[1] Күп мәртәбә шелтәләнеп тә, һаман үз киресен дәвам иткән кеше беркөн кинәт сынып төшәр, һәм котылуга аның һичбер юлы калмас.
[2] Тәкъвалар идарәлегендә халык бәйрәм итәр, ә яманнар хакимлек иткәндә, халык ыңгырашып елар.
[3] Зирәклек иясе үзенең атасын шатландырыр, ә азгын хатыннар белән чуалучы исә мал-мөлкәтен туздырыр.
[4] Патша мәмләкәтне гаделлек белән ныгытыр, ә бүләк яратучы аны бөлгенлеккә төшерер.
[5] Дустына ялагайланучы кеше үзенең аягына ятьмә сала.
[6] Яман кешенең гөнаһында үзенә дигән тозак бар, ә тәкъва кеше куанып һәм җырлап яшәр.
[7] Тәкъва кеше фәкыйрьнең дәгъвасын җентекләп тикшерер, ә яман кеше аңа игътибар да итмәс.
[8] Мәсхәрәләүчеләр шәһәрне фетнәгә салыр, зирәкләр исә шәһәрдә тынычлык урнаштырыр.
[9] Зирәк кеше белән хөкем дәгъвасында ахмак кеше ачуланыр, мәсхәрәләп көләр, әмма аңа карап тынычлык урнашмас.
[10] Канга сусаучылар гаепсез кешене дошман күрер, ә гадел кеше гаепсезнең тормышы турында кайгыртып яшәр.
[11] Эчендәге ачуын ахмак кеше капылт тышка чыгарыр, ә зирәк кеше ачуын тыеп торыр.
[12] Әгәр хөкемдар ялган сүзгә колак сала икән, димәк, аның барлык киңәшчеләре дә намуссыз дигән сүз.
[13] Ярлы белән залимнең охшашлыгы шундадыр: аларның икесенең дә күзләренә яктылыкны Раббы бирә.
[14] Әгәр патша ярлыны гадел хөкем итә икән, димәк, аның тәхете дә гомерлек.
[15] Чыбык белән шелтә сүзе зирәклек бирер, әмма игътибарсыз калдырылган бала үз анасын хурлыкка төшерер.
[16] Яманнар арту белән явызлык та артыр, әмма тәкъвалар яманнарның һәлакәтен үз күзләре белән күрерләр.
[17] Углыңа җәзаны кызганма – күңелең шат, җаның тыныч булыр.
[18] Вәхиләр иңмәгән халык – йөгәнсез халык; Канунга тугры кеше бәхетле булыр.
[19] Кол кеше сүз белән генә тәрбия ителмәс, чөнки ул, сүзләрне аңласа да, аларга колак салмас.
[20] Ашыгып сөйләүче кешене күргәнең бармы? Андый кешегә караганда ахмакта өмет күбрәк.
[21] Колны бала чагыннан ук назлап тәрбияләсәң, соңрак ул синең мирасчың булырга да теләр.
[22] Ачулы кеше ызгыш-талаш чыгарыр; дуамал кеше күп гөнаһлар эшләр.
[23] Тәкәбберлек кешене түбәнәйтә; тыйнак рухлы кеше хөрмәт казаныр.
[24] Угры белән табыш бүлешүче кеше – үзенең җанына дошман; Аллаһыдан үз өстенә ләгънәт-җәза төшәсен белсә дә, ул хак сүз сөйләмәс.
[25] Кешедән курку – корылган тозак, ә Раббыга таянучы хәвефсез булыр.
[26] Күпләр хөкемдардан мәрхәмәт эстәр; әмма гаделлекне кеше фәкать Раббыдан таба.
[27] Тәкъвалар – гаделсезләргә, ә яманнар туры юлдан йөрүчеләргә җирәнеп карар.