Skip to content
Opens in a new window

[1] И угылларым, ата нәсыйхәтен тыңлагыз, үгетен аңларга тырышыгыз.

[2] Мин сезгә игелекле сабак өйрәттем. Минем вәгазьләрне күңелегездә саклагыз.

[3] Чөнки мин дә үз атамның углы идем, үз анамның назлы-сөекле бердәнбер баласы идем.

[4] Атам мине өйрәтеп әйтте: «Күңелеңдә минем сүзләремне гомерең буе сакла, үгетләремне онытмыйча, озак яшә, – диде. –

[5] Зирәклек эстә, акыл җый; исеңдә тот моны, һәм мин биргән үгет-нәсыйхәттән читкә тайпылма.

[6] Зирәк акыл сине ташламаса, ул сине имин яшәтер; аны ярат, һәм ул да сине үз күреп саклап торыр.

[7] Иң мөһиме – зирәклек; аны эстәп, бөтен барлыгың белән аның кодрәтен казан.

[8] Акыл көченең кадерен бел, һәм ул да сине югары күтәрер; син аңа сарылып торсаң, ул да сине данлы итәр;

[9] гүзәл чәчәкләрдән такыялар үреп бирер, башыңа гаҗәеп таҗ кигезер».

[10] Тыңла, углым, һәм минем сүзләремне кабул ит, шулчак синең гомер елларың артыр.

[11] Мин сиңа зирәклекнең сукмагын күрсәтәм, сине туры юлдан алып барам.

[12] Атлаганда, синең адымнарың ялгышмас, йөгергәндә, аякларың абынмас.

[13] Нәсыйхәтемне нык тот, аны ташлама, сакла; чөнки ул – синең тормышыңдыр.

[14] Иманы юклар сукмагына аяк басма, явызлар юлыннан йөрмә.

[15] Ул юлдан кач, аңа кермә, аңардан читкә тайпыл, аны читләтеп үт.

[16] Чөнки гөнаһ ияләре яманлык эшләмәсәләр йоклый алмыйлар; кемне дә булса аяктан егылыр дәрәҗәгә җиткермәсәләр, аларның йокылары кача.

[17] Чөнки аларның ашый торган азыгы – яманлык, эчә торган шәраблары – җәбер кылу.

[18] Тәкъваларның юлы таң нуры кебек, төшлек җиткәнгә кадәр яктылыгын арттырганнан-арттыра бара.

[19] Яманнар юлы исә куе караңгылык кебек; алар нәрсәгә абынып егыласыларын да белмиләр.

[20] Углым! Минем сүзләремә колак сал, мин әйткәннәрне күңелеңә беркетеп куй.

[21] Аларны күз уңыңнан төшермә; аларны йөрәгең түрендә сакла.

[22] Мәгәр бу сүзләремне күңеленә сеңдергән кеше үзенең яшәвеннән мәгънә табар һәм бөтен тәнен сәламәт тояр.

[23] Барыннан да бигрәк йөрәгеңне сакла; чөнки йөрәк – тереклек чыганагы.

[24] Ялган сөйләүдән телеңне тый, хәйлә-мәкер сүзләрен авызыңнан алып ташла.

[25] Күз карашың төз, керфекләрең туп-туры алга таба юнәлгән булсын.

[26] Аягың басасы юлны алдан яхшылап уйла, йөрисе юлларың нык-таза булсын.

[27] Уңга да, сулга да тайпылма; аягыңны явызлык эзенә бастырма.

Сөләйман патшаның гыйбрәтле сүзләре — Chapters