[1] Раббы болай диде: – Яһүдә патшасы сараена барып, менә бу сүзләрне җиткер:
[2] «Давыт патша тәхетендә утыручы Яһүдә патшасы, Раббы сүзен тыңла! Синең белән бергә хезмәтчеләрең дә, халкың да – шушы капкалардан кереп-чыгып йөрүче бөтен кеше тыңласын!
[3] Раббы әйтә: „Гаделлек вә дөреслек белән эш итегез, җәбер күрүчене залим кулыннан йолып алыгыз, читтән килгән кешене, ятим вә толларны рәнҗетмәгез, газапламагыз, әлеге җирдә гаепсезләр канын түкмәгез.
[4] Әйткәннәремне төгәл үтәсәгез, киләчәктә дә бу сарайның капкаларыннан, ат-арбаларга утырып, Давыт тәхетен биләүче патшалар үзләре дә, аларның хезмәтчеләре вә халкы да һәрдаим кереп-чыгып йөрер.
[5] Ә инде әйткәннәремне үтәмисез икән, – дип белдерә Раббы, – Үз Затымнан ант итеп әйтәм: бу сарай хәрабәгә әйләнер!“»
[6] Яһүдә патшасының сарае турында Раббы болай ди: «Минем өчен син Гилыгад җире, Ливан тау башлары сыман матурсың; ләкин ант итеп әйтәм: Мин сине – чүлгә, ташландык шәһәргә әйләндерермен.
[7] Сиңа каршы баскынчылар әзерлим Мин – аларның һәммәсе коралланган, алар синең иң яхшы эрбет агачларыңны кисеп утка ыргытыр».
[8] Бу шәһәр яныннан күп халыклар үтеп йөрерләр һәм бер-берсеннән: «Бу бөек шәһәрне Раббы ни өчен шушы хәлгә төшерде икән?» – дип сорарлар.
[9] Аларга: «Бу шәһәрнең халкы, Үз Раббы Алласы белән төзегән килешүне бозып, чит илаһларга табына һәм хезмәт итә башлаган өчен», – дип җавап бирерләр.
[10] Үлгән кешене кызганып еламагыз сез, ә бәлки әсир төшкән бәндә өчен күз яшьләре түгегез, чөнки ул инде туган иленә әйләнеп кайтмас һәм аны бүтән күрмәс.
[11] Атасы Йошиядән соң Яһүдә тәхетенә утырган, әмма сөргенгә куылган Шаллум патша турында Раббы болай ди: – Ул инде монда әйләнеп кайтмас,
[12] сөрген киткән җирендә үлеп калыр һәм үз илен бүтән күрмәс.
[13] Раббы болай дип әйтә: «Үз йортын хәрәм юл белән салган, өске каттагы бүлмәләрен гаделсез юл белән төзегән, якыннарын бушка эшләткән, хезмәт хакын түләмәгән кешегә – кайгы!
[14] „Менә, үземә зур итеп сарай салам, өске каттагы бүлмәләрен иркен итеп ясыйм“, – дип әйткән, тәрәзәләр тишеп, сараен эрбет агачы белән тышлаган, кызыл буяуга буяган кешегә – кайгы!
[15] Эрбет агачын күпләп куллануың сине әйбәт патша итә дип уйлыйсыңмы?! Атаңны искә төшер: ул туйганчы ашады һәм эчте, әмма гаделлек вә дөреслек белән эш итте, шуңа күрә кайгы күрмәде;
[16] мазлумның, фәкыйрь-юксылның эшен гадел хөкем итте, шуңа күрә кайгы күрмәде. Раббыны танып белү әнә шул түгелме инде?! – ди Раббы. –
[17] Ләкин синең күзләрең дә, йөрәгең дә файда ягын гына карый, гаепсез кешенең канын түгү, җәберләү һәм талау турында уйлый».
[18] Шуңа күрә Яһүдә патшасы Йошия углы Яһоякыйм турында Раббы болай ди: «Ул үлгәч: „И минем ир туганым, и минем кыз туганым кебек якын күргән кешем!“ – дип күз яшьләре түкмәсләр, „И хуҗабыз! И галиҗәнаб!“ – дип еламаслар;
[19] аны үле ишәкне күмгәндәй күмәрләр: Иерусалим капкасыннан өстерәп алып чыгып, читкә атарлар!»
[20] «Бар, Иерусалим халкы, Ливан тау башына менеп кычкыр, егълавың Башаннан яңгырасын, Әбаримнән аваз сал, чөнки барча сөяркәләрең юк булды.
[21] Имин яшәгән чагыңда, Мин сине, Иерусалим, кисәткән идем, ләкин син Миңа: „Тыңлап та тормыйм!“ – дидең. Яшь чагыңнан бирле үзеңне шулай тоттың, әйткәннәремә колак салмадың.
[22] Синең барлык көтүчеләреңне җилләр алып китәр, сөяркәләрең әсирлеккә куылыр, шул чагында син барлык явыз эшләрең өчен оят вә хурлыкка калырсың.
[23] Әй Ливанда яшәүче, әй эрбет агачында оя коручы, бала табучы хатын кебек газапланырсың син, авыртудан ыңгырашырсың!»
[24] – Үз Затымнан ант итәм: Син, Яһүдә патшасы Яһоякыйм углы Яһояхин, уң кулымдагы мөһер йөзеге булсаң да, салып ташлар идем, – дип белдерә Раббы. –
[25] Сиңа үлем теләүчеләр һәм үзең курыккан кешеләр кулына – Бабил патшасы Нәбухаднессарга вә килданиләргә тапшырам Мин сине.
[26] Синең үзеңне һәм синең анаңны чит бер илгә сөрәм; сез анда тумагансыз, ләкин әҗәлегезне шунда табарсыз;
[27] үзегез теләгән җиргә әйләнеп кайта алмассыз.
[28] Яһояхин дигән бу кеше – чыгарып ыргытылган, ярык бер чүлмәкме?! Әллә ул кирәксез бер савытмы?! Ни өчен ул вә аның токымы чыгарып ыргытылган, үзләре белмәгән ят бер илгә олактырылган соң?
[29] Әй җир, Раббы сүзен тыңла!
[30] Раббы болай ди: «Бу кешене баласызлар исемлегенә языгыз, үз гомерендә бернигә ирешмәгән кеше итеп языгыз, чөнки аның нәселеннән беркем дә Давыт тәхетендә бүтән утыра һәм Яһүдәдә хакимлек итә алмас».