Skip to content
Opens in a new window

[1] Зирәклек, җиде багана күтәреп, үзенә йорт салды,

[2] хайван чалды, тәмләткечләр кушып, шәраб куйды, аш табыны әзерләде.

[3] Аннан, асрауларын җибәреп, шәһәрнең калку урыннары өстеннән игълан әйттерде:

[4] – Кемгә акыл кирәк, монда килегез! Акылы сай булганнарны да чакырды:

[5] – Килегез, минем ашны ашагыз, мин хәзерләгән шәрабтан авыз итегез;

[6] акылсыз эшләрегезне ташласагыз, имин яшәрсез; акыллы юлда йөрегез, – диде.

[7] Мәсхәрәләп көлүченең сүзен дөресләсәң – мыскыл алырсың, яманны шелтәләсәң – хурлыкка калырсың.

[8] Мәсхәрәләп көлүчене шелтәләмә, юкса сине күрәлмас булыр; зирәкне шелтәлә – ул сине яратыр.

[9] Нәсыйхәтне зирәк кешегә җиткерсәң, ул тагы да зирәгрәк булыр; гадел кешене өйрәтсәң, ул белемен арттырыр.

[10] Зирәклекнең башы – Раббыдан курку һәм Аны хөрмәт итү; Раббының мөкатдәслегенә төшенү – акыллылык.

[11] Чөнки зирәк акыл синең гомер көннәреңне арттырыр һәм гомер елларыңны озайтыр.

[12] Зирәк икәнсең, бу сиңа үзең өчен кирәк; мәсхәрәле көлүче икәнсең, михнәте дә үз өстеңә төшәр.

[13] Аңгыралык – берни белмәс гаугалы-аңсыз хатын –

[14] үз эшләре белән урамда үтеп-сүтеп йөрүче ирләрне җәлеп итәр өчен, өенең ишеге төбенә чыгып яки шәһәрнең берәр калкурак җиренә менеп, урындыкка утырыр да:

[16] – Кемгә акыл кирәк, монда килегез! – дип чакырыр; акылы сай булганнарга: –

[17] Урлап эчкән су татлы, урлап ашаган икмәк тәмле, – дип вәсвәсә салыр.

[18] Егет белми ки, анда кергәннәр инде мәет, үлем ияләредер.

Сөләйман патшаның гыйбрәтле сүзләре — Chapters