Skip to content
Opens in a new window

[1] Яһүдә патшасы Сәдыкыйя хакимлегенең унынчы, ә Нәбухаднессар патша хакимлегенең унсигезенче елында Иремиягә Раббы сүзе булды.

[2] Бу вакытта Бабил патшасының гаскәре Иерусалимне камалышта тотып, Иремия пәйгамбәр Яһүдә патшасы сараендагы сакчылар йорты ишегалдында тоткынлыкта ята иде.

[3] Яһүдә патшасы Сәдыкыйя аны менә шушы сүзләре өчен япкан иде: «Раббы болай дип әйтә: „Менә, Мин бу шәһәрне Бабил патшасы кулына тапшырам, һәм ул аны басып алыр!

[4] Яһүдә патшасы Сәдыкыйя килданиләрдән котылып кала алмас, ул, һичшиксез, Бабил патшасы кулына төшәр һәм аның белән күзгә-күз карап, йөзгә-йөз торып сөйләшер.

[5] Нәбухаднессар Сәдыкыйяне Бабилгә алып китәр, һәм Мин Сәдыкыйяне искә төшергәнче, ул шунда гомер сөрер, – дип белдерә Раббы. – Сез килданиләр белән сугышырсыз, ләкин җиңә алмассыз“».

[6] Иремия болай диде: – Миңа Раббыдан шундый сүз килеп иреште:

[7] «Менә, синең яныңа абзаң Шаллумның углы Ханамил килеп: „Минем Анатоттагы басуымны сатып ал, чөнки, иң якын туганым буларак, синең аны сатып алырга хокукың бар“, – дияр».

[8] Һәм, Раббы әйткәнчә, туганым Ханамил минем яныма – сакчылар йортының ишегалдына килеп: «Беньямин җирендәге, Анатоттагы басуымны сатып ал, чөнки хуҗа булу хокукы да, сатып алу хокукы да синеке. Ал аны!» – диде. Шунда мин, дөрестән дә, моның Раббы сүзе икәнлеген аңладым.

[9] Шулай итеп, мин туганым Ханамилдән Анатоттагы басуны сатып алдым һәм аңарга унҗиде шәкыл көмеш үлчәп бирдем.

[10] Сатып алу турында кәгазь язып мөһерләдем, шаһитлар чакырдым һәм, үлчәүгә салып, көмеш үлчәп бирдем.

[11] Шуннан соң сату-алу шартлары вә кагыйдәләре язылган кәгазьләрнең мөһер сугылганын да, ачык калганын да алдым

[12] һәм туганым Ханамил, шул кәгазьләргә кул куйган шаһитлар, сакчылар йортының ишегалдында утырган барлык яһүдиләр күз алдында Махсеядән туган Нерия углы Барухка тоттырдым,

[13] бар кеше алдында аңа әйттем:

[14] «Күкләр Хуҗасы Раббы, Исраил Алласы, болай ди: „Озак вакытлар саклансын өчен, бу кәгазьләрнең ябыштырып мөһерләнгәнен дә, ачык калганын да балчык савытка салып куй“.

[15] Чөнки Күкләр Хуҗасы Раббы, Исраил Алласы, болай ди: „Бу җирдә кешеләр янә йортлар, басулар вә йөзем бакчалары сатып ала башлар“».

[16] Иремия үзенең сүзен дәвам итте: – Шуннан соң, сату-алу кәгазен Нерия углы Барухка тапшырып, мин Раббыга дога кылдым:

[17] «Йа Хуҗа-Раббым! Син, кулыңны сузып, бөек кодрәтең белән күкне вә җирне яраттың. Синең өчен мөмкин булмаган эш юк ул!

[18] Син меңләгән кешегә мәрхәмәтеңне күрсәтәсең, аталарының җинаятьләре өчен тиешле җәзаны балаларына бирәсең. Син – бөек, куәтле Аллаһы! Исемең – Күкләр Хуҗасы Раббы!

[19] Ниятләреңдә – бөек, эшләреңдә куәтле Син, күзләрең адәм балаларының барлык юлларын күзәтеп тора, һәм Син һәркемгә, ничек яшәвенә вә кылган гамәлләренә карап, әҗерен бирәсең.

[20] Мисыр җирендә Син могҗизалар вә галәмәтләр күрсәттең, аларны Син әле бүген дә Исраилдә вә барлык кешеләр арасында эшлисең. Син Үз исемеңне данлы иттең, һәм ул бүгенге көндә дә мәшһүрдер!

[21] Син, галәмәтләр вә могҗизалар күрсәтеп, куәтле кулыңны сузып, бөек дәһшәтеңне таратып, Үзеңнең Исраил халкыңны Мисыр җиреннән алып чыктың.

[22] Син аларга, ата-бабаларына биргән антыңа тугры калып, сөт вә бал агып торган шушы җирне бирдең.

[23] Шушы җиргә килеп, алар хуҗа булдылар, ләкин Сиңа буйсынмадылар, Кануныңны үтәмәделәр, кушканнарыңның берсен дә эшләмәделәр, шуның өчен Син аларга бөтен шушы бәлаләрне җибәрдең.

