[1] Шәраб мәсхәрәгә калдыра, каты эчемлек дуамалландыра; алар белән мавыгучы һәркем акылсыз.
[2] Патшаның дәһшәте арыслан үкерүенә тиң; аны ярсытучы үзен хәвефле хәлгә куя.
[3] Гаугадан читләшүче кешегә хөрмәт тиеш; ә һәр ахмак гауга чыгарыр.
[4] Ялкау кирәк вакытында җир сөрмәс; урак вакытында эзләнер, әмма һичнәрсә тапмас.
[5] Кеше күңелендәге теләк-ниятләр тирән су кебек; акыллы кеше аларны чумырып-чумырып алыр.
[6] Күп кеше үзен: «Мин хыянәтсез!» – дип ышандырырга тырыша, әмма тугры кешене кем табар?!
[7] Тәкъва кеше гомере буе гөнаһсыз сукмактан барыр; үзеннән соң аның балалары да бәхетле булыр!
[8] Хөкем тәхетендә утыручы патша үзенең күз карашы белән бөтен явызлыкны куып таратыр.
[9] «Мин күңелемне пакьләдем, бар гөнаһымнан арындым», – дип кем әйтә алыр?!
[10] Ике ягы тигезсез үлчәү, алдагыч герләр – икесе дә Раббы алдында кабахәтлектер.
[11] Эшләгән гамәленә карап, хәтта баланың да холкы сафмы, гаделме икәнен белеп була.
[12] Ишетүче колакны, күрүче күзне – икесен дә Раббы бар иткән.
[13] Фәкыйрь буласың килмәсә, йокыга салынма, тук буласың килсә, күзеңне ачык тот.
[14] Сатып алучы: «Бик кыйммәт, бик кыйммәт», – дип сатулашыр, ә сатып алгач: «Очсызга алдым!» – дип мактаныр.
[15] Алтын һәм күп төрле якут-асылташлар бар, әмма иң кыйммәтлесе – акыллы кеше авызыннан чыккан хак сүз.
[16] Чит-ят кеше өчен үз өстенә җаваплылык алучының киемен алаласың – аны үзеңдә рәһен итеп калдырырга була.
[17] Нахак юл белән табылган икмәк кайбер кешегә тәмле тоелыр, әмма соңыннан аның авызы эре ком белән тулыр.
[18] Зур максатлар киңәш-мәслихәт белән ныгытыла; сугышка да киңәшләшмичә чыкма.
[19] Сүз йөртүче серне ачар; тишек авыз кеше белән аралашма.
[20] Ата-анасына яман телләнүченең гомер шәме дөм караңгылык эчендә пыскып сүнәр.
[21] Җиңел килгән мирасның бәрәкәте булмас.
[22] «Явызлык өчен тиешен кайтарырмын», – димә, бу эшне Раббыга тапшыр, Ул сине саклап калыр.
[23] Алдагыч герләр – Раббы алдында зур кабахәтлектер; ялган үлчәүне Раббы хупламый.
[24] Кешенең адымнары Раббы тарафыннан юнәлтелә; юкса кеше үзенең барасы юлын каян белсен?
[25] Ашыгып нәзер әйтү һәм, нәзер әйткәннән соң, аның турында уй йөртү – кеше өчен тозак.
[26] Зирәк патша яманнарны пыр туздырыр һәм алар өстенә җәза тәгәрмәчен җибәрер.
[27] Кеше күңеленең бөтен төпкелләрен яктыртып сынаучы Раббы куйган шәм – кешенең рухыдыр.
[28] Патшаны мәрхәмәте һәм тугрылыгы саклый, аның тәхетен дә гаделлеге тотып тора.
[29] Көч-куәт – яшьләрнең даны, ә картларны бизәгән матурлык – чаларган баш.
[30] Кыйналу яралары һәм җәрәхәтләр явызлыктан дәвалый, кешенең холык-фигылен төзәтә.