[1] Углым! Әгәр син, зирәклекне үз күреп һәм күңелеңне фикер йөртүгә баглап, минем сүзләремне кабул итсәң һәм боерыкларымны хәтереңдә сакласаң,
[3] гыйлемлеккә таба йөз тотып, үзеңә акыл эстәсәң,
[4] аны мәгъдәннән көмеш эзләгән кебек, хәзинә эзләгән кебек тырышып эзләсәң,
[5] син Раббыдан курку һәм Аны хөрмәт итүнең мәгънәсен аңларсың һәм Аллаһының асылына төшенерсең.
[6] Чөнки зирәклекне бәндәсенә Раббы Үзе күндерә; гыйлемлек һәм акыл Аның теленнән төшә.
[7] Раббы – күңеле саф адәмнәр өчен котылу, туры юлда булганнар өчен калкан.
[8] Гадел бәндәләренең сукмакларын һәм тугры кешеләренең юлларын саклый Ул.
[9] Шул чагында син тәкъвалык, гаделлек, намуслылык һәм һәртөрле игелекле юлның мәгънәсен аңларсың.
[10] Зирәклек синең йөрәгеңә кереп урнашкач һәм гыйлемлек синең җаныңны биләп алгач,
[11] төплелек вә гакыл сине саклап торучылар булыр.
[12] Алар сине явызлык юлына төшүдән, ялган сөйләүчеләр коткысыннан,
[13] туры юлдан тайпылып, караңгылык сукмагына аяк басучылардан,
[14] эшләгән явызлыкларына куанучы, кылган азгынлыкларына сокланучы бәндәләрдән саклап торыр.
[15] Гөнаһ кылучыларның сукмагы кәкре, алар шул кәкре сукмакларында адашып йөриләр.
[16] Аллаһы иңдергән зирәклек белән акылыңа таянсаң, яшьлегендә ирен ташлап киткән, Раббысына антын оныткан чит хатынның юмакай тел белән күңелеңне йомшартырга тырышуына син һичкайчан алданмассың.
[18] Юкса андый хатынның өе – әҗәлгә, йөргән юлы үлеләр аймагына илтә.
[19] Аның янына кергән кире чыкмый һәм тормыш юлына бүтән аяк басмый.
[20] Шуңа күрә йөргән юлың яхшы кешеләр юлы булсын, аягың тәкъвалар сукмагыннан читкә тайпылмасын.
[21] Чөнки күңеле саф адәмнәр, туры юлда булганнар гына илдә яшәр.
[22] Ә яманнар юк ителер, гөнаһ юлындагылар илдән куылыр.