[24] Әнә, Иерусалимне басып алыр өчен, килданиләр шәһәр тирәли туфрак өемнәре күтәрттеләр. Инде шәһәр алыначак – кылыч, ачлык вә үләт зәхмәтенә дучар булып, баскынчылар кулына төшәчәк. Әйткәннәрең гамәлгә ашты, Син моны Үзең күреп торасың.

[25] Ә Син, Хуҗа-Раббым, шәһәр килданиләр кулына калган мәлдә миңа: „Шаһитлар чакыр да, көмеш түләп, басу сатып ал!“ – дисең».

[26] Шунда Иремиягә Раббыдан мондый сүз килеп иреште:

[27] – Мин – Раббы, бөтен тереклек дөньясының Алласы! Минем өчен мөмкин булмаган эш бармыни?!

[28] Шунлыктан Раббы болай ди: «Менә, Мин бу шәһәрне килданиләр – Бабил патшасы Нәбухаднессар кулына тапшырам, һәм ул аны басып алыр.

[29] Иерусалимне камалышта тотучы килданиләр, шәһәрне яулап алып, аңа ут салырлар, йортларны яндырырлар. Шул йортларның түбәләрендә Иерусалим халкы, Минем ачуымны чыгарып, илаһ Багал хөрмәтенә хуш исле сумала-майлар көйрәтә, чит илаһларга багышлап, шәраб бүләкләре китерә иде бит!

[30] Исраил вә Яһүдә халкы яшь чагыннан Минем күз алдында фәкать явызлык кылды; Исраил кешеләре үз куллары ясаган потлары белән Минем ачуымны чыгарды, – ди Раббы. –

[31] Төзелгән көненнән алып бүгенгә кадәр бу шәһәр Мине ачуландыра һәм ярсыта, шуның өчен Мин аңардан ваз кичәмен.

[32] Исраил вә Яһүдә халкы – патшалар, түрәләр, руханилар, пәйгамбәрләр, Яһүдәдә һәм Иерусалимдә яшәүче бар кеше – үзенең явызлыгы белән Минем ачуымны чыгарды.

[33] Алар Миңа йөзләре белән түгел, аркалары белән борылды; Мин аларга бертуктаусыз сабак бирдем, ләкин алар Мине тыңламадылар, үгет-нәсыйхәтемне кабул итәргә теләмәделәр.

[34] Минем исемгә багышланган йортка үзләренең җирәнгеч потларын куеп, йортымны нәҗесләделәр.

[35] Бен-Һинном үзәнендә Багал хөрмәтенә корбан китерү урыннары ясадылар, шунда, угыл-кызларын утка салып, илаһлары Молыхка корбан китерделәр. Мин аларга аның ише әмер бирмәгән идем, мондый кабахәтлекне эшләрләр дип акылыма да килмәгән иде! Шуның белән алар Яһүдәне гөнаһка батырдылар».

[36] Иерусалим турында сез: «Кылыч, ачлык вә үләт зәхмәтенә дучар ителеп, бу шәһәр Бабил патшасы кулына тапшырылачак», – дисез, әмма Раббы, Исраил Алласы, болай ди:

[37] – Менә, Мин аларны ачулы, ярсулы чагымда куып җибәргән барлык илләрдән бергә җыеп алырмын, шушы урынга кайтарырмын һәм аларга имин тормыш насыйп итәрмен.

[38] Алар – Минем халкым, ә Мин аларның Алласы булырмын.

[39] Үзләренең вә токымнарының иминлеге хакына гомер буе Миннән куркып, Мине хөрмәтләп яшәсеннәр өчен, аларның һәммәсенә бер йөрәк вә бер юл бирермен.

[40] Мин алар белән мәңгелек килешү төзермен, алардан йөз чөермәм, игелек кылудан туктамам. Миннән читкә китмәсеннәр өчен, аларның йөрәгенә Миңа карата хөрмәт катыш курку салырмын.

[41] Аларга игелек кылудан Мин куаныч табармын, бөтен йөрәгемне вә күңелемне биреп, аларны, һичшиксез, шушы урында төпләндерермен.

[42] Раббы болай ди: – Бу халыкка әлеге олы афәтне ничек җибәргән булсам, аларга вәгъдә иткән барлык игелекләрне дә шул рәвешле бирермен.

[43] Сез: «Буш чүл ул, анда кеше дә, җәнлек тә яшәми, килданиләр кулында ул хәзер», – дип әйткән бу урында кешеләр үзләренә басу-кырлар сатып ала башларлар.

[44] Беньямин җирендә, Иерусалимнең тирә-ягында, Яһүдә вә тау шәһәрләрендә, тау итәге Шефеладагы вә Нәгебтәге шәһәрләрдә – барлык шушы урыннарда, көмеш түләп, басу-кырлар сатып алырлар, шаһитлар чакырып, сату-алу кәгазенә теркәрләр һәм мөһерләп куярлар, чөнки халкыма Мин элеккеге мул-имин тормышын кайтарырмын. Бу – Раббы сүзе.

Иремия пәйгамбәр — Chapters