[1] Ялган телле һәм өстәвенә акылы сай кешедән күңеле саф булган ярлы кеше күпкә яхшырак.
[2] Белемсез кеше үз җанында бушлык тояр һәм ашыгып атлаган юлында абыныр.
[3] Ахмаклыгы кешене юлдан яздырыр һәм аның күңелендә Раббысына карата ачу хисе кузгатыр.
[4] Байлык дусларны ишәйтер, ә ярлыны бердәнбер дусты да ташлап китәр.
[5] Ялган шаһит һәм ялган сөйләүче җәзаларын алмыйча калмаслар.
[6] Түрәләр алдында күпләр ялагайланыр; һәм һәркайсы бүләк бирүчене үзенә дус санар.
[7] Ярлыны барлык туганнары чит күрер, аннан да бигрәк, дуслары ташлап китәр; ул, сөйләшеп аңлашыр өчен, аларны эзләп барса да, һич тота алмас.
[8] Акыл җыйган үзенең җанын да яратыр; акыл белән гамәл кылучы бәхет табар.
[9] Ялган шаһит һәм ялган сөйләүче җәзаларын алмыйча калмаслар.
[10] Ахмакка – бай-мул тормыш, кол кешегә аксөяк түрәләр өстеннән хакимлек килешмәс.
[11] Акыллы кеше ачуы кабынып китүдән үзен тыя белер һәм бүтәннәрнең яман эшләренә карата мәрхәмәтле мөнәсәбәте белән үзенә ихтирам яулар.
[12] Патшаның ачуы арыслан үкерүенә бәрабәр, ә илтифаты үлән өстендәге чык кебек.
[13] Тинтәк угыл – атасы өчен бәла; ә мыгырдавык хатын берөзлексез тамчылап торган су кебек.
[14] Йорт-кура һәм хуҗалык – ата-анадан килгән мирас, ә акыллы хатын – Раббыдандыр.
[15] Ялкаулык кешене йокыга сабыштырыр, иренчәк җан исә үзен ачлыктан интектерер.
[16] Үгет-нәсыйхәтләрне үтәүче кеше үзенең җанын саклар, ә йөрер юлын кайгыртмаган кеше һәлак булыр.
[17] Фәкыйрьгә күрсәтелгән игелек Раббыга бирелгән бурыч кебек; Раббы исә Үзенең бурычын кайтармый калмый.
[18] Өмет бар чагында, углыңны шелтәлә, юкса аның һәлакәтенә сәбәпче булырсың.
[19] Дорфа бәндә тиешле җәзасын алсын: әгәр бер кызгансаң, аңа янә җәза бирергә тиеш булырсың.
[20] Зирәк булыр өчен, хәзердән үк киңәшне тыңла һәм үгет-нәсыйхәтне кабул ит.
[21] Кеше күңелендә ният-максатлар күп булыр, әмма Раббы аларның Үзе ихтыяр иткәннәрен генә гамәлгә ашырыр.
[22] Кешенең хыянәтсез булуы кадерледер; ярлы кеше ялганчыга караганда күпкә яхшырак.
[23] Раббыдан курку һәм Аны хөрмәт итү кешене тормыш юлына бастыра; Раббыдан курыккан һәм Аны хөрмәт иткән кеше үзен канәгать һәм хәвефсез тояр; аңа бернинди явызлык та кагыла алмас.
[24] Ялкау кеше тустаганны кулына алыр, әмма аны авызына китерергә иренер.
[25] Мәсхәрәләүчене җәзага тартсаң, гади кешегә дә акыл керер; акыллыны шелтәләсәң, үгет-нәсыйхәтне үзләштерер.
[26] Атасын бөлдерүче һәм анасын өйдән куып чыгаручы угыл – оятсыз һәм хурлыклы бәндәдер.
[27] И углым, нәсыйхәттән читкә тайпылсаң, белем бирүче сүзләрдән мәхрүм булырсың.
[28] Ялган шаһит гадел хөкемне мыскыл итә; яман кешеләр бозыклыкны йота бара.
[29] Мәсхәрәләүчеләр өчен – аяусыз хөкем буласын, ахмакларның сыртларына таяк төшәсен онытмагыз.