Skip to content
Opens in a new window

[1] Хөкемдар белән бергә табынга утырганда, алдыңдагы сыйга җентекле караш ташла.

[2] Бик ашыйсың килсә дә, нәфесеңне тыя бел.

[3] Табындагы тәмле ризыкларга сокланып комсызланма; мәгәр алар – алдаучан-авыр ризыклар.

[4] Байлык туплау хакында кайгыртма; зирәклегең андый уйларга юл бирмәсен.

[5] Байлыкка күз төшереп тә өлгермәссең, ул шундук юк булыр; байлык ул – канатлы нәрсә, бөркет кебек, күккә күтәрелеп оча да китә.

[6] Саран кешенең өендә ризык ашама, аның табынындагы тәмле ризыкларга алданып комсызланма.

[7] Чөнки саран кешенең күңелендә нәрсә булса, аның гамәлендә дә шул булыр; ул сиңа: «Аша һәм эч», – дигән булыр, әмма күңеле белән синең янда булмас.

[8] Син анда ашаган ризык кисәген кире чыгарырсың, әйткән яхшы сүзләрең заяга китәр.

[9] Ахмак кеше колагына сүзләреңне сөйләмә, чөнки ул синең акыллы сүзләреңне мыскыл гына итәр.

[10] Күптән утыртып куелган ызан ташын күчермә; ятимнәр җиренә басып кермә.

[11] Чөнки аларның да Яклаучысы бар; Ул – кодрәтле, ятимнәрнең сиңа каршы дәгъваларын Ул Үзе тикшерер.

[12] Күңелеңне гыйлемгә беркет һәм колагыңны акыллы сүз тыңларга өйрәт.

[13] Баланың гаебен җәзасыз калдырма; чыбык белән җәзалаудан кеше үлми.

[14] Чыбык белән җәзалап, син аның җанын үлемнән коткарасың.

[15] Углым! Син зирәклеккә ирешсәң, минем күңелем дә шатлык кичерер.

[16] Синең авызың хакыйкать сүзләрен сөйләгәндә, мин дә бөтен җаным-тәнем белән сөенермен.

[17] Күңелең гөнаһлыларга кызыкмасын; Раббыдан курку һәм Аңа хөрмәт хисе гомер буе синең йөрәгеңдә саклансын.

[18] Шул чакны синең тормышың имин-мөбарәк булыр, өметләрең бушка китмәс.

[19] И углым, тыңла һәм зирәк бул, күңелеңне хак юлга юнәлдер.

[20] Исергәнче шәраб эчүчеләр, шартлаганчы ит ашаучылар арасында булма,

[21] чөнки эчкече һәм бирән корсаклар бөлгенлеккә төшәр, йокы өянәге исә аларга сәләмә кием кидерер.

[22] Атаң сүзен тыңла; ул сине бар иткән; анаңны картайган көннәрендә дә ярдәмеңнән мәхрүм итмә.

[23] Хакыйкатьне сатып ал һәм аны кире сатма; зирәклек, гыйлем һәм акыл җый.

[24] Ата өчен тәкъва угыл – зур шатлык, зирәк угыл – сөенеч.

[25] Синең атаң белән анаң хозурланып бәйрәм итсен, анаң тантаналы шатлык кичерсен.

[26] И углым! Йөрәгеңне миңа беркет, күзләрең минем юлны күзәтеп торсын.

[27] Юкса фахишә хатын – тирән упкын ул, чит кеше хатыны – тар кое.

[28] Фахишә хатын, юлбасар сыман, аулакта сагалап торыр һәм ирләр арасында хыянәтчеләр санын арттырыр.

[29] Кемдә кайгы? Кемдә хәсрәт? Кемдә җәнҗал? Кемдә ыңгырашу? Кемдә сәбәпсез җәрәхәтләр? Кемдә зәһәрле кызыл күзләр? –

[30] Озаклап шәраб янында хозурланып утыручыларда, тәмләткечләр салынган шәраб эзләп йөрүчеләрдә!

[31] Шәраб матур булып кызарып торса да, касә эчендә елык-елык җемелдәсә дә, эчкәндә, татлы тоелса да, аңа кызыгып алданма.

[32] Ахырдан ул сине зәһәрле елан кебек, юха кебек чагар.

[33] Синең күзләреңә сәер нәрсәләр күренер, күңелеңдә юньсез уйлар туар.

[34] Һәм син үзеңне диңгез уртасындагы көймәнең озын колгасы башында йокыга талган бер кеше итеп хис итәрсең.

[35] Аннары әйтерсең: «Мине кыйнадылар, әмма мин авырту сизмәдем; мине төрткәләделәр, әмма мин хәтерләмим. Уянгач, тагын шәраб эзләргә китәрмен», – диярсең.

Сөләйман патшаның гыйбрәтле сүзләре — Chapters