[1] Углым! Минем нәсыйхәтләремне онытма һәм боерыкларымны йөрәгеңдә сакла;
[2] шулай эшләсәң, алар синең гомереңне озайтыр, имин яшәү елларыңны арттырыр.
[3] Мәрхәмәт һәм тугрылык сине ташламасын; аларны муенса итеп муеныңа багла, йөрәгеңнең түренә язып куй.
[4] Шул чакны син үзең дә Аллаһы каршында, кешеләр алдында мәрхәмәт һәм илтифат казанырсың.
[5] Бөтен йөрәгең белән Раббыга сыен, үз белдегеңә таянма.
[6] Йөрер юлларыңда һәрвакыт Аллаһыны юлдаш ит, Ул синең адымнарыңны туры якка юнәлдерер.
[7] Үзеңне акыл иясе дип санама; Раббыдан курык, Аны хөрмәт ит һәм явыз гамәлләрдән ерак тор.
[8] Менә шулар синең тәнең өчен – шифа, сөякләрең өчен азык булыр.
[9] Раббыны малыңнан өлеш чыгарып һәм беренче уңышың белән хөрмәтлә.
[10] Шулай итсәң, амбарларыңда түбәләмә муллык булыр, кисмәкләреңдә яңа шәраб чишмәләре ташып торыр.
[11] Углым! Раббының сабагын кире какма, Аның шелтәсенә рәнҗемә;
[12] ата кеше үзенең сөйгән углын ничек шелтәләсә, Раббы да Үзенең яраткан бәндәсен шулай шелтәли.
[13] Акыл җыеп, зирәклеккә ирешкән адәм – менә кем ул бәхетле кеше!
[14] Зирәк акыл иясе көмеш тапкан кешедән баерак, һәм моңардан килгән табыш та алтын-көмештән килгән табышка караганда күпкә мулрак.
[15] Зирәк акыл асылташлардан күп мәртәбә кыйммәтрәк, син теләгән бер нәрсә дә аның белән тиңләшә алмый.
[16] Зирәк акыл иясенең уң кулында – гомер озынлыгы, сул кулында – байлык һәм хөрмәт.
[17] Аның йөрер юллары – хозур-күркәм, атлаган сукмаклары тыныч-имин булыр.
[18] Зирәк акыл – аны казанучылар өчен тереклек агачы ул, аны саклап тотучылар өчен – бәхет.
[19] Зирәк акылы белән Раббы җирне бар итте, күкләрне яратты.
[20] Аның зирәк акылы белән упкыннар ачылды, болытлар яңгыр яудырды.
[21] Углым! Син моны күз уңыңнан төшермә; сәламәт акылыңны һәм уйлап эш итүеңне сакла,
[22] шулай эшләсәң, алар синең җаның өчен яшәү һәм муеның өчен бизәк булырлар.
[23] Шулчак син үз юлыңнан хәвефсез һәм абынмыйча йөрерсең.
[24] Йокларга яткач курыкмассың, йокың исә тыныч-тәмле булыр.
[25] Көтелмәгән афәт килгәндә, яман бәндәләр сиңа һәлакәт белән янаганда – куркып калмассың;
[26] чөнки Раббы синең таянычың булыр, Ул синең аягыңны тозакка эләгүдән саклап торыр.
[27] Хәлеңнән килгәндә, мохтаҗларга игелек күрсәтүдән баш тартма.
[28] Яныңда әйберең була торып, күршеңә: «Бар, чык, иртәгә керерсең, шунда бирермен», – димә.
[29] Синең янда шик-шөбһәсез яшәүче якыныңа мәкер тотма.
[30] Сиңа явызлык эшләмәгән кеше белән сәбәпсез ачуланышма.
[31] Көченә таянып, бүтәннәргә җәбер кылучы кеше белән ярышма, аның бер генә әмәлен дә үзеңә үрнәк итмә;
[32] чөнки яманлык кылу – Раббы алдында зур кабахәтлек. Ә Раббы фәкать гадел гамәлле бәндәләре белән генә аралаша.
[33] Раббы Үзенең ләгънәтен яманнар өстенә яудыра, ә тәкъва бәндәләренең өйләренә фатихасын күндерә.
[34] Мактанчык тәкәбберләрдән Ул көлә, тыйнак-күндәм бәндәләренә исә мәрхәмәтен күрсәтә.
[35] Зирәк акыл шөһрәт казаныр, ә ахмаклардан мираска бары хурлык калыр.