ул – тере Аллаһы вә мәңгелек Патша! Аның ачуыннан җирләр селкенә, ярсуына халыклар түзә алмый.
[11] Халыкларга болай дип әйтегез: – Күк белән җирне бар кылмаган бу илаһлар җир йөзеннән, күкләр астыннан юкка чыгачак!
[12] Раббы Үзенең кодрәте белән җирне бар итте, зирәклеге белән галәмне ныгытты, гакылы белән күкләрне түшәде.
[13] Ул аваз салуга, күкләр киңлегендә сулар шаулый башлый; җирнең читләреннән болытлар алып килә Ул, яшенле яңгырларын яудыра, Үзенең саклагычларыннан җилләр истерә.
[14] Аның алдында һәр кеше ахмак вә надан; көмешче, пот-сыннар коеп, үзен хур гына итә, чөнки ул ясаган әйберләр – ялган, һәм аларның җаны-тыны юк.
[15] Бернигә яраксыз, адашудан килеп чыккан бу нәрсәләр җәза көнендә юкка чыгачак.
[16] Ләкин Ягъкуб нәселенең Өлеше, Аллаһы, андый түгел: Ул – һәммә нәрсәне бар кылган Зат, һәм Исраил халкы – Аның биләмәсе; Аның исеме – Күкләр Хуҗасы Раббы!
[17] И-и камалышта яшәүче Иерусалим халкы! Булган бар нәрсәңне җыеп төйнә дә җиреңнән китәргә әзерлән!
[18] Раббы әйтә: «Шушы җирдә яшәүчеләрне Мин бу юлы куып чыгарамын, дошманнар тотып алсын өчен, алар башына бәла-каза җибәрәмен!» – ди.
[19] Кайгы миңа! Газапларым чиксездер, яраларым төзәлерлек түгел, ләкин мин үз-үземә: «Әйе, башыма хәсрәт төшкән икән, түзәргә тиешмен», – дидем.
[20] Чатырым җимерелгән, баулары өзелгән; балаларым китеп югалды. Инде чатырымны кем корыр, кем аны тарттырып бәйләр?!
[21] Халыкның көтүчеләре мәгънәсез – Раббыдан киңәш сорамыйлар, шуңа күрә бер эшләре дә алга бармый, көтүдәге барлык маллары таралып беткән.
[22] Ишетәсезме, бер хәбәр килә: төньяк тарафтан зур шау-шу күтәрелә! Яһүдә шәһәрләрен ташландык җиргә, чүл бүреләре сыена торган урынга әйләндермәкче дошман.
[23] И Раббы, мин шуны беләм: кеше үз язмышын үзе сайлый алмый, кая таба барырга кирәклеге дә мәгълүм түгел аңа.
[24] И Раббы, миңа биргән җәзаң гадел булсын, ачулы чагыңда мине җәзалама, юкса һәлак булырмын.
[25] Сиңа сыгынмаган халыклар, исемеңне телгә алмаган кабиләләр өстенә түк ачуыңны, чөнки алар Ягъкуб нәселенең башын ашадылар, аны йоттылар, юк иттеләр, ил-йортларын вәйран хәлгә китерделәр.