[1] Яман кешеләрдән көнләшмә һәм алар белән аралашма.
[2] Чөнки аларның йөрәкләре фәкать золым-җәбер эзли, авызлары фәкать яманлык чәчә.
[3] Йорт зирәклек белән корылыр һәм акыл белән ныгытылыр.
[4] Һәм йортның эче дә һәртөрле кыйммәтле, гүзәл әйберләр белән осталарча җиһазланыр.
[5] Зирәк кеше кодрәтле булыр; акыллы кеше үзенең кодрәтен арттыра барыр.
[6] Шуңа күрә сугышыңны бөтен яктан уйлап, акыл белән алып бар; сугышның күп киңәшләр нигезендә алып барылганы уңыш китерә.
[7] Ахмак кеше өчен зирәклек артык югары; капка төбе җыеннарында ул авызын ачып сүз әйтә алмас.
[8] Явыз ниятле кеше азгын дип аталыр.
[9] Ахмакның нияте гөнаһ саналыр, ә башкаларны мыскыллаучыга җирәнеп карарлар.
[10] Әгәр син бәла-каза килгәндә хәлсезләнеп каласың икән, димәк, синең көч-кодрәтең аз.
[11] Үлемгә дучар ителгәннәрне йолып ал, һәлакәт янаган ул гаепсезләрне коткарудан баш тартма.
[12] «Менә бит, без моны белмәдек!» – диярсеңме? Күңел сафлыгын Үлчәүче әллә моны белмиме?! Синең җаныңны Күзәтүче боларның һәммәсен белә; Ул һәр бәндәсенә гамәленә карап әҗерен бирер.
[13] Углым, бал аша, чөнки ул яхшы азык; бигрәк тә тамагың өчен татлы.
[14] Шуны бел: зирәклек тә синең җаның өчен шул бал кебек; зирәклек тапсаң, синең тормышың имин-мөбарәк булыр, синең өметең бушка китмәс.
[15] И явыз, син тәкъва кешенең торагына каршы мәкер корма; аның өен бөлгенлеккә төшермә.
[16] Чөнки тәкъва кеше, җиде мәртәбә егылса да, янә торып басар; явызлар исә егылган җирләрендәге афәттән һәлак булырлар.
[17] Дошманың егылганга сөенмә, ул абынганга, йөрәгең куанмасын.
[18] Югыйсә Раббы, сөенгәнеңне күреп, бу эшне Үзенә мәгъкуль санамас һәм синең дошманыңа булган Үзендәге ачуын тыеп калыр.
[19] Яманлык эшләүчеләрне күреп борчылма, намусы юк бәндәләрдән көнләшмә.
[20] Чөнки яман кешенең киләчәге барыбер юк, намуссызларның гомер шәме барыбер сүнәчәк.
[21] И углым, Раббыдан һәм патшадан курык, фетнәчеләр белән аралашма,
[22] чөнки Раббыдан да, патшадан да җәза көтмәгәндә килер – аларның һәр икесеннән киләчәк бәлане кем алдан белә алыр?!
[23] Зирәкләр тагын болай дигәннәр: Хөкемдә монафикълык яхшы түгел.
[24] Гаепле кешегә «син хаклы» диючене кавемнәр дошман күрерләр, халыклар аңа ләгънәт укырлар.
[25] Ә гаеплене фаш итүчеләр мөбарәк-имин булыр; алар фатиха алыр, бәрәкәткә ирешер.
[26] Гадел җавап үбешү кебек татлы булыр.
[27] Әүвәл тыштагы эшләреңне башкар, кырдагыларын тәмамла; шуннан соң йортыңны кор.
[28] Якыныңа каршы ялган шаһитлык итмә; алдашып сөйләмә.
[29] «Ул миңа нәрсә эшләгән булса, мин дә аңа шуны ук эшлим, аның кылган эшенә муафыйк җавап бирәм», – димә.
[30] Бервакыт мин ялкау һәм акылга сайрак бер кешенең иген басуы һәм йөзем бакчасы яныннан узып бара идем.
[31] Күрәм: иген басуын да, бакчаны да чәнечкеле куаклык басып киткән, җир өсте кычыткан белән капланган, бакчаның таш коймасы җимерелгән.
[32] Бу хәлне күреп һәм күңелемнән кичереп, мин үземә сабак алдым:
[33] «Бераз йоклап алыйм, бераз черем итеп алыйм, кулларыма ял биреп ятып торыйм»
[34] дигән арада, өеңә, карак кебек, ярлылык килеп керер, өстеңә, кораллы юлбасар кебек, мохтаҗлык ябырылыр.