[1] Җәен – кар, урак өстендә яңгыр яхшы булмаган кебек, ахмак өчен хөрмәт тә яхшы түгел.
[2] Чыпчык – пырылдап, карлыгач томырылып очып киткән кебек, нахак ләгънәт тә кешегә кунмас.
[3] Ат өчен – камчы, ишәк өчен – йөгән һәм ахмак өчен таяк яхшы.
[4] Ахмакның ахмак соравына ахмакларча җавап кайтарма, югыйсә үзең дә шул ахмакка охшап калырсың.
[5] Ахмак үзенә акыллы булып күренмәсен өчен, аның ахмак соравына ахмак җавап кайтар.
[6] Ахмак кешегә йомыш кушучы үзенең аякларын кисәр һәм бәла-казага дучар булыр.
[7] Аксакның аяклары тигез атламаган кебек, ахмаклар авызында гыйбрәтле сүзләр дә шулай аксый.
[8] Ахмакка хөрмәт күрсәтүче кеше ташаткыч корал көпшәсенә таш салырга маташучы кеше белән бер.
[9] Исерекнең кулында чәнечкеле күгән ботагы ничек булса, ахмаклар авызында да гыйбрәтле сүзләр шундыйдыр.
[10] Ахмакны яки очраклы үтеп баручыны яллаган кеше һәр җан иясен яралаучы дуамал укчы белән бер.
[11] Үз косыгына әйләнеп кайткан эт кебек, ахмак та үзенең ахмаклыгына кат-кат әйләнеп кайтыр.
[12] Үзен зирәк дип санаучы кешене күргәнең бармы? Иң акылсыз кеше дә үзен зирәк дип санаучы кешедән өметлерәк.
[13] Ялкау кеше: «Юлда арыслан бар! Мәйданда арыслан йөри!» – дип, урамга чыкмас.
[14] Ишек – үзенең тупсасында, ялкау исә үзенең ятагында әйләнер.
[15] Ялкау кеше тустаганны кулына алыр, әмма аны авызына китереп җиткерергә иренер.
[16] Ялкау үзен акыллы җавап бирүче җиде зирәкнең җидесеннән дә зирәгрәк дип уйлар.
[17] Башкалар низагына тыгылу урам этенең колагыннан эләктереп алу белән бер.
[18] Үзенең дустын алдап та: «Мин моны мәзәк өчен генә эшләдем», – дип акланучы бәндә утлы кисәү, уклар атып, үлем чәчеп йөрүче акылдан язган кеше белән бер.
[20] Утын бетсә, ут сүнәр; гайбәтче булмаган җирдә гауга тынар.
[21] Күмер – кызулык өчен, утын – учак өчен, ә дуамал кеше – гауганы кыздыру өчен.
[22] Гайбәтченең сүзләре татлы ризык кебек, алар карынның иң тирән урыннарына үтеп керәләр.
[23] Ялкынлы тел белән мәкерле күңел көмеш йөгертелгән балчык савыт кебек.
[24] Дошман кешенең авызы бер нәрсә сөйли, ә күңелендә икенче нәрсә – мәкер ята.
[25] Ул ягымлы тавыш белән сөйләсә дә, аңа ышанма; аның йөрәгендә җиде кабахәтлекнең җидесе дә бар.
[26] Бергә-бер очрашканда, мәкерен яшерсә дә, халык җыенында аның бөтен явызлыклары ачылыр.
[27] Башкаларга баз казыган кеше үзе шул базга егылып төшәр; югарыга таш тәгәрәткәннең ташы аның үз башына кире төшәр.
[28] Ялган телле кеше үзе хәкарәт иткәннәрне дошман күрә; ялагай тел һәлакәткә илтә.