[1] Яман кеше үз артыннан һичкем кумаганда да кача башлар, ә тәкъва кеше арыслан кебек кыю булыр.
[2] Гаугалы илдә түрәләр ишәер; ил белән акыллы һәм белемле кешеләр идарә иткәндә, ул нык һәм озын гомерле булыр.
[3] Ярлы кешенең ярдәмгә мохтаҗ хәлсезләрне җәберләве игеннәрне агызып киткән көчле яңгыр ташкынына тиң.
[4] Канун бозучылар яман кешеләрне мактар, ә Канунга тугрылар аларны дошман күрер.
[5] Явызлык яклылар гаделлекне аңламас, ә Раббыны эзләүчеләр гаделлекне таный белер.
[6] Кыек юлда йөрүче бай кешегә караганда күңеле саф ярлы кеше күпкә яхшырак.
[7] Канунга тугры угыл акыллы булыр, ә исрафчылар белән дуслык йөрткән угыл үзенең атасын да хурлыкка дучар итәр.
[8] Риба алып, үзенең байлыгын арттырган кешенең бар малы фәкыйрьләргә ярдәм итүче кулына эләгер.
[9] Канун сүзенә саңгырау кешенең догасы да җирәнгечтер.
[10] Намуслы кешеләрне бозыклык юлына сөйрәүчеләр үзләре казыган базга егылып төшәр; гаепсезләр исә мирас итеп игелек кабул итәр.
[11] Бай кеше үз-үзенә зирәк булып күренер, әмма акылы булган ярлы кеше аны фаш итәр.
[12] Тәкъвалар өстен чыкканда, зур шатлык хөкем сөрер, яманнар баш калкытканда исә, кешеләр яшеренергә мәҗбүр булыр.
[13] Үзенең гөнаһларын яшерүче кеше уңышка ирешә алмас; гөнаһларын икърар итеп, алардан ваз кичкән кеше исә ярлыкау табар.
[14] Раббыга һәрвакыт ихтирамлы кеше бәхетле; ә күңеле аяусыз кеше бәла-казага юлыгыр.
[15] Ярлылар өстеннән хакимлек итүче явыз хөкемдар ерткыч арыслан һәм ач аю белән бер.
[16] Зиһенсез хөкемдар күп җәбер-золым кылыр, ә комсызлыкны кире кагучы озак идарә итәр.
[17] Кеше канын коюда гаепле бәндә, үзен эләктереп алмасыннар дип, каберенә кадәр йөгереп-качып гомер кичерер, һәм аңа һичкем ярдәм итмәс.
[18] Гаепсез кеше хәвефсез яшәр, ә кыек юлда йөрүче абынып егылыр.
[19] Үзенең җирен эшкәртүче икмәккә туяр, ә эшлексезләргә ияргәннең ашаганы ярлылык булыр.
[20] Туры юлдагы кешегә күп бәрәкәт насыйп; тиз генә баерга ашыгучы исә тиешле җәзасын алыр.
[21] Монафикълык – күркәм сыйфат түгел; андый кеше бер сынык икмәк өчен дә хаксызлык эшләр.
[22] Саран кеше бик тиз баеп калырга омтыла; берзаман мохтаҗлык килеп буасын ул әле уйламый.
[23] Хаксыз эшкә шелтә белдерүче үзенә мәрхәмәт яулар, ә тасма телле ялагайга андый хөрмәт эләкмәс.
[24] Үзенең ата-анасын талап та: «Бу – гөнаһ түгел!» – дип акланучы угыл җан кыючы юлбасарга тиң.
[25] Комсыз кеше гауга чыгарыр, ә Раббы мәрхәмәтенә өмет итеп яшәгән кеше бәхетле булыр.
[26] Үзенә генә өмет итүче кеше ахмак; зирәк акыллы кеше исә исән-имин яшәр.
[27] Хәерчегә хәер-сәдака бирүче фәкыйрьлеккә төшмәс, ә хәерчене күрмәмешкә салынып узып киткән кешегә күп ләгънәтләр явар.
[28] Хакимлек яманнар кулына күчкәндә, тәкъва кешеләр яшеренә; ә яманнар юкка чыккач, тәкъваларның саны тагы да арта.