Skip to content
Opens in a new window

[1] Мәссә кавеменнән Якый углы Агурның сүзләре. Бу кеше болай дигән: – Мин бик арыдым. Раббым, мин бик арыдым, йончып-йөдәп беттем.

[2] Чыннан да, мин башка кешеләр белән чагыштырганда томана икәнмен, миндә акыл дигән нәрсәнең әсәре дә юк икән.

[3] Зирәклеккә дә өйрәнмәгәнмен, изге Затны белмәгәнмен.

[4] – Кем күккә ашты да, кем күктән иңде?! Кем җилне үзенең учына җыйды?! Кем суларны киемгә урап бәйләде?! Җирнең чикләрен кем билгеләде?! Аның исеме ничек? Углының исеме ничек? Беләсеңме шуны?

[5] Аллаһының һәр сүзе саф-пакьтер; Ул – Үзенә сыенучылар өчен калкан.

[6] Аллаһының сүзләренә өстәмәләр кертмә, югыйсә Ул сиңа шелтәсен белдерер, һәм син ялганчы булып чыгарсың.

[7] И Раббым, Синнән шушы ике нәрсәне сорыйм, мин исән чакта гозеремне кире какма:

[8] алдашуны һәм ялган сүзне миннән читләштер, миңа фәкыйрьлек тә, байлык та бирмә, мине көндәлек икмәгем белән туендыр.

[9] Чөнки, ризыгым күп булса, «Кем ул – Раббы?» дип әйтүем һәм Сине инкяр итүем яки фәкыйрьләнеп урлаша башлавым һәм Синең исемеңә тап төшерүем бар.

[10] Хезмәтчене аның хуҗасына яманлап сөйләмә, югыйсә ул сиңа ләгънәт укыр да, син үзең гаепле булып калырсың.

[11] Үз атасына ләгънәт укучы һәм үз анасын хәер-догадан мәхрүм итүче ыруг бар.

[12] Үзенең пычрагына кереп баткан булса да, үзен пакь дип санаучы ыруг бар.

[13] Аһ, тагын шундый ыруг бар: анысы күз керфекләрен калкытып, тәкәббер күз карашын төбәп торыр.

[14] Җир йөзендәге барлык фәкыйрь һәм хәерчеләрне йотарга әзер торган кылыч тешле, пычактай теш казналы ыруг та бар.

[15] Сөлекнең ике кыз баласы бар, икесенең дә исеме «Бир-бир». Һичкайчан тамагы туймас өч нәрсә бар, «җитәр!» дигәнне белмәгән хәтта дүрт нәрсә бар:

[16] үлеләр аймагы, кысыр карын, суга туймас туфрак һәм «җитәр!» дигәнне белмәс ут.

[17] Атасын мәсхәрәләп көлүче һәм анасына итагатьне үзенә хурлык дип санаучының күзен үзән козгыннары чукып чыгарыр һәм ерткыч кошлар ашар.

[18] Минем өчен ирешә алмаслык өч, юк, дүрт нәрсә бар:

[19] күктәге бөркет юлы, кыя өстендәге елан юлы, диңгез уртасындагы кораб юлы һәм ир кешенең кыз кешегә гашыйклык юлы.

[20] Зиначы хатынның да юлы шундый; уйнаш итәр өчен ашар-эчәр дә, авызын сөртеп: «Мин бернинди начарлык эшләмәдем», – дияр.

[21] Өч нәрсәне, юк, дүрт нәрсәне җир чыдата алмас һәм тетрәр:

[22] патша тәхетенә утырган колны, күбенгәнче икмәк ашаучы ахмакны,

[23] хурлыкка төшкән хатынның кияүгә чыгуын, бикәсенең урынын алган кол хатынны.

[24] Җир йөзендә кечкенә генә дүрт мәхлук бар, әмма алар зирәкләрдән зирәгрәк:

[25] кырмыска кавеме көчле түгел, әмма алар җәен үзләренә ризык әзерләп куяр;

[26] кушаяклар да көчле түгел, әмма алар кыяларда үзләренә өн ясар;

[27] саранчаларның патшалары юк, әмма алар бердәм оешып хәрәкәт итәләр.

[28] Үрмәкүч аягы белән диварга ябышып йөри, шулай булса да патша сараендагы бүлмәләргә үтеп керә.

[29] Менә йөреш-хәрәкәте мәһабәт булган өч, юк, адымнары вәкарьле дүрт җан иясе:

[30] җәнлекләр арасында иң көчле һәм һичкемгә баш бирмәс арыслан;

[31] тәкәббер әтәч, тәкә һәм үз халкы белән идарә итүче патша.

[32] Әгәр син тәкәбберлегең аркасында берәр ахмаклык яки мәкер уйлаган булсаң, учың белән тизрәк авызыңны капла;

[33] чөнки сөтне болгатудан – май, борынга сугудан кан чыккан кебек, ачуны кыздыру да ызгыш-талаш чыгара.

Сөләйман патшаның гыйбрәтле сүзләре — Chapters