[1] Болары да Сөләйман патшаның гыйбрәтле сүзләре; аларны Яһүдә патшасы Хизәкыйянең кешеләре җыеп калдырган.
[2] Аллаһының даны – эш-гамәлне сер итеп тоту, патшаларның даны – һәр эшне тикшереп, аның асылын ачу.
[3] Күк һәм диңгез тирәнлекләрендәге серләрне белеп булмаган кебек, патшалар күңелендәге уйларны да белеп булмас.
[4] Көмешне мәгъдәннән аер, һәм көмешче аннан гүзәл савыт ясый алыр;
[5] яман бәндәне патшадан читләштерсәң, тәхет идарәсендә гаделлек ныгыр.
[6] Патша алдында үзеңне эре тотма һәм дәрәҗәле түрәләрнең урынын алырга тырышма.
[7] Чөнки берәүнең сиңа дәрәҗәле кеше алдында: «Урыныңны менә аңа бир дә түбәнгә төшеп утыр», – дип әйтүенә караганда түрәң алдында: «Менә монда, түргәрәк күчеп утыр», – дип әйтүләрен ишетү яхшырак булыр.
[8] Дәгъва эшен ашыгып башлама; югыйсә ахырда көндәшең җиңеп рисвайга калсаң нишләрсең?
[9] Әгәр якын кешең белән низагка керсәң, башка берәүнең серен чишмә,
[10] югыйсә бүтәннәр, ишетеп, сине хур итәрләр һәм гомерлек рисвайга калдырырлар.
[11] Әдәпле әйтелгән сүз ялтыравык көмеш савыттагы алтын алма кебек.
[12] Алтын алка һәм саф алтыннан ясалган муенса ничек булса, зирәк кешенең шелтәсе дә игътибарлы колакка шулай булыр.
[13] Кызу урак өстендә салкын су кешеләрне ничек сөендерсә, ышанычлы илче дә үзен юллаган хуҗасының җанын шулай шатландырыр.
[14] Бүләк бирмәсә дә, бирдем дип мактанучы алдакчы кеше кысыр болыт яки җил белән бер үк.
[15] Сабырлык түрәне дә мәрхәмәтле булырга мәҗбүр итә; һәм татлы сүз сөякләрне җылыта.
[16] Бал таптыңмы? Туйганчы аша, әмма арттырып җибәрмә, юкса кире чыгарырсың.
[17] Дустыңның өенә еш барып йөрмә, юкса, синнән туеп, бөтенләй күрәлмый башлар.
[18] Үзенең якынына ялган шаһитлык биргән кеше авыр чүкеч, үткен кылыч һәм очлы ук кебектер.
[19] Афәт көнендә ышанычсыз кешегә өмет баглау сынган тешкә һәм хәлсез аякка өмет баглау белән бер.
[20] Күңеле боек кешегә җыр җырлау салкын көндә берәүнең киемен салдыру яки ачык җәрәхәткә серкә сибү белән бер.
[21] Дошманың ач булса, аңа икмәгеңне бир, әгәр сусаган булса – су эчер.
[22] Бу игелегеңне эшләп, син аның башына утлы күмер өясең; Раббы сиңа әҗерен Үзе бирер.
[23] Төньяк җиле яңгыр китерер, юха тел йөзне бозар.
[24] Холыксыз хатын белән яшәүгә караганда түбәнең бер почмагында яшәү хәерлерәк.
[25] Сусаган җанга салкын су ничек булса, ерак илдән килгән яхшы хәбәр дә шулай.
[26] Болганчык чишмә һәм бозылган кизләү ничек булса, явызлар алдында баш бирүче тәкъва кеше дә шулай.
[27] Күп бал ашау яхшы булмаган кебек, дан өстенә дан казанырга омтылу да яхшы түгел.
[28] Үзенең рухы-җанына хуҗа була алмаган кеше диварлары җимерелгән шәһәр кебек.