Skip to content
Opens in a new window

[1] Башым – чишмә, күзләрем яшь чыганагы булса, яуда һәлак булган бичара халкымны кызганып, көн-төн елар идем.

[2] Әгәр чүлдә сыеныр урыным булса, халкымны калдырып китәр идем – алар һәммәсе дә – уйнашчылар, хыянәтчел кешеләр өере.

[3] «Аларның телләре, ялган сөйләр өчен, җәя кебек киерелгән; җирдә алар дөреслек белән түгел, гаделсезлек кылып көчәеп баралар; бер явызлык артыннан икенчесен эшләп торалар, Минем барлыгымны да белмиләр, – дип белдерә Раббы. –

[4] Һәркем үзенең дусларыннан саклансын, туганнарына ышанмасын, чөнки һәммәсе үз туганының үкчәсенә баса, һәр дус үз дустына яла яга.

[5] Һәркем үзенең дустын алдый, беркем дә дөресен сөйләми – телләре ялган сөйләргә өйрәнеп беткән; хәлдән тайганчы гөнаһ кылалар да тәүбә итәргә көчләре калмый.

[6] Җәбер өстенә җәбер, мәкер өстенә мәкер! Алар Мине белергә теләмиләр», – дип белдерә Раббы.

[7] Әнә шуның өчен Күкләр Хуҗасы Раббы болай ди: «Мин аларны тимер эреткән кебек эретеп сынармын! Бичара халкым белән тагын нәрсә эшли алам Мин?!

[8] Аларның телләре – үтергеч ук, авызлары мәкер белән тулган; якыны белән дусларча сөйләшсә дә, күңеленнән, ничек алдарга икән моны, дип уйлап тора.

[9] Шулай икән, Мин аларны җәзасыз калдырыйммы?! – дип белдерә Раббы. – Шундый халыктан үч алмыйммы?!»

[10] Мин тауларны кызганып елармын, даладагы көтүлекләрне кызганып, үкереп елармын, чөнки алар көеп беткән, анда хәзер беркем йөрми, терлекләр мөгрәве ишетелми; күк кошларыннан алып хайваннарга кадәр барысы да качып-таралып беткән.

[11] «Иерусалимне ташлар өеме, чүл бүреләре өчен сыену урыны итәм, Яһүдә шәһәрләрен кеше яшәми торган чүлгә әйләндерәм!» – ди Раббы. Раббыдан мин:

[12] – Бу җир ни өчен һәлак булды, җан иясе йөрми торган чүл сыман көеп бетте? Моны аңларга кемнең акылы җитәр икән?! Раббы сөйләгәнне аңлатып бирүче кеше табылыр микән?! – дип сорадым.

[13] Раббы әйтте: – Минем Канунымны кире каккан, сөйләгәннәремә колак салмаган, Канун кушканча яшәмәгән өчен бу.

[14] Алар үҗәт йөрәкләренә буйсындылар, ата-бабалары өйрәткәнчә, Багалга иярделәр.

[15] Шуңа күрә Күкләр Хуҗасы Раббы, Исраил Алласы, болай ди: – Мин бу халыкка әрем ашатам, агулы су эчертәм.

[16] Аларны үзләре дә, ата-бабалары да белмәгән халыклар арасына таратам, артларыннан кылыч җибәреп, тәмам кырып бетерәм.

[17] Күкләр Хуҗасы Раббы болай ди: «Инде колак салыгыз! Егълаучы хатыннар яллагыз, аларның иң осталарын чакырыгыз».

[18] «Тизрәк килсеннәр, күзләребездән яшьләр агарлык, керфекләребездән сулар түгелерлек итеп, безнең хакта еласыннар, – ди халык. –

[19] Әнә, Сион ягыннан „Аһ, нинди бөлгенлеккә төштек, оятыбыз нинди зур! Йортларыбыз җимерек, яшәгән җиребезне ташлап китәргә мәҗбүрбез“ дигән тавыш ишетелә».

[20] Әй хатыннар, Раббы сүзен тыңлагыз, Ул әйткәннәргә колак салыгыз! Кызларыгызга, бер-берегезгә кайгы җырлары өйрәтегез:

[21] «Тәрәзәләребездән үлем керде, зиннәтле сарайларыбызга аяк басты, урамда уйнаган балаларны, мәйданнарда җыелып торган егетләрне алып китте».

[22] «Әйт, Иремия, Раббы болай дип белдерә, диген: „Кешеләрнең мәетләре кырда тирес кебек, уракчы артыннан тезелеп калган көлтәләр кебек ятып калыр – аларны җыеп алучы да булмас“».

[23] Раббы болай ди: «Зирәк кеше – үзенең зирәклеге, көчле кеше – үзенең көче, бай кеше үзенең байлыгы белән мактанмасын!

[24] Әгәр мактана икән, Мине Раббы дип танып белүе белән, Минем күңелгә хуш килгән мәрхәмәт, гаделлек вә хаклыкка таянып эш итүем белән мактансын! Бу – Раббы сүзе».

[25] Менә, – дип белдерә Раббы, – йөрәкләре сөннәтләнмәгән кешеләргә –

[26] Мисыр, Яһүдә, Эдом, Аммон, Мәаб халкына һәм, чүлдә көн күреп, чигә чәчләрен кыручыларга җәза бирер көннәрем якынлаша, чөнки исраилиләрнеке кебек үк аларның да йөрәге сөннәтсездер.

Иремия пәйгамбәр — Chapters