[1] Углым! Әгәр син якыныңа ярдәм вәгъдә итеп тә, икенче берәү хакын яклап кулың сузгансың икән,
[2] син, димәк, телеңнән төшкән вәгъдәң тозагына каптың, авызыңнан чыккан сүзләр ятьмәсенә кереп буталдың.
[3] Углым, үзеңне коткару чарасына кереш: син – якыныңның ятьмәсендә; аның янына ашык, аягына егыл, коткаруын үтен.
[4] Йокыңны оныт, күз кабакларың йокымсырап йомылмасын.
[5] Аучы кулыннан – тау кәҗәсе кебек, кошчы авыннан – кош кебек, үзеңне коткар.
[6] И ялкау, барып, әнә кырмысканы күр: ул ничек тырыша, гыйбрәт ал.
[7] Аның өстеннән күзәтүче башлык та, идарәче дә, хөкемдар да юк.
[8] Әмма ул җәен, урак вакыты беткәнче, үзенә ризык әзерли.
[9] И ялкау, кайчанга кадәр син ял итәрсең икән? Йокыңнан кайчан уянырсың икән?
[10] «Бераз йоклап алыйм, бераз черем итеп алыйм, кулларыма ял биреп ятып торыйм»
[11] дигән арада өеңә, карак кебек, ярлылык килеп керер, өстеңә, юлбасар кебек, мохтаҗлык ябырылыр.
[12] Яман кеше, хәйләкәр-алдакчы кеше үзенең авызыннан ялган сибеп йөрер;
[13] күзләрен челт-мелт йомгалар, аякларын әрле-бирле айкар, бармаклары белән ишарәләп сөйләр.
[14] Күңелендә мәкер булыр; һәрвакыт явызлык уйлап, гауга чыгарып йөрер.
[15] Шуңа күрә аның һәлакәте дә кисәктән булыр – аны көтмәгәндә бәреп егар, котылуга юл калдырмас.
[16] Раббыны нәфрәтләндерә торган алты нәрсә бар, хәтта җиде нәрсә Аңа җирәнгеч:
[17] тәкәббер күзләр, ялганчы тел, гаепсезгә кан коючы куллар,
[18] усал ният-мәкер тулы йөрәк, явызлык юлында җитез чабучы аяклар,
[19] ялган сөйләп шәһадәт бирүче шаһит һәм кардәш-туганнар арасында җәнҗал-гауга тудыручы кеше.
[20] Углым! Атаң нәсыйхәтен тыңла һәм анаң үгетен кире какма.
[21] Алар һәрвакыт синең күңелең түрендә булсын, аларны муеныңа урап куй.
[22] Йөрер юлларыңда алар сиңа туры юнәлеш күрсәтерләр; йокларга яткач, сине саклап торырлар; уянгач, синең белән дустанә әңгәмә корырлар.
[23] Чөнки нәсыйхәт ул – чыраг, үгет ул – яктылык, гыйбрәтле сүзләр – тормышка юлдыр.
[24] Болар сиңа азгын хатын вәсвәсәсеннән, чит-ят хатынның юмакай теленнән саклану өчен кирәк.
[25] Ул хатын үзенең гүзәллеге белән синең күңелеңне аздырмасын һәм керфек сирпүләре белән сине сокландыра алмасын.
[26] Уйнашчы хатын сине бер телем икмәккә калдырыр; ә чит-ят хатын кадерле җаныңнан яздырыр.
[27] Берәү, өстендәге киемен яндырмыйча, куенында ут йөртә алырмы?!
[28] Яки берәү, аякларын пешермичә, утлы күмер өстендә йөри алырмы?!
[29] Үз якынының хатыны янына кергән кеше белән дә шулай була; кем андый хатынга кагыла, ул җәзасыз калмый.
[30] Ачыккан карак җанын саклау, тамагын туйдыру өчен урлашса, кешеләр аны артык хур күрмиләр;
[31] әмма урлаганда тотылса, ул зыян өчен җиде тапкыр артыграк итеп түли һәм өендә булган бөтен малын бирә.
[32] Чит-ят хатын белән зина кылучының акылы зәгыйфь; моны эшләүче үзенең җанын харап итә.
[33] Ул кыйналуга һәм мәсхәрә-хурлыкка дучар була, андый хурлык исә гомер буе онытылмый.
[34] Чөнки көнчелек – ир кешедәге ярсыткыч бер хис ул, үч алганда, ул хис беркемне аямый,
[35] аны бернинди йолым хакы, бернинди ришвәт белән дә ризалаштырып, каплап булмый.