Skip to content
Opens in a new window

[1] Су ташкыннары кебек, патшаның күңел теләкләре дә Раббы ихтыярында: Ул аларны кая теләсә, шул тарафка юнәлтә.

[2] Кеше йөрәге сайлаган юл хак булып тоелырга мөмкин, әмма йөрәк омтылышларын Раббы Үзе үлчи.

[3] Раббы алдында тәкъвалык һәм гадел эш-гамәл корбан китерүдән мәгъкульрәк.

[4] Тәкәббер күз карашы һәм масаючан йөрәк яман кешегә хас, бу сыйфатлар гөнаһ саналадыр.

[5] Тырыш кешенең уе-нияте – муллык; ә ашык-пошык эшләүче мохтаҗлыкка дучар булыр.

[6] Ялган юл белән табылган мал томан кебек таралып китәр; андый кеше үзен үлемгә дучар итә.

[7] Яманнарның золым-җәбере аларның үз башына килер; чөнки алар гаделлек юлын кире кактылар.

[8] Бозык кешенең юлы – кәкре, ә күңеле саф кешенең эше намуслы булыр.

[9] Холыксыз хатын белән яшәүгә караганда түбәнең бер почмагында яшәү хәерлерәк.

[10] Бозык кешенең җаны явызлык тели; якын кешесе дә аның күзендә шәфкать нуры тапмас.

[11] Мәсхәрәләүчегә җәза бирелгәндә, гади кеше үзен зирәк тояр, зирәккә акыллы сүз әйтелгәндә, ул белем җыяр.

[12] Аллаһы – тугры, Ул явызларның эш-гамәлен күреп-күзәтеп торыр һәм аларны бөлгенлеккә дучар итәр.

[13] Ярлының ялваруын ишетергә теләмичә, колагын томалаган ваемсызга үзе ярдәм сорап кычкырган чагында да җавап бирелмәс.

[14] Яшертен бүләк – ачуны, куенга кыстырылган ришвәт исә ярсуны сүрелдерер.

[15] Гадел хөкем – тәкъва кеше өчен куаныч, явызлык эшләүчеләр өчен – дәһшәт.

[16] Акыл юлыннан читкә тайпылган кеше үлеләр аймагыннан урын алыр.

[17] Кәеф-сафаны яратучы фәкыйрьләнер, ә шәраб һәм майлы ризык яратучыга байлык насыйп булмас.

[18] Яман бәндә – тәкъва кешенең, хыянәтче бәндә намуслы кешенең йолымыдыр.

[19] Холыксыз һәм дуамал хатын белән бергә яшәүгә караганда чүлдә яшәү хәерлерәк.

[20] Зирәк кешенең өендә зиннәтле җиһаз-хәзинә һәм майлы сый булыр; ә ахмакның бар белгәне – байлыкны туздырудыр.

[21] Тәкъвалыкка вә тугрылыкка омтылучы кеше имин яшәр һәм кадер-хөрмәт казаныр.

[22] Зирәк кеше теләсә нинди көчле сак астындагы шәһәргә дә үтеп керә һәм җимерелмәс дип уйланылган ныгытманы да җимерттерә алыр.

[23] Авызын һәм телен тыйган үзенең җанын бәладән саклар.

[24] Масаючан һәм тәкәббер кеше, исемен әйтсәк, денсез бәндә, һәр адымын-хәрәкәтен үзенең мин-минлегенә таянып эшләр.

[25] Ач күзлелек ялкауны харап итәр, чөнки аның комсызлыгы көннән-көн арта, ә куллары эшләргә теләми; тәкъва кеше исә биргәнен кызганмый бирә.

[27] Яман кешеләр китергән корбан, бигрәк тә явыз ният белән тәкъдим ителгәне – зур кабахәтлектер.

[28] Ялган шаһит һәлак булыр; үз колагы белән ишеткәннәрне сөйләүченең сүзе дөрескә чыгар.

[29] Яманның чыраенда усал масаю чагылыр, ә гадел кеше үзенең юлын нык тотар.

[30] Раббының ихтыярыннан тыш зирәклек тә, акыл да, нәсыйхәт тә юк.

[31] Атны сугыш бәйгесенә алдан хәзерлиләр, әмма җиңү – Раббыдан.

Сөләйман патшаның гыйбрәтле сүзләре — Chapters