[1] Кеше үзенең ниятен күңеленнән фараз итә, әмма соңгы сүзне Раббы әйтә.
[2] Кеше үзенең барлык юлларын пакь дип уйлый, әмма Раббы бәндәләренең ниятләрен үлчәп-күзәтеп тора.
[3] Эшләреңне Раббы иркенә тапшырсаң, ниятләрең гамәлгә ашыр.
[4] Раббы һәр нәрсәне Үз максаты өчен яратты, бәла-каза көненә кадәр Ул хәтта яман кешене дә саклар.
[5] Күңеле тәкәббер кеше Раббы алдында кабахәт саналыр; һичшиксез, ул кеше җәзасыз калмас.
[6] Мәрхәмәт вә тугрылык белән кеше үзенең гөнаһына ярлыкау табар, Раббыдан куркуы һәм Аңа хөрмәте белән явыз гамәлләрдән сакланыр.
[7] Кешенең юлы Раббыга мәгъкуль булса, Раббы аны дошманнары белән дә татулаштырыр.
[8] Гадел юл белән табылган аз гына нәрсә дә нахак юл белән табылган күп малдан яхшырак.
[9] Барыр юлын кеше үзе билгели, әмма адымнарының юнәлеше – Раббы ихтыярында.
[10] Патшаның авызында – илһамлы сүз; хөкемдә аның авызыннан хата сүз сөйләнмәс.
[11] Дөрес көйләнгән бизмән һәм үлчәү тәлинкәләре – Раббыдан; үлчәүнең барлык герләре дә Аның хөкемендәдер.
[12] Явыз гамәл – патша өчен җирәнгечтер, чөнки тәхет бары гаделлек белән генә ныгытыла.
[13] Патшага тәкъва сүз кадерле, ул дөресен сөйләгәнне ярата.
[14] Патша күңелендәге ачу – үлемгә хәбәр; әмма зирәк кеше патшаның да мәрхәмәт-шәфкатен яулый алыр.
[15] Патшаның нурлы күз карашы тормыш вәгъдә итә; аның илтифаты яз көнендәге беренче яңгыр болыты кебек.
[16] Зирәклек казану алтынга ия булудан яхшырак; белем казану саф көмештән кыйммәтрәк.
[17] Гаделләрнең юлы – явызлыктан читкә тайпылу; пакь юлына тугры калган кеше үзенең җанын саклар.
[18] Горурлык – һәлакәткә, масаю хурлыкка илтә.
[19] Тыйнак рухлы фәкыйрьләр белән аралашу тәкәбберләр белән табыш бүлешүдән яхшырак.
[20] Нәсыйхәтне тыңлап гамәл кылучы игелек табар; Раббыга таянучы бәхеткә ирешер.
[21] Күңеле сизгер кеше акыллы дип аталыр; сүзе ягымлы кеше гыйлемен арттырыр.
[22] Зиһене бар кеше өчен акыл – тормыш чишмәсе; ә зиһене юкларның җәзасы – ахмаклык.
[23] Зирәк акыллының теле дә зирәк булыр һәм аның белемен арттыруга хезмәт итәр.
[24] Яхшы сүз кәрәзле бал кебек: җан өчен татлы һәм сөякләр өчен шифалы.
[25] Юлның кайберсе кешегә туры булып тоелырга да мөмкин, әмма аның ахыры – үлемдер.
[26] Хезмәт кешесе үзе өчен эшли, чөнки эшләргә аны карыны мәҗбүр итә.
[27] Хәйләкәр кешенең күңелендә – явыз ният һәм мәкер, авызында исә чәчрәп-чәчрәп янган уттай зәһәр сүз булыр.
[28] Мәкерле кеше гауга чыгарыр, әләкче кеше дуслар арасын бозар.
[29] Яман кеше үзенең якынын аздырып бозык юлга этәрер,
[30] күзләрен уйнатып мәкерләр корыр, иреннәрен тешләп явыз гамәлләрен эшләр.
[31] Агарган чәч – кешенең туры юлда казанып алган шөһрәтле таҗы.
[32] Сабыр кеше баһадирдан кадерлерәк, нәфесенә хуҗа булган кеше шәһәр яулап алучыдан өстенрәк.
[33] Итәккә жирәбә салып язмышны юрыйлар, әмма кешенең бөтен язмышы – Раббы хөкемендәдер.