[1] Алдый торган үлчәү – Раббы каршында кабахәтлек; Раббыга үлчәүнең гадел булганы хуш.
[2] Тәкәббергә ияреп, хурлыгы да килеп җитәр, әмма тыйнакларга ияреп, зирәклек килер.
[3] Гадел кешенең күңел сафлыгы аңа туры юл күрсәтер, ә мәкерле кешенең хәйләсе аның үзен һәлак итәр.
[4] Хисап көнендә байлык ярдәм итә алмас, тәкъвалык исә үлемнән коткарыр.
[5] Гаепсез кешене тәкъвалыгы туры юлдан алып барыр, ә яманнар үзләренең яманлыгыннан һәлак булыр.
[6] Гадел кешене тәкъвалыгы коткарыр, ә яманнар үзләренең явыз ниятләре аркасында тозакка эләгер.
[7] Яманның үлеме белән бергә аның өметләре дә юкка чыгар, бозык кешенең өметләре җимерелер.
[8] Тәкъва кеше бәла-казадан котылып калыр, ә аның урынына бәла-казага явыз кеше эләгер.
[9] Монафикъ кеше үзенең мәкерле теле белән якынын һәлак итәр, әмма тәкъва кешеләр зирәклекләре аркасында бәладән котылып калырлар.
[10] Тәкъва кешеләр унышка ирешкәндә, шәһәр шатлыкка күмелер; явызлар һәлак булганда, тантана итәр.
[11] Гаделләрнең бәрәкәтле фатихасы шәһәрне югары күтәрер, ә явызларның мәкерле теле аны җимереп ташлар.
[12] Акылы сай кеше үзенең якынын хурлап тәм табар, акыллы кеше исә дәшми калыр.
[13] Сүз йөртүче кеше серне ачар, ышанычлы кеше исә серне саклый белер.
[14] Үгетсез халык бөлгенлеккә төшәр, ә үгетчеләре күп халык имин яшәр.
[15] Чит-ят кеше өчен үз өстенә җаваплылык алучы бәлагә тарыр, ә бу йөкне үз өстенә алудан баш тарткан кеше хәвефсез яшәр.
[16] Ачык йөзле хатын – хөрмәт, ә тырыш кеше байлык казаныр.
[17] Миһербанлы кеше үз-үзенә игелек итәр, ә миһербансыз кеше үз-үзенә зыян китерер.
[18] Яман кешенең бар эше өметсез чыгар, ә тәкъвалык орлыгы чәчүченең әҗере ышанычлы булыр.
[19] Тәкъвалык кешене тормыш юлына кертә, ә явызлык эстәүче үзенең үлемен якынайта.
[20] Күңеле мәкерлеләр Раббы каршында җирәнгеч саналыр, әмма гөнаһсыз юлдагыларны Раббы якын күрә.
[21] Хакыйкать ки, яманнар җәзасыз калмас, тәкъва кешеләр исә коткарылыр.
[22] Җилбәзәк хатынның гүзәллеге – дуңгыз борынындагы алтын боҗра белән бер үк.
[23] Тәкъва кешеләрнең эстәгәне – фәкать игелек, яманнарны көткән нәрсә – газап.
[24] Берәү юмарт була, шулай да аның байлыгы арта бара; икенче берәү бик саран булса да, фәкыйрьлектән котыла алмый.
[25] Юмарт җанлы бай булыр; бүтәннәргә ярдәм иткәннең үзенә дә әҗер чыгар.
[26] Кыйммәт бәһа өмет итеп, ашлыгын сатмыйча торучыны халык каргар, ә ашлыгын вакытында сатканны мактар.
[27] Кем игелек эсти, ул илтифат табар, ә кем яманлык эзли, эзләгәне башына килер.
[28] Байлыкка гына өмет итүче егылыр, ә тәкъва кеше җәйге яфрак кебек яшәрер.
[29] Үз өенең иминлеген туздыручы әҗергә җил алыр; ахмак кеше зирәк акыллыга кол булыр.
[30] Тәкъва кешенең җимеше – тереклек агачы; зирәклек саф җаннарны үзенә җәлеп итәр.
[31] Тәкъва кеше дөньялыкта ук бүләкләнер, ә яман бәндә һәм гөнаһкяр, һичшиксез, җәзасын алыр.