Skip to content
Opens in a new window

[1] Абруйлы исем мал-мөлкәттән кадерлерәк, ихтирам казану көмеш һәм алтыннан кыйммәтрәк.

[2] Бай белән ярлының охшашлыгы шундадыр: бер-берсе белән очрашырлар; аларның икесен дә бер Раббы яраткан.

[3] Акыллы кеше, бәла-каза якынлашуын абайлап, читкә тайпылыр, тәҗрибәсез кеше исә, бәла эченә ташланып, михнәткә дучар булыр.

[4] Тыйнак булу, Раббыдан курку һәм Аны хөрмәт итүнең җимеше – байлык, хөрмәт һәм имин тормыш.

[5] Мәкерле кешене юлында чәнечкеле куак һәм тозаклар сагалап тора; үзенең иминлеген кайгырткан кеше андый юллардан ерак йөрсен.

[6] Балаңа барачак юлын яшьтән үк өйрәт, шулчак ул, картайгач та, бу юлдан читкә тайпылмас.

[7] Бай кеше ярлылар өстеннән хакимлек итәр, ә бурычлы кеше бурычка бирүченең колына әверелер.

[8] Ялган чәчкән кеше бәла урып алыр; һәм аның мәкер-ачу таягы сынар.

[9] Шәфкать иясе мөбарәк булыр, чөнки ул үз икмәгеннән фәкыйрьләргә дә өлеш чыгара.

[10] Денсезне яныңнан кусаң, гауга-җәнҗал бетәр, талаш-ызгыш, әдәпсезлекләр дә юкка чыгар.

[11] Күңел сафлыгын саклаганның телендә гел ягымлы сүзләр булыр; андый кешене патша да үзенә дус санар.

[12] Раббы күзе белем-мәгърифәтне саклый, ә Канун бозучының сүзләрен Ул кире кага.

[13] Ялкау әйтер: «Тышта арыслан йөри, чыксам – ул мине ботарлап ташлар», – дияр.

[14] Чит хатынның авызы төпсез упкын кебек; Раббы ачуына дучар булганнар шунда егылып төшәрләр.

[15] Бала күңелендә акылсыз уйлар да булыр, әмма әдәпкә утырту чыбыгы аңардагы ахмаклыкны тиз куып чыгарыр.

[16] Байлыкны арттыру максаты белән ярлыны җәберләүче һәм байга ришвәт бирүчеләр ахырда үзләре дә фәкыйрьлеккә төшәрләр.

[17] Колак салып тыңла, зирәкләрнең сүзләренә игътибар ит, йөрәгең кыйбласын минем белем хәзинәмә таба бор.

[18] Чөнки мин өйрәткәннәр синең йөрәгеңдә сакланса һәм дә телеңә күчсә, бу сиңа зур юаныч булыр.

[19] Өмет-таянычың Раббыдан аерылмасын өчен, мин бүген сиңа үгет-нәсыйхәтләремне җиткерәм.

[20] Ышанычлы-хак сүзләрне өйрәнеп, минем янга сине юллаучыларга син дөрес җавап бирсен өчен, мин сиңа утыз киңәш һәм үгет-нәсыйхәтемне язып күндердем түгелме?!

[22] Болай да фәкыйрь булган ярлыны талама; хөкем алдында мохтаҗны кысма;

[23] мәгәр аларның дәгъваларын Раббы Үзе хәл итәр, аларны талаучыларның җаннарын Раббы Үзе кисәр.

[24] Күңелендә ачу саклаган кеше белән дуслашма, үчле кеше белән аралашма.

[25] Юкса аларның гадәтләренә өйрәнүең һәм җаныңның тозакка эләгүе бар.

[26] Ярдәм кулы сузмакчы булып, кеше бурычын үз өстеңә алма.

[27] Юкса, түләр чамаң калмагач, ятып йоклый торган ястыгыңны да алып китәрләр.

[28] Ата-бабаң күптән утыртып куйган ызан ташын күчермә.

[29] Үз эшенең остасы булган кешене күргәнең бармы?! – Андый кеше гади кешеләргә түгел, патшаларга хезмәт итәр.

Сөләйман патшаның гыйбрәтле сүзләре — Chapters