Skip to content
Opens in a new window

[1] Углым! Һәр гамәлеңне, мин өйрәткәнчә, акыл белән, фикер йөртеп башкарыйм дисәң, күңелеңне минем зирәк акылыма багла, минем үгет-нәсыйхәтләремә колак сал.

[3] Юкса чит хатынның иреннәре балдай татлы, сүзләре майдай йомшак тоелса да,

[4] моның ахыры барыбер әремдәй ачы һәм ике кыры да үткен кылычтай һәлакәтле булыр.

[5] Чит-ят хатынның аяклары үлемгә таба атлый, адымнары үлемне якынайта.

[6] Тормыш бирүче юл турында уйламый ул; аның йөрер сукмаклары кәкре һәм үзгәрүчән; аларны ул үзе дә белми.

[7] Димәк ки, угылларым, фәкать мине тыңлагыз, минем телдән төшкән үгет сүзләреннән читкә тайпылмагыз.

[8] Йөрер юлыңны чит-ят хатын сукмагыннан ерак тот, аның өй ишегенә якын барма.

[9] Юкса сәламәтлегең – башкаларга, гомер елларың явыз кешеләргә сарыф ителер;

[10] көч-кодрәтең җимешеннән ятлар файдаланыр, хезмәтеңнең җимеше читләр өенә күчәр.

[11] Юкса соңыннан, бәдәнең-тәнең хәлсезләнгәч, ыңгырашып әйтерсең:

[12] «Нигә мин үгет-нәсыйхәтне кире кактым икән?! Йөрәгем ник шелтә сүзләрен игътибарга алмады икән?!

[13] Ни өчен акыл ияләренең, остазларымның үгетләрен тыңламадым, киңәшләренә колак салмадым икән?!» – диярсең.

[14] «Менә шуңа күрә дә халык, җәмәгать күзе алдында мин чак кына төрле хурлыклы хәлләргә төшми калдым», – дип офтанырсың.

[15] Эчәр суыңны үз күлеңнән ал, сусавыңны үз коеңның суы белән бас.

[16] Синең чишмәң сулары урам буйлап акмасын, мәйданнарга ташкын булып җәелмәсен.

[17] Синең чишмәң мөбарәк булсын; ул бары синеке генә булсын, читләр белән уртак булмасын. Яшьлегеңдәге зифа боландай һәм гүзәл кыр кәҗәседәй сөекле хатының белән күңелең ач; аның кайнар күкрәкләре сине һәрвакыт ашкындырып торсын, аның сүрелмәс мәхәббәте белән ләззәтләнеп яшә.

[20] И углым, нигә сиңа чит-ят хатын белән мавыгырга һәм чит-ят хатынның күкрәгенә сыенырга?!

[21] Мәгәр һәр кешенең гомер юлы Раббы күзе алдында, һәм Ул бәндәсенең бөтен гамәлләрен күреп-үлчәп тора.

[22] Яман кеше һәрвакыт үз явызлыгының авына эләгә һәм үз гөнаһлары тозагында гомер кичерә.

[23] Ул, акылсыз гамәлләре күплегеннән тәмам юлдан язып, фатихасыз-нәсыйхәтсез үләчәк.

Сөләйман патшаның гыйбрәтле сүзләре — Chapters