[1] Акыллы угыл үз атасының үгет-нәсыйхәтен тыңлар, ә җәнҗаллы угыл шелтә сүзенә колак салмас.
[2] Кеше үзе әйткән яхшы сүзләрдән игелек күрер, ә Канун бозучы үзенең җанында бары явызлык тояр.
[3] Телен тыйган җанын саклар, ә авызын ерып күп лыгырдаучы үзен бәла-казага дучар итәр.
[4] Ялкауның җаны нәрсә генә эстәсә дә, теләгенә ирешмәс, ә тырыш кешенең җаны тук булыр.
[5] Тәкъва кеше ялганны дошман күрә, ә яман кеше үзен хур һәм рисвай итә.
[6] Гаепсез кешене тәкъвалык саклар, ә намуссызны кылган гөнаһлары һәлак итәр.
[7] Кайбер кеше, һичнәрсәсе булмаса да, бай булып кылана; икенче берәү, байлыгы зур булса да, үзен ярлы итеп күрсәтә.
[8] Бай кеше байлыгы белән үзенең тормышын саклап калыр, ә фәкыйрь кешегә һичнәрсә янамас.
[9] Тәкъваларның уты якты янар, ә яманнарның шәме пыскып сүнәр.
[10] Тәкәббер кешедән фетнә чыгар, ә киңәш-табыш итүчеләр акыл җыяр.
[11] Хәрәм юл белән табылган мал тиз бетәр, ә хезмәт белән табылганы арта барыр.
[12] Гамәлгә озак ашмаган өмет йөрәкне әрнетер, ә чынга ашканы тереклек агачыдай булыр.
[13] Гыйбрәтле сүзне санга сукмаучы үзенә зыян китерер, ә үгет-нәсыйхәткә колак салучы тиешле әҗерен күрер.
[14] Зирәк акыл иясенең өйрәтүләре – үлем тозагыннан саклый торган тереклек чишмәседер.
[15] Аек акыл кеше күңеленә хуш килер, явызларның юлы исә һәлакәткә илтер.
[16] Аңлы кеше белемгә таянып эш итәр, ә аңсыз кеше ахмаклыгын күрсәтер.
[17] Начар илче бәлагә эләгер, ышанычлы илче иминлек китерер.
[18] Нәсыйхәтне кире кагучы фәкыйрьлеккә һәм мәсхәрәгә дучар булыр, ә мәслихәтне тотучы хөрмәт казаныр.
[19] Гамәлгә ашкан теләк җанны җылыта; ахмаклар өчен иң газаплысы – яманлыктан аерылу.
[20] Зирәкләр белән аралашучы үзе дә зирәк булыр, ә ахмаклар белән дуслык йөртүче юлдан язар.
[21] Гөнаһлылар бәла-казага калыр, ә тәкъва кешеләр бәрәкәт табар.
[22] Яхшы кеше оныкларына да мирас калдыра, ә гөнаһлының байлыгы тәкъва кешеләр файдасына булыр.
[23] Фәкыйрьләр басуында да ашлык мул игелә, әмма гаделсезлекләр аркасында алардан да кайберәүләр һәлак була.
[24] Ата кеше үз углын чыбыкларга кызгана икән, димәк, ул аны яратмый; ә кем үз углын ярата, ул аны чыбыклап үстерә.
[25] Тәкъва кеше туйганчы ашар, ә яманның карыны ач калыр.