[1] Ите-мае җитеш, мул, әмма талаш-гаугасы күп булган тормышка караганда бер кисәк каткан икмәкле, әмма имин-тыныч тормыш күпкә хәерлерәк.
[2] Акыллы кол-хезмәтче хуҗа кешенең юлдан язган углыннан өстен булыр һәм мирастан да хуҗаның угыллары белән беррәттән өлеш алыр.
[3] Көмеш эретү өчен – кызу мич, алтын эретү өчен утлы учак кирәк, ә кешеләрнең күңел сафлыклары Раббы тарафыннан сынала.
[4] Яман кеше явызлар сүзенә колак салыр; ялганчы кеше юлдан язганнарның сүзен тыңлар.
[5] Фәкыйрьне тиргәүче аның Яратучысын да хурлый; башка берәүнең бәхетсезлегенә шатланучы кеше җәзасын алмый калмас.
[6] Картларның таҗы – оныклар, ә балаларның даны – ата-анадыр.
[7] Ахмак кешегә – акыллы сүз, ә хөрмәт иясенә ялган сүз килешмәс.
[8] Ришвәт – аны бирүче кеше өчен кыйммәтле ташка бәрабәр; ришвәт белән һәрнәрсәгә ирешеп була, дип уйлый ул.
[9] Үпкә-кинә тотмаган кешенең дуслары күп булыр, ә ачу саклаган бәндә дусларын югалтыр.
[10] Акыллы кешегә бер шелтә сүзе дә уңай тәэсир ясар, акылсыз кешене исә йөз мәртәбә суктырсаң да файдасы булмас.
[11] Явыз кешенең бөтен эстәгәне – фетнә, шуңа күрә аңа каршы илченең дә иң аяусызы җибәреләчәк.
[12] Ахмак уйлы томана белән очрашуга караганда балаларыннан мәхрүм калган ана аю белән очрашу хәерлерәк.
[13] Яхшылыкка яманлык иткәннең өеннән яманлык китмәс.
[14] Җәнҗалның башлануы су ташкыны кебек: аны, зураеп киткәнче, вакытында туктату зарур.
[15] Гаеплене аклау һәм гаепсезне гаепләү – икесе дә Раббы алдында зур кабахәтлектер.
[16] Акыл җыю өчен, ахмакка кулындагы акча ярдәм итмәс, акыл тупларга аның барыбер зиһене юк.
[17] Чын дусның дуслыгы беркайчан сүрелмәс; туган туганга ярдәм итәр өчен дөньяга килер.
[18] Ярдәм кулы сузмакчы булып, икенче берәү өчен җаваплылыкны үз өстенә алган кеше – акылсыздыр.
[19] Низагка һәвәс кеше гөнаһка да һәвәс; үз-үзен югары куеп мактанган тәкәббер үзенә һәлакәт эзли.
[20] Мәкерле йөрәк игелек тапмас; ялган телле бәндә бәлагә юлыгыр.
[21] Акылсыз угылның атасы үз башына кайгы алыр, ахмак угылның атасы куаныч тапмас.
[22] Шат-хозур күңел – тәнгә сихәт, ә сагышлы йөрәк сөякләрне корыта.
[23] Явыз кеше, гаделлек юлын бозар өчен, куеныннан ришвәт чыгарыр.
[24] Акыллының күз алдында – зирәклек үзе, ә ахмакның күз карашы дөнья читенә юнәлгән.
[25] Акылсыз угыл үзенең атасына – гарьлек, анасына кайгы китерер.
[26] Гаепсез кешене гаепләү һәм туры сүзе өчен хөрмәт иясен кыйнау һич килешмәс.
[27] Акыллы кеше сүздә – тыйнак, гамәлендә сабыр-тыныч булыр.
[28] Авызын йомып эндәшмичә утырса, ахмак та акыллы булып күренергә мөмкин.