[1] Шимбә кѳн үтеп, атнаныњ беренче кѳненењ тањында Магдалалы Мәрьям белән икенче Мәрьям каберне карарга бардылар.
[2] Кинәт бик каты җир тетрәде, чѳнки Раббы фәрештәсе күктән тѳште ћәм, кабер янына килеп, ташын аударып ташлады ћәм шул таш ѳстенә утырды.
[3] Аныњ килүе яшендәй иде, ә киемнәре кар кебек ак иде.
[4] Сакчылар куркуларыннан калтырадылар ћәм үле кебек катып калдылар.
[5] Фәрештә исә хатыннарга әйтте: – Курыкмагыз! Мин сезнењ хачка кадакланган Гайсәне эзләвегезне беләм.
[6] Ул монда юк. Ул, әйткәненчә, үледән терелтеп торгызылды. Килегез монда, Ул монда яткан иде, карагыз.
[7] Тизрәк барып, шәкертләренә: «Гайсә үледән терелтеп торгызылды! Ул сездән алда Гәлиләягә бара. Сез Аны шунда күрерсез», – дип әйтегез. Мин сезгә моны әйтер ѳчен килдем.
[8] Хатыннар ашыгып кабер яныннан киттеләр; куркып ћәм бик нык шатланып, Аныњ шәкертләренә сѳйләргә дип йѳгерделәр.
[9] Кинәт алар алдына Гайсә Үзе килеп чыкты. – Иминлек сезгә! – диде Ул. Алар Гайсә янына килеп, Аныњ аякларын кочаклап, Аныњ алдында тезләнделәр.
[10] Шунда: – Курыкмагыз! – диде аларга Гайсә. – Барыгыз, Минем шәкертләремә Гәлиләягә барырга кушыгыз. Алар Мине шунда күрерләр.
[11] Хатыннар киткәч, кайбер сакчылар, шәћәргә барып, баш руханиларга булган бѳтен хәлне сѳйләп бирделәр.
[12] Баш руханилар аксакаллар белән җыелышып кињәшләшкәч, гаскәриләргә күп итеп акча бирделәр
[13] ћәм аларга: – «Без йоклаган вакытта Аныњ шәкертләре, тѳнлә килеп, гәүдәсен урлап киткәннәр», – дип әйтегез.
[14] Бу хәбәр идарәчегә барып җитсә, борчылмагыз, сезнењ гаебегез юк, дип без аны күндерә алырбыз, – диделәр.
[15] Сакчылар акчаларны алып, ничек кушылган булса, шулай эшләделәр. Бу хәбәр яћүдләр арасында хәзерге кѳнгә кадәр кињ таралды.
[16] Ә Аныњ унбер шәкерте исә Гәлиләягә, Гайсә барырга кушкан тауга китте.
[17] Аны күреп, алар Аныњ каршында тез чүктеләр, әмма кайберләре шикләнделәр.
[18] Гайсә алар янына килеп: – Күктә дә, җирдә дә бѳтен хакимлек Миња бирелде.
[19] Шуња күрә, барыгыз ћәм бѳтен халыклар арасыннан Миња шәкертләр булдырыгыз. Аларны Ата, Угыл ћәм Изге Рух исеме белән суга чумдырыгыз
[20] ћәм Мин сезгә кушканнарныњ барын да үтәргә ѳйрәтегез. Һәм белегез: Мин, дѳнья беткәнгә тикле, ћәрвакыт сезнењ белән булам, – дип әйтте.