Skip to content
Opens in a new window

[1] Мәссә кавеменең патшасы Лемуилнең анасы аңа менә шушы үгет-нәсыйхәтләрен әйтеп калдырган:

[2] – И углым, сиңа ни әйтим? И карынымнан өзелеп төшкән углым, сиңа ни дим? И нәзерләремнең углы, сиңа нәрсә өйрәтим?

[3] Көчеңне дә, ирлек куәтеңне дә патшаларны һәлакәткә дучар итүче хатыннарга сарыф итмә.

[4] И Лемуил, шәраб эчү – патшалар шөгыле түгел, каты эчемлекләр эзләп йөрү – башлык-түрәләр эше түгел.

[5] Чөнки алар эчеп-исереп йөрсә, кануннар онытылачак, җәбер-золымга дучар ителгәннәрнең хаклары якланмаячак.

[6] Каты эчемлекне – һәлакәт юлына басучыларга, шәрабны җан газабы кичерүчеләргә калдырыгыз.

[7] Эчсеннәр һәм үзләренең фәкыйрьлекләрен, үзләренең газапларын онытсыннар.

[8] Өнсезләр хакын, хокуксызлар дәгъвасын яклап, сүзеңне әйт.

[9] Гадел хөкем хакына, ярлылар һәм хәерчеләрне яклап, сүзеңне әйт.

[10] Игелекле хатынны кем таба алыр? Андый хатын асылташлардан да кадерлерәк.

[11] Андый хатынга ире бөтен йөрәге белән ышаныр – аның белән ул беркайчан да мохтаҗлык күрмәс.

[12] Андый хатын иренә яманлык кылмас, гомере буе игелекле булыр.

[13] Йон һәм җитен җитештерер, кулларын һич эшсез тотмас.

[14] Андый хатын, сәүдә көймәләре кебек, икмәген ераклардан китерер.

[15] Ул, иртә таңнан торып, гаиләсен ашатыр, хезмәтче кызларга эш бүлеп бирер.

[16] Кыр-басулар турында кайгыртып, җирләр сатып алыр; үзе тапкан акчасына йөзем бакчалары булдырыр.

[17] Билен кысып бәйләп куеп, кулларының көч-куәтен арттырыр.

[18] Башкарган эшенең кыйммәтен белер, һәм төннәрен дә аның бүлмәсендә шәм яктысы сүнмәс.

[19] Ул, кулларын кабага таба сузып, зырылдата-зырылдата бармаклары белән орчык бөтерер.

[20] Андый хатын фәкыйрьләргә игелек күрсәтер, мохтаҗларга ярдәм кулы сузар.

[21] Кар яуса да – курыкмас, чөнки аның бөтен гаиләсе ике кат җылы кием белән тәэмин ителгән булыр.

[22] Ул үзенә келәмнәр сугар, аның киемнәре нәзек җитеннән һәм җете кызыл төстәге йон тукымадан булыр.

[23] Аның ире, абруйлы кеше булып, илнең өлкәннәре белән бергә утырыр.

[24] Андый хатын кием-салым тегеп сатар, сәүдәгәрләр өчен бил каешлары тегәр.

[25] Ныклык һәм яхшы сыйфатлылык – аның өс киемедер; ул үзенең киләчәгенә өмет белән карар.

[26] Аның авызы акыллы сүзләр белән ачылыр, телендә фәкать ягымлы-тыйнак үгет-нәсыйхәт сүзләре булыр.

[27] Андый хатын үзенең хуҗалыгы һәм өе хакында кайгыртыр, бушка икмәк ашап ятмас.

[28] Балалары аның: «Син бәхетле!» – диярләр; ире дә аны мактар:

[29] «Игелекле хатыннар күп булгандыр, әмма син аларның һәммәсеннән өстен!» – дияр.

[30] Ягымлылык ышанычсыз, гүзәллек тә – буш нәрсә; әмма Раббыдан куркучы һәм Аны хөрмәт итүче хатын мактауга лаек.

[31] Андый хатынның куллары җимешеннән аның үзенә дә өлеш чыгарыгыз һәм халык җыеннарында аның эшләренә дан җырлагыз!

Сөләйман патшаның гыйбрәтле сүзләре — Chapters