[1] Үзбелдекле кеше үзенә генә кирәкне эзли һәм һәр акыллы гамәлгә каршы чыга.
[2] Ахмак кеше белемне яратмас, әмма үзен акыллы итеп күрсәтергә тырышыр.
[3] Яманга ияреп – хурлыгы, оятсызга ияреп, гарьлеге дә килә.
[4] Кеше теленнән түгелгән сүзләр тирән су кебек; зирәклек чыганагы ташкын суга охшаш.
[5] Гаепсезне хаксызга гаепләп, гаеплене аклап маташу – җинаятьтер.
[6] Акылсызның сүзләре җәнҗал куптарыр һәм кыйналуга сәбәп булыр.
[7] Ахмакның теле – үзе өчен һәлакәт, ә җаны өчен – тозак.
[8] Гайбәтченең сүзләре татлы ризык кебек, алар карынның иң тирән урыннарына үтеп керәләр.
[9] Эшендә ялкау – афәтченең кардәшедер.
[10] Раббының исеме – биек ныгытма-манара ул: тәкъва кеше, аның эченә кереп, хәвефтән котыла.
[11] Байның милке – куәтле шәһәрдер: хуҗасы хыялында ул биек ихаталы кальга булып күренә.
[12] Егылыр алдыннан кешенең күңеле тәкәбберләнер, ә күндәм-тыйнак булу дан-хөрмәткә юл ачар.
[13] Кеше сүзен тыңлап бетермичә җавап әйткән – ахмак, һәм хурлыгы да аның үзенә булыр.
[14] Рухи ныклык кешенең хасталыгын да җиңә; ә рух какшаса, аны кем ныгыта алыр?!
[15] Аңлы кеше колагы белән белем эзләр һәм йөрәге белән акыл туплар.
[16] Биргән бүләк кешегә киң мәйдан ача, ул аны бөекләр дәрәҗәсенә күтәрә.
[17] Хөкемдә беренче сөйләүче үзенең дәгъвасында хаклы кебек күренсә дә, көндәше, килеп, аның дәлилләрен җимерер.
[18] Көчле дәгъвачылар арасында бәхәсне жирәбә туктата һәм хәл итә.
[19] Ачуы кабарган кардәшең шәһәр-ныгытмадан да көчлерәктер: бәхәстә аны җиңеп булмый.
[20] Кешенең карыны үз авызының җимешләре белән тулы: ул үзе әйткән сүзләр белән туена.
[21] Үлем һәм яшәү – тел хакимлегендә; телгә осталар аның җимешләрен ашарлар.
[22] Хатын тапкан ир бәхетен дә табар һәм Раббысының илтифатын казаныр.
[23] Ярлы кеше ялварып сөйләр, ә бай кешенең җавабы тупас булыр.
[24] Дусларның күп булуы яхшыга илтми; дусның кайберсе бертуганыңа караганда да якынрак һәм кадерлерәк була.