[1] Мин әйткән сүзләрне, углым, онытма, үгет-нәсыйхәтләремне күңелең түрендә сакла.
[2] Нәсыйхәтләремә тугры булып яшә; минем өйрәтүемне күз алмасыдай кадерләп сакла.
[3] Аларны бармакларыңа урап бәйлә, йөрәгеңә язып куй.
[4] Зирәклеккә «кыз кардәшем» диген, ә акылга «туганым» дип эндәш.
[5] Шулчак син башка берәү хатынының да, юмакай телле чит-ят хатынның да вәсвәсәсенә бирелмәссең.
[6] Бервакыт мин, төнге караңгылык төшә башлаган кичке эңгер-меңгер вакытта, өем тәрәзәсеннән рәшәткә аша урамга карап тора идем.
[7] Шулчак күрдем: кичке эңгер төшеп, караңгылана башлагач, жилбәзәк бер егет тәҗрибәсез яшь кешеләр төркеменнән аерылды да мәйдан аша урамны кисеп чыкты һәм ирле хатын яши торган өйгә таба юнәлде.
[10] Ул арада өй ишегендә фахишәләрчә киенгән хәйләкәр хуҗа хатын күренде.
[11] Аяклары өйдән чыгып китәргә җайланып торган, шау-шулы һәм тотнаксыз бер хатын иде ул.
[12] Урамдамы, мәйданнардамы – һәркайда, һәр почмакта ул мәкерле эшләр корып йөри иде.
[13] Менә ул, егетне каршылап, аны кочаклап үпте һәм оятсыз кыяфәт белән аңа болай диде:
[14] – Татулык корбаны китереп, бүген менә үземнең нәзеремне үтәдем.
[15] Шуның өчен, сине күрим дип, каршыларга чыктым һәм теләгәнемне таптым.
[16] Ятагыма асыл келәмнәр, Мисыр парчалары җәйдем.
[17] Ятагыма мирра, сабур, дарчин хушбуйлары сиптем.
[18] Әйдә, кер, иртәнгә кадәр күңел ачарбыз, сөешеп ләззәтләнербез.
[19] Чөнки ирем өйдә юк – ул ерак сәфәргә китте.
[20] Үзе белән бер янчык көмеш алды; ай тулганда гына кайтачак.
[21] Хатын, үзенең шушы ягымлы, җылы-йомшак сүзләре белән мавыктырып, егетне тәмам үзенә җәлеп итте.
[22] Һәм егет, сугым үгезе кебек, ук каршына атылып чыккан болан кебек,
[23] аучы тозагына очып кергән кош кебек, һәлак буласын абайламыйча хатын артыннан иярде.
[24] Шуңа күрә, и угылларым, мине тыңлагыз, сүзләремә дикъкать итегез.
[25] Күңелең чит-ят хатын мәкеренә алданмасын, аның бозык сукмакларында адашып йөрмәсен.
[26] Чөнки андый хатын күпләрне бәлагә төшерде, күп могтәбәрләрнең үлеменә сәбәпче булды.
[27] Чит-ят хатынның өе – кешене үлем йортына, һәлакәткә илтә торган юл башыдыр.