Skip to content
Opens in a new window

[1] Раббы болай диде: – Бар, чүлмәкчедән балчык чүлмәк сатып ал да, халык арасыннан берничә ил картын вә өлкән руханины ияртеп,

[2] ватык чүлмәкләр капкасы каршындагы Бен-Һинном үзәненә чык һәм Мин сиңа әйтәсе сүзләрне игълан ит.

[3] Әйт аларга: «Яһүдә патшалары вә Иерусалим халкы, Раббы сүзен тыңлагыз! Күкләр Хуҗасы Раббы, Исраил Алласы, болай ди: „Бу җиргә Мин шундый афәт җибәрермен: бу хакта ишеткән кешеләрнең колаклары зеңләп торыр.

[4] Иерусалим халкы Миннән ваз кичте, бу урынны нәҗесләде. Алар үзләре белмәгән, ата-бабалары һәм Яһүдә патшалары да белмәгән чит-ят илаһларга корбаннар яндырдылар, шушы урында бер гаепсез кешеләрнең канын койдылар;

[5] калку урыннарда, илаһлары Багалга атап, потханәләр төзеделәр, шунда үзләренең угылларын корбанлык итеп яндырдылар. Мин аларга аның ише әмер бирмәгән, андый нәрсә турында әйтмәгән дә, уйламаган да идем.

[6] Шундый көннәр килер: бу урынны инде Бен-Һинном үзәне йә Тофет дип түгел, ә Суеш үзәне дип атарлар, – ди Раббы. –

[7] Шушы урында Мин Яһүдә вә Иерусалимнең ниятләрен бозармын, халкымны дошман кылычы, аларга үлем теләүчеләр кулы белән һәлак итәрмен, мәетләрен күк кошларына вә җир җанварларына азык итәрмен.

[8] Бу шәһәрне Мин, шом сала торган бер урынга әйләндереп, хурлыкка калдырырмын; шул тирәдән узып баручы һәркем, коты алынып, аның җәрәхәтләрен күреп сызгырып куяр.

[9] Мин аларны үзләренең угыл-кызларын ашарга мәҗбүр итәрмен. Дошманнары, шәһәрне камап алып, халыкны үлем газабына дучар иткәч, алар бер-берсен ашый башлар“». Раббы Үзенең сүзен дәвам итте:

[10] – Шушы сүзләрне әйткәннән соң, үзең белән килгән ирләр алдында чүлмәкне бәреп ват та

[11] болай дип әйт: «Күкләр Хуҗасы Раббы болай ди: „Шушы ватык чүлмәк төзәтеп булмастай хәлгә килгән. Нәкъ шулай Мин дә бу халыкны вә шәһәрне чәлпәрәмә китерермен; һәм болай булыр ки, Тофетта мәетләрне җирләргә урын җитмәс.

[12] Бу шәһәрне һәм аның халкын Мин әнә шул хәлгә салырмын, – дип белдерә Раббы. – Әлеге шәһәр Тофет кебек булып калыр.

[13] Иерусалимнең йортлары, Яһүдә патшаларының сарайлары – түбәләрендә, барча күк җисемнәренә багышлап, хуш исле сумала-майлар көйрәтелгән һәм чит илаһлар хөрмәтенә шәраб бүләге китерелгән һәрбер йорт – Тофет сыман нәҗес булыр“».

[14] Раббы ихтыяры буенча Тофетта пәйгамбәрлек кылып кайтканнан соң, Иремия Раббы йортының ишегалдына кереп басты да барча халыкка болай дип белдерде:

[15] – Күкләр Хуҗасы Раббы, Исраил Алласы, болай ди: «Бу үҗәт халык Минем кисәтүләрне ишетергә теләмәде, шуның өчен Мин әлеге каланы һәм аның тирәсендәге барча шәһәрләрне баштан ук әйтеп куйган бәла-казаларга дучар итәрмен!»

Иремия пәйгамбәр — Chapters