[1] Нәсыйхәтне үз күрүче белемне дә яратыр, ә шелтә сүзен күрәлмаучы – томанадыр.
[2] Игелекле кешедән Раббы разый булыр, ә мәкерле кешене хөкем итәр.
[3] Явыз гамәлләре белән кеше иминлек казана алмый, тәкъва кешеләрнең исә нигез тамырлары нык булыр.
[4] Игелекле хатын – ире өчен таҗ, яманаты чыккан хатын исә иренең сөякләрендәге черек кебек.
[5] Тәкъва кешенең уй-теләге – гаделлек, ә явызларның үгете – мәкер.
[6] Явызларның сүзләре – кан кою өчен тозак, ә гаделләрнең сүзе яманлыктан коткара.
[7] Явызлар гөнаһларына батып дөмегерләр, ә тәкъваларның өе имин торыр.
[8] Акылы зирәк булганны мактарлар, ә бозык уйлы бәндә нәфрәткә дучар булыр.
[9] Бер телем икмәккә мохтаҗ булып та, үзен затлы итеп күрсәтергә тырышучы тәкәббердән үзе эшләп ризык табучы гади кеше күпкә яхшырак.
[10] Тәкъва кеше үзенең мал-туары турында да кайгыртып яшәр, явызның күңеле исә рәхимсез.
[11] Үзенең җирен эшкәртүче икмәккә туяр, ә эшләмичә көн күрүчеләргә ияргәннең акылы сайдыр.
[12] Яман кеше намуслыларны явыз гамәлләр ятьмәсенә эләктерергә теләр; әмма тәкъваларның нигез тамырлары нык.
[13] Явыз кеше үз сүзенең тозагына эләгер, ә тәкъва кеше бәладән котылыр.
[14] Кеше үз сүзенең җимешләре белән игелеккә ирешә; һәм бүләге дә кешегә хезмәтенә карап бирелә.
[15] Ахмак кеше үзенең юлын туры дип уйлар; ә акыллы кеше үгет-киңәшкә колак салыр.
[16] Ахмак кешенең ачуы тиз кабыныр, ә акыллы кеше хәкарәт ителүен яшерә белер.
[17] Хакыйкать сөйләүченең сүзләре гадел; ялган сөйләүченең шаһитлыгы да ялган.
[18] Әдәпсезнең сүзләре кеше җанын үткен кылычтай телгәли, ә акыллы кешенең сүзләре йөрәккә дәва булып ята.
[19] Хак сүзнең гомере – мәңгелек, ә ялган сүзнең гомере – күз ачып йомганчы гына.
[20] Усал ниятле кешеләр йөрәгендә – мәкер, ә татулык яклы кешеләр йөрәгендә сөенеч-шатлык булыр.
[21] Тәкъва кешегә һичнинди явызлык килмәс, яман кешенең күңеле исә золым-әшәкелек белән тулган.
[22] Ялган сөйләү – Раббы алдында җирәнгечтер, ә хакыйкать сөйләүчене Раббы үз күрә.
[23] Зирәк кеше үзенең белгәнен яшереп саклый, ә акылсыз кеше үзенең ахмаклыгын теленә күчерә.
[24] Тырыш кеше хакимлек итәр, ә ялкау кеше кол булыр.
[25] Йөрәктәге сагыш кешенең рухын төшерә, ә ягымлы сүз аның күңелен ача.
[26] Тәкъва кеше үзенең якынына дөрес юл күрсәтер, ә яманнар күрсәткән юл адаштырыр.
[27] Ялкауга кош итен кыздырып ашау да насыйп түгелдер, ә тырыш кеше зур байлыкка ия булыр.
[28] Тәкъвалыкның юлы – тормышка илтүче юлдыр; тормыш юлында үлем юк.