[1] Шуннан соњ Гайсә халыкка ћәм Үзенењ шәкертләренә мѳрәҗәгать итте:
[2] – Хокук буенча Муса урынын фарисейләр ћәм канунчылар алдылар.
[3] Шуња күрә, аларныњ сезгә кушканнарын тыњлагыз ћәм үтәгез, әмма алар кебек эшләмәгез, чѳнки алар үзләре ѳйрәткәннәре буенча гамәл кылмыйлар.
[4] Алар кешеләр җилкәсенә авыр йѳкләр салалар, ә үзләре бармаклары белән дә кыймылдатырга теләмиләр.
[5] Нәрсә генә эшләсәләр дә, аны кешеләр күрсен дип эшлиләр. Алар мањгайларындагы ћәм кулларындагы догалар салган тартмачыкларын кињәйтәләр, күлмәк чукларын озынайталар.
[6] Мәҗлесләрдә алар ињ түрдә, гыйбадәтханәләрдә ињ яхшы урыннарга утырырга яраталар,
[7] җыелыш мәйданнарында үзләрен ихтирам итеп сәламләүне ћәм кешеләрнењ аларны «остаз» дип атауларын яраталар.
[8] Ә сезне «остаз» дип атамасыннар, чѳнки сезнењ тик бер Остазыгыз бар ћәм сез бер-берегезгә туганнар.
[9] Җирдә «ата» дип беркемне дә атамагыз – сезнењ тик бер Күктәге Атагыз бар.
[10] Сезне «нәсыйхәтче» дип тә атамасыннар, чѳнки сезнењ бердәнбер Нәсыйхәтчегез – Мәсих.
[11] Ә арагыздагы ињ бѳеге сезнењ ѳчен хезмәтче булсын.
[12] Үзен-үзе күтәрүчене Аллаћы түбәнсетер, ә үзен түбәнсеткәнне Аллаћы күтәрер.
[13] Кайгы сезгә, фарисейләр ћәм канунчылар! Монафикълар! Сез кешеләрдән Күкләр Патшалыгын бикләп куясыз, үзегез дә кермисез, керергә теләүчеләрне дә кертмисез. [
[14] ]
[15] Кайгы сезгә, канунчылар ћәм фарисейләр! Монафикълар! Тик берәүне генә булса да иманыгызга китерер ѳчен, сез дињгезләр ћәм коры җирләр аша үтәсез. Ә инде берәрсен китерсәгез, аны, үзегезгә караганда да, җәћәннәмгә икеләтә лаеклы итәсез.
[16] Кайгы сезгә, сукыр юлбашчылар! Сез: «Аллаћы Йорты белән ант иткәннењ анты бернигә дә тормый, ә Аллаћы Йортыныњ алтыны белән ант итсә, ул аны үтәргә тиеш», – дип ѳйрәтәсез.
[17] Сукыр ахмаклар! Кайсысы мѳћимрәк: алтынмы әллә алтынны изге итүче Аллаћы Йортымы?
[18] Һәм тагын әйтәсез: «Корбан китерү урыны белән ант иткәннењ анты бернигә дә тормый, ә корбан китерү урынындагы бүләк белән ант итсә, ул аны үтәргә тиеш».
[19] Сукырлар! Кайсысы мѳћимрәк: бүләкме, әллә бүләкне изге итүче корбан китерү урынымы?
[20] Шуња күрә, корбан китерү урыны белән ант итүче кеше аныњ белән дә, аныњ ѳстендәге бѳтен нәрсә белән дә ант иткән була.
[21] Һәм Аллаћы Йорты белән ант итүче кеше аныњ белән дә, аныњ эчендә Яшәүче белән дә ант иткән була.
[22] Күк белән ант иткән кеше Аллаћы тәхете белән ћәм анда Утыручы белән ант иткән була.
[23] Кайгы сезгә, канунчылар ћәм фарисейләр! Монафикълар! Сез бѳтнекнењ, укропныњ, ак әниснењ уннан бер ѳлешен бирәсез, ә канундагы ињ мѳћим нәрсәне: гаделлекне, шәфкатьлекне ћәм тугрылыкны читтә калдыргансыз. Менә боларны үтәргә ћәм канунныњ калган ѳлешләрен дә онытмаска кирәк иде.
[24] Сукыр юлбашчылар! Сез черкине сѳзеп аласыз, ә дѳяне йотасыз!
[25] Кайгы сезгә, канунчылар ћәм фарисейләр! Монафикълар! Касәләрнењ ћәм савытларныњ тышкы ягын чистартасыз, ә эче исә урлашу ћәм комсызлык белән тулы.
[26] Сукыр фарисей! Элек касәләрнењ эчен чистарт, шуннан соњ аныњ тышы да чиста булыр!
[27] Кайгы сезгә, канунчылар ћәм фарисