[1] Зирәк акыл, хикмәтле акыл үз авазын сезгә ишеттермиме?!
[2] Ул юл буйларындагы калкулыкларда, юл чатларында өндәп тора;
[3] шәһәр капкалары алдында, йорт ишекләре төбендә өндәп-чакырып тора:
[4] – И кешеләр, мин сезгә мөрәҗәгать итәм, минем өндәү авазым адәм балаларына юнәлтелгән!
[5] И аңсызлар, акыл белән эш итәргә өйрәнегез; и ахмаклар, акылга утырыгыз.
[6] Тыңлагыз, чөнки мин бик мөһим нәрсәләр турында сөйлим, минем гыйбрәтле сүзләрем – чын хакыйкать.
[7] Чөнки минем телем бары хак сүз сөйли, алдау минем телем өчен ят һәм җирәнгеч.
[8] Минем авыздан чыккан сүзләр барысы да гадел; аларда мәкер дә, хәйлә дә юк.
[9] Акылы булган кешегә – аңлаешлы, гыйлем ияләре өчен тугры һәм хак алар.
[10] Минем тәгълимат көмештән дә, хәтта саф алтыннан да кадерлерәк, шуңа күрә мин өйрәткәнне кабул итегез.
[11] Зирәк акыл якутлардан яхшырак, күңел теләгән һәр нәрсәдән кадерлерәк.
[12] Мин, зирәк акыл, хикмәтле фикер белән дуслыкта яшим, төпле гыйлем эзлим.
[13] Раббыдан курку һәм Аны хөрмәт итү – явызлыкны дошман күрү дигән сүз; мин тәкәбберлекне, мин-минлекне өнәмим, золым юлына һәм мәкерле телләргә нәфрәт белән карыйм.
[14] Миндә – үгет һәм аек акыл; мин – гакылның үзедер, һәм кодрәт тә миндәдер.
[15] Минем кодрәтем белән патшалар патшалык итә, хөкемдарлар гаделлек урнаштыра.
[16] Минем кодрәтем белән түрә һәм башлыклар, җир йөзенең барлык хакимнәре гадел идарә итәләр.
[17] Мине яратучыларны мин яратам, һәм мине эзләүчеләр мине табарлар.
[18] Байлык һәм кадер дә, җуелмас хәзинә һәм бәрәкәт тә – минем ихтыярда.
[19] Минем җимешләрем алтыннан – иң саф алтыннан да гүзәлрәк, мин китергән файда саф көмешкә караганда күп югары.
[20] Мин тәкъвалык юлыннан, гаделлек сукмагыннан йөрим
[21] һәм үземне яратучыларга байлык китерәм, аларның хәзинәләрен арттырам.
[22] Раббы Үз юлының башында ук, борын-борыннан, Үзенең илаһи гамәлләрен башкарырга керешкәнче үк, мине булдырды.
[23] Җир-дөнья башлануга кадәр үк, әүвәлдән үк барлыкка килдем мин.
[24] Диңгез чоңгыллары әле булмаган вакытта ук, мул сулы чишмәләр-елгалар әле юк чакта ук тудым.
[25] Аллаһы әле җирне дә, кырларын да, дөньяның башлангыч туфрагын да барлыкка китермәгән вакытта, таулар әле үз урыннарына урнаштырылудан элек, калкулыклардан элек тудым мин.
[27] Аллаһы күкләрне яратканда, мин анда идем. Аллаһы диңгез упкыны өстеннән офык сызыгын сызган чакта,
[28] күк йөзенә болытлар урнаштырган, упкыннардан чишмә юлларын ныгыткан чакта,
[29] сулар үз чикләреннән ташып чыкмасын дип, диңгезгә ярлар ихтыяр иткән, җиргә нигез терәкләр куйган чакта,
[30] мин һөнәрче сыйфатында Аллаһы янында булдым, һәр заман, һәр көн Аның сөенече, һәрвакыт Аның янында куанучы булдым.
[31] Аллаһы бар иткән дөньяны һәм адәм балаларын күреп сөендем.
[32] Менә шулай, угылларым, мине тыңлагыз, бары миңа иярүчеләр бәхет табарлар!
[33] Нәсыйхәтләремне тыңлагыз һәм акыл җыегыз; зирәк акылны кире какмагыз.
[34] Минем капкам янында, өем ишеге төбендә һәр көн, мине көтеп, уяу сакта торган кеше бәхеткә ирешер!
[35] Мине тапкан кеше тормыш юлын да табар һәм Раббысының илтифатын да казаныр.
[36] Ә инде миңа каршы гөнаһ кылучы бөлгенлеккә төшәр; мине дошман күрүчеләр һәммәсе үлемне яр итәрләр.