Skip to content
Opens in a new window

[1] Йомшак җавап ярсуны басар, мәсхәрәле сүз исә ачуны кузгатыр.

[2] Зирәкнең теле файдалы белем бирер, ә ахмакның теле бары ахмаклык чәчәр.

[3] Раббының күзе җитмәгән урын юк; Ул явызларны да, игелекле бәндәләрен дә күреп-күзәтеп торыр.

[4] Йомшак тел – тереклек агачы, әмма тотнаксыз тел рухны какшатыр.

[5] Ахмак угыл атасының үгет-нәсыйхәтенә игътибар бирмәс; мәгәр шелтә сүзләренә колак салу – акыллылык билгеседер.

[6] Тәкъваның өендә мул хәзинә булыр, ә яманның килерендә – таркаулык.

[7] Зирәкләрнең теле гыйлем тарата, ә ахмакның күңелендә гыйлемгә урын юк.

[8] Явыз кеше китергән корбан – Раббы алдында зур кабахәтлектер, ә гадел кешенең догасын Ул мәгъкуль күрер.

[9] Раббы яман кешенең юлына җирәнеп карый, ә тәкъвалык юлыннан йөрүчене үз күрә.

[10] Хак юлдан тайпылучы каты җәзасын алыр, шелтә сүзен кире кагучы исә һәлак булыр.

[11] Үлеләр аймагы һәм һәлакәт урыны Раббыга анык билгеле, әмма адәм балаларының күңелләрендә ни барын Ул бигрәк тә сизгер күзәтә.

[12] Азгын кеше үзен фаш итүчене яратмас һәм зирәк кеше янына якын бармас.

[13] Күңеле шатның йөзе дә нурлы, ә йөрәкнең әрнүе рухны какшата.

[14] Аңлы кешенең йөрәге белем эзләр, ахмак кеше исә ахмаклыгы белән туеныр.

[15] Бәхетсез кешенең көннәре тоташ сагышлы булыр, ә күңеле шат кеше һәрвакыт кәеф-сафа кылып яшәр.

[16] Раббыга сыенган хәлдә азга шөкер кылып яшәү зур хәзинә иясенең кайгы-шөбһә тулы тормышыннан яхшырак.

[17] Яшел азыкка канәгать булып дуслыкта яшәү симез үгез ите ашап дошманлыкта яшәүдән яхшырак.

[18] Кызу кешедән низаг чыгар, сабыр кешедән ызгыш тукталыр.

[19] Ялкауның йөрер юлын чәнечкеле үлән баскан, ә гадел кешенең юлы тигез-шомадыр.

[20] Зирәк угыл атасын шатландырыр, ә акылсыз угыл анасын санга сукмас.

[21] Зиһенсез кеше өчен ахмаклык – сөенеч, ә акыллы кеше туры юлдан йөрер.

[22] Киңәшсез эш таркалыр, ә киңәш күп җирдә эш ахырына җиткерелер.

[23] Шатлыкка сәбәп – кешенең гадел җавабында; сүзнең вакытында әйтелгәне яхшы.

[24] Зирәк кешенең гомер юлы үлеләр йортыннан котылу тарафына – югарыга таба юнәлгән.

[25] Раббы тәкәббернең йортын бөлгенлеккә төшерер, ә тол хатынның ызанын ныгытыр.

[26] Явызларның усал ниятләре – Раббы алдында зур кабахәтлек, ә хак сүзләрне Ул мәгъкуль күрә.

[27] Комсыз бәндә үзенең йортын бәлагә салыр, ә ришвәтне күрәлмаучы кеше имин яшәр.

[28] Тәкъва кеше әйтер сүзен төптән уйлар, ә яман кеше авызыннан явызлык чәчәр.

[29] Раббы яманнардан ерак торыр, ә тәкъва бәндәләренең догасын ишетер.

[30] Нурлы күз карашы йөрәкне җылытыр, яхшы хәбәр сөякләрне ныгытыр.

[31] Тормыш гыйлеменә игътибарлы колак зирәкләр арасында булыр.

[32] Үгет-нәсыйхәтне кире кагучы үзенең җанын рәнҗетә, ә шелтә сүзенә колак салучы акыл җыя.

[33] Раббыдан курку һәм Аны хөрмәт итү зирәклекне арттырыр, ә күндәм-тыйнак булу дан-хөрмәткә юл ачар.

Сөләйман патшаның гыйбрәтле сүзләре — Chapters