[1] Мисыр фиргавене Газа шәһәренә һөҗүм итәр алдыннан, Иремия пәйгамбәргә пелештиләр турында Раббыдан хәбәр килеп иреште.
[2] «Раббы болай ди: „Менә, төньяктан сулар ургылып килә, алар, елга кебек ташып, җирне вә анда булган һәр нәрсәне, шәһәрне вә анда яшәүчеләрне басып китәр; шул чагында кешеләр үкереп елар, илдә яшәүче бар кеше илереп-илереп елар.
[3] Дошман тайларының тояк тавышын, арбалар дөбердәвен, көпчәкләр шакылдавын ишетеп, аталар, ярдәм итәргә дип, үзләренең балаларына әйләнеп карамас, чөнки куллары хәлсезләнеп салынып төшәр.
[4] Барча пелештиләрне һәм аларның исән калган ярдәмчеләрен – Сур вә Сидунны юк итү көне ул. Мин, Раббы, Кәфтур утравыннан килгән пелештиләрне кырып бетерермен!
[5] Газа кайгыдан чәчен кырыр, Ашкылун тынып калыр. Әй исән калган үзән халкы, кайчанга кадәр тәнегезне җәрәхәтләрсез икән?!“»
[6] «И Раббы кылычы, кайчан да булса тынычланырсыңмы икән син? Әйдә, кире кыныңа кереп утыр, җитәр инде, тукта!» –
[7] Ләкин Раббы Үзе әмер иткәндә, кылыч ничек тынычлана алсын?! Ашкылун шәһәренә һәм диңгез ярына каршы Раббы Үзе җибәрде бит аны!