[1] Иерусалимдә патша булып торган Давыт углының – Вәгазьченең сүзләре.
[2] – Барысы да фани, – дигән Вәгазьче, – барысы да фани дөнья мәшәкате генә!
[3] Кояш астында чиккән авыр хезмәтеннән кешегә ни файда?!
[4] Буын арты буын алышына тора, ә дөнья – мәңгелек.
[5] Кояш калка да бата, аннары яңадан калыккан урынына ашыга.
[6] Җил көньякка, аннары төн ягына карап исә, үз юлыннан бөтерелә-бөтерелә хәрәкәт итә, шулай үз юлы белән әйләнеп йөри.
[7] Барлык елга-сулар диңгезгә коя, әмма диңгез тулып ташымый; сулар кабат башланган җирләренә әйләнеп кайта, яңадан инеш-елга булып ага башлый.
[8] Бөтен нәрсә мәшәкать белән тулы – адәм баласы бөтенесен сөйләп бетерә алмый; карап-карап та, күзе туймый, күпме тыңласа да, ишеткәннәре белән колагы тулмый.
[9] Моңарчы булганнар аннан соң да кабатланачак – нәрсә эшләнгән булса, шул эшләнәчәк; кояш астында бернинди дә яңа нәрсә юк.
[10] Кайчак әйтәләр: «Кара, менә монысы яңа нәрсә!» – диләр, әмма ул да безгә кадәрге заманнарда инде бер булган нәрсәдер.
[11] Электә булган хәтердә калмаган, моннан соң буласы да киләчәк буынның хәтерендә сакланмаячак.
[12] Мин, Вәгазьче, Иерусалимдә Исраил патшасы идем;
[13] һәм мин, бөтен йөрәк дәртемне сарыф итеп, күк астында булган бар нәрсәне акылым белән җентекләп өйрәндем һәм сынап карадым; бу авыр хезмәт-мәшәкатьне адәм баласына Аллаһы Үзе күндергән.
[14] Мин кояш астында эшләнгән эшләрнең барысын да күрдем һәм аларның бөтенесе дә фани һәм бушка җил куу икәнлегенә төшендем.
[15] Кәкре булганны – турайтып, гамәлдә булмаганны санга алып булмый.
[16] Мин күңелемнән болай дидем: менә мин үземә кадәр Иерусалимдә хакимлек иткәннәрнең һәммәсеннән күбрәк шөһрәт һәм акыл казандым, минем йөрәгем күп гыйлем һәм зирәклек туплады.
[17] Мин бөтен тырышлыгымны акыл җыюга, дуамаллык һәм ахмаклыкны танып белүгә сарыф иттем; тик моның да бушка җил куу гына икәнлеген аңладым.
[18] Зур акылның хәсрәте дә зур; гыйлемен арттыручы үзенең кайгы-хәсрәтен дә арттыра.