Skip to content
Opens in a new window

[1] Яһүдә патшасы Сәдыкыйя хакимлегенең тугызынчы елында, унынчы айда Бабил патшасы Нәбухаднессар, үзенең бөтен гаскәре белән Иерусалим янына килеп, аны камап алды.

[2] Сәдыкыйя хакимлегенең унберенче елында, дүртенче айның тугызынчы көнендә дошман шәһәрнең диварын җимереп төшерде.

[3] Иерусалим алынганнан соң, Бабил патшасының барлык түрәләре, шәһәргә кереп, Урта капка янына килеп утырдылар. Алар арасында симмагирле Нергәл-Саресер, сарай хезмәтчеләре башлыгы Нәбу-Сарсехим, гаскәрбашы Нергәл-Саресер бар иде.

[4] Аларны күрүгә, Яһүдә патшасы Сәдыкыйя вә аның бөтен гаскәриләре төнлә шәһәрдән качтылар: патша бакчасы аша үтеп, ике дивар арасындагы капкадан чыктылар да Араба тигезлегенә таба киттеләр.

[5] Ләкин килданиләр аларны эзәрлекли чыкты; Сәдыкыйяне алар Әрихә тигезлегендә куып җиттеләр дә, тотып алып, Бабил патшасы Нәбухаднессар янына – Хамат җирендәге Рибла шәһәренә китерделәр; шунда Нәбухаднессар аңа хөкем карары чыгарды.

[6] Бабил патшасы Риблада Сәдыкыйянең күз алдында аның угылларын, шулай ук Яһүдәнең барлык затлы кешеләрен кадап үтерде.

[7] Аннары, Сәдыкыйянең күзләрен сукырайтып, Бабилгә алып китәр өчен, аңа бакыр богау кигезде.

[8] Килданиләр патша сараен вә халыкның йортларын яндырды, Иерусалим диварларын җимерде.

[9] Җансакчылар башлыгы Нәбузарадан шәһәрдә калган халыкны, бабиллеләр ягына чыкканнар вә бүтәннәр белән бергә әсир итеп, Бабилгә алып китте;

[10] бернәрсәләре булмаган ярлы кешеләрнең кайберләрен исә Яһүдә җирендә калдырып, аларга йөзем бакчалары вә кырлар бирде.

[11] Иремия турында Бабил патшасы Нәбухаднессар җансакчылар башлыгы Нәбузараданга мондый әмер бирде:

[12] – Син аны үз карамагыңа ал һәм аның турында кайгырт, бернинди яманлык кылма; ул ничек әйтсә, шуны эшлә.

[13] Шуннан җансакчылар башлыгы Нәбузарадан, сарай хезмәтчеләре башлыгы Нәбушазбан, гаскәриләр башлыгы Нергәл-Саресер һәм Бабил патшасының башка түрәләре,

[14] Иремия янына кеше җибәреп, аны сакчылар йортының ишегалдыннан чыгардылар да, үз өенә илтеп куяр өчен, Шафаннан туган Ахикам углы Гедалия карамагына тапшырдылар. Иремия, шул рәвешле, үз халкы арасында калды.

[15] Әле сакчылар йортының ишегалдында тоткынлыкта ятканда ук, Иремиягә Раббы сүзе килеп иреште:

[16] – Бар, хәбәши Эбед-Мәликкә, Күкләр Хуҗасы Раббы, Исраил Алласы, болай дип әйтә, диген: «Менә, Мин бу шәһәр турында әйткән сүзләремне гамәлгә ашырам – Мин аңа яхшылык түгел, яманлык кылам! Көне җиткәч, син моны үз күзләрең белән күрерсең.

[17] Ләкин ул көнне Мин сине коткарырмын, – дип белдерә Раббы, – һәм син үзең курыккан кешеләр кулына эләкмәссең.

[18] Мин сине һичшиксез коткарырмын, кылычтан үлмәссең син. Миңа өмет баглаган өчен, сиңа тормыш бүләк ителер. Бу – Раббы сүзе».

Иремия пәйгамбәр — Chapters