[1] Сөләйман патшаның гыйбрәтле сүзләре. Зирәк угыл атасын шатландырыр, ә акылсыз угыл анасын кайгы-хәсрәткә батырыр.
[2] Нахак юл белән табылган хәзинә файда китермәс, тәкъвалык исә үлемнән коткарыр.
[3] Раббы тәкъва бәндәсенең җанына ачыгырга юл куймас, яманның комсызлыгын исә кире кагар.
[4] Ялкау куллар кешене фәкыйрь итәр, ә тырыш куллар баетыр.
[5] Җәен үз вакытында ашлыгын урып-җыйган угыл акыллыдыр, ә урак өстендә вакытын йоклап уздырган угыл хурлык китерер.
[6] Тәкъва кешенең күңелендә мәрхәмәт булыр, яманның теле исә золым белән туеныр.
[7] Тәкъва кешенең истәлеге мөбарәк булыр, ә яманның исеме тиз онытылыр.
[8] Зирәк кеше үгетне кабул итәр, ә ахмак телле абынып егылыр.
[9] Туры юлдагы кеше хәвефсез йөрер, ә кыек юлдагы тозакка эләгер.
[10] Күз кысып ишарәләүче кеше бәлагә салыр, ә ахмак телле абынып егылыр.
[11] Тәкъва кешенең теле – тормыш чишмәсе, ә яманның теле золым белән туеныр.
[12] Нәфрәт хисе гауга тудырыр, әмма мәхәббәт хисе барлык гөнаһларны каплар.
[13] Акыл иясенең авызыннан хикмәт чыгар, ә акылсызның сыртына чыбык төшәр.
[14] Зирәкләр белем туплар, ә акылсыз кеше үзенең теле белән һәлакәтен якынайтыр.
[15] Байның милке – куәтле шәһәрдер, ярлының бәласе – фәкыйрьлектер.
[16] Тәкъва кешенең әҗере – тормышка юл, ә яманның табышы – җәзадыр.
[17] Нәсыйхәткә тугры кеше тормыш бирүче юлдадыр, ә нәсыйхәтне кире кагучы адашып йөрер.
[18] Нәфрәтен яшергәннең теле дә ялган сөйләр, ялган таратучы исә ахмак булыр.
[19] Күп сөйләү гөнаһка китерер, ә телен тыйган акыллы булыр.
[20] Тәкъва кешенең сүзләре саф көмеш кебек, ә яманның күңеле буп-буш.
[21] Тәкъва кешенең теле күпләрне тукландыра, ә ахмак кеше акыл азлыгыннан харап була.
[22] Раббының фатихасы кешене баета һәм кайгы-хәсрәттән коткара.
[23] Ахмак кеше өчен җинаять эшләү күңел ачу кебек, ә акыллы кешенең сөенече – зирәклектер.
[24] Яман кешенең курыкканы үз башына килер, ә тәкъва кешенең теләге үтәлми калмас.
[25] Яман кеше үзе чыгарган өермәдән юк булыр, ә тәкъва кешенең нигезе мәңгелек.
[26] Теш өчен – серкә, күз өчен төтен ничек булса, йомышы төшкән кеше өчен ялкау да шундый.
[27] Раббыдан курку һәм Аны хөрмәт итү гомерне озайтыр, ә яман кешеләрнең гомер еллары кыскара барыр.
[28] Тәкъва кешеләрнең өмете – шатлык, ә яман кешеләрнең өмете акланмас.
[29] Раббының юлы – намуслы кеше өчен сыену урыны, ә явызлык кылучылар өчен – һәлакәт.
[30] Тәкъва кеше гомер-гомергә тотрыклы яшәр, ә яман кеше иленнән куылыр.
[31] Тәкъва кешенең авызыннан хикмәт чыгар, ә яманның теле чабып өзелер.
[32] Тәкъва кешенең телендә – ягымлы-хуш сүзләр, ә яманнарның телендә әдәпсез сүзләр булыр.