[1] Акыллы хатын үзенең өен җыеп тотар, ә акылсыз хатын аны үз куллары белән җимерер.
[2] Туры юлдан йөрүче кеше Раббысына хөрмәт күрсәтә, ә юлы бозык кеше Аны санга да сукмый.
[3] Ахмакның телендә тәкәбберлек казасы булыр, зирәкләр исә телләре белән үз-үзләрен сакларлар.
[4] Үгезләр юк җирдә утлык та буш; мәгәр үгезләр көченнән күп табыш алып буладыр.
[5] Иманы нык шаһит ялган сөйләмәс, ә ялганчы шаһитның телендә алдашу күп булыр.
[6] Тәкәббер кеше, зирәклек эстәсә дә, аңа ирешмәс, ә аңлы кеше өчен белем алу җиңелдер.
[7] Ахмак кешедән читләш, чөнки аның авызыннан акыллы сүз ишетмәссең.
[8] Акыллы кешенең зирәклеге – аның үз юлын аңлавында; аңсызларның ахмаклыгы исә – аларның ялгыш фикердә булуында.
[9] Ахмаклар гөнаһка көлеп карар, ә гадел кешеләр Раббының илтифатын казаныр.
[10] Йөрәк үзенең әрнүен үзе генә белер, һәм ул үзенең шатлыгын да читләр белән уртаклашмас.
[11] Явызларның йорты бөләчәк, ә гаделләрнең торагы чәчәк атачак.
[12] Юлның кайберсе кешегә туры булып тоелырга да мөмкин, әмма аның ахыры – үлемдер.
[13] Шатланып көлгән чакта да, йөрәк сыкрарга мөмкин, һәм шатлыкның да ахыры кайгыга әйләнүе ихтимал.
[14] Күңеле азгын кеше – үзенең бозык юлыннан, ә игелекле кеше үзенең игелегеннән туенып яшәр.
[15] Аңсыз кеше һәр ишеткән сүзгә ышаныр, акыллы кеше исә юлындагы һәр адымын уйлап-үлчәп атлар.
[16] Зирәк кеше яманлыктан курка һәм аңардан кача, ахмак кешегә исә дуамаллык һәм мин-минлек хас.
[17] Дуамал кеше ахмаклык эшләр; нияте бозык кешегә нәфрәт белән карарлар.
[18] Томана кеше ахмаклыкны мирас итәр, аңлы кеше исә үзенә гыйлем таҗы казаныр.
[19] Игелексез кешеләр – игелеклеләр алдында, ә гаделсезләр тәкъва кешенең капкасы каршында баш иярләр.
[20] Фәкыйрь кешене хәтта кардәш-якыннары да чит күрер, ә байның дуслары күп булыр.
[21] Үз якынын дошман күргән кеше гөнаһ эшли; ә кем фәкыйрьләргә миһербанлы, ул – бәхетле.
[22] Явыз ниятле кешеләр юлдан язмыйлармыни?! Әмма мәрхәмәт белән тугрылык фәкать игелекле кешеләргә генә хас.
[23] Һәр хезмәтнең табышы була, ә сафсатадан зыян гына килә.
[24] Зирәкләрнең таҗы – аларның байлыгы, ә наданнарның ахмаклыгына дәлил – шул ук ахмаклык.
[25] Ышанычлы шаһит җаннарны коткарыр, ә ялган шаһит хыянәткә сәбәп булыр.
[26] Өмет-ышанычның ныгы – Раббыдан курку һәм Аны хөрмәт итү; һәм Раббы – андый кешеләрнең балалары өчен дә сыену урыныдыр.
[27] Раббыдан курку һәм Аны хөрмәт итү – үлем тозагыннан саклый торган тереклек чишмәседер.
[28] Патшаның бөеклеге – аның халкы күп булуда; ә халкы аз булган хөкемдар харап булыр.
[29] Сабыр кеше акылга бай булыр, ә дуамал кеше күп ахмаклыклар эшләр.
[30] Күңел сабырлыгы – тәнгә сихәт, ә көнчелек сөякләрне черетә.
[31] Фәкыйрьне рәнҗетү аның Яратучысын хурлау белән бер; Раббысын хөрмәт иткән кеше исә мохтаҗларга мәрхәмәт күрсәтер.
[32] Яман кеше үз явызлыклары өчен тиешле җәзасын алмый калмас, ә тәкъва кешенең, җан биргәндә дә, котылуга өмете сүнми.
[33] Зирәклек акыл иясенең йөрәгендә яши, фәкать ахмак кешеләр йөрәгендә генә ул үзенең барлыгын сиздермичә тора.
[34] Тәкъвалык халыкны югары күтәрә, ә гөнаһ – халык өчен хурлык.
[35] Патша үзенең мәрхәмәтен акыллы колларына күрсәтә, ә ачуын үзен хурлаучы бәндәләренә каршы юнәлтә.