[1] Иртәгәге көн белән мактанма, чөнки ул көннең нәрсә китерәсен белмисең.
[2] Үз-үзеңне түгел, бәлки башка кеше, үз телең түгел, бәлки чит кеше теле мактасын.
[3] Таш та авыр, ком да авыр, әмма ахмак кешенең рәнҗетүе аларның икесеннән дә авыррак.
[4] Ачу – рәхимсез, ярсу – тыелгысыз, әмма көнчелеккә кем каршы тора алыр?!
[5] Ачыктан-ачык шелтә сүзе яшерен мәхәббәттән хәерлерәк.
[6] Дус ясаган яралар – тугрыдыр; дошманның үбүе – ялган үбүдер.
[7] Тук җан кәрәзле балны да кире кагар, ә ач җанга ачы нәрсә дә татлы тоелыр.
[8] Оясын ташлап киткән кош үзен ничек сизсә, торган урынын ташлап киткән кеше дә үзен шулай хис итәр.
[9] Ислемай һәм хуш исләр йөрәккә хозурлык бирә; дусның ихлас киңәше дә күңелгә шулай хозур тоелыр.
[10] Үз дустыңны да, атаң дустын да ташлама; бәхетсезлек килгәндә, ярдәм эзләп, ерактагы туганың өенә барма; ерактагы туганнан якындагы күршең яхшырак.
[11] И углым, зирәк бул һәм минем йөрәгемне сөендер; шулчак мин гаепләүчеләремә тиешле җавапны бирә алырмын.
[12] Акыллы кеше бәлане алдан күрер һәм аңардан яшеренә белер, ә тәҗрибәсезләр туп-туры бәла эченә барып керерләр дә михнәткә дучар булырлар.
[13] Чит-ят кеше өчен үз өстенә җаваплылык алучының киемен алаласың – аны үзеңдә рәһен итеп калдырырга була.
[14] Таң иртәдән дустын кычкырып мактаган кеше аңа ләгънәт укыгандай булыр.
[15] Яңгырлы көндә туктаусыз тамчылап торган су белән холыксыз хатын – икесе бер-беренә тиң.
[16] Андый хатынны тыеп тору җилне бәйдә тоту яки учыңда зәйтүн маен тотарга тырышу белән бердер.
[17] Тимер тимерне кайрар, кеше үз дустының уй-фикерен чарлар.
[18] Инҗир агачын карап үстерүче аның җимешен дә ашар; хуҗасын саклап торучы үзе дә хөрмәт казаныр.
[19] Су өстендә йөз чагылып күренгән кебек, йөрәк тә кешене шулай чагылдырып күрсәтә.
[20] Үлем йорты һәм һәлакәт мәйданы һич туймас; кешенең күзе дә шулай күреп туймас.
[21] Көмеш эретү өчен – кызу мич, алтын эретү өчен утлы учак кирәк, ә кешенең абруе мактау белән сыналыр.
[22] Ахмакны ашлыгы белән бергә килегә салып төйсәң дә, аны ахмаклыгыннан аерып алып булмый.
[23] Мал-туарыңны яхшылап кара, көтүең иминлеген кайгырт.
[24] Чөнки байлык мәңгелек түгел; хакимият тә гел нәселдән-нәселгә күчеп йөрми.
[25] Үлән шиңәр, аның урынына яңалары чыгар, тауларда яшеллекләр җыеп алыныр.
[26] Сарыклар сине кием-салым белән тәэмин итәр, кәҗәләрең җир сатып алырга тотылыр.
[27] Кәҗәләрең синең үзеңә, гаиләңә һәм асрауларыңа җитәрлек сөт ризыгы бирер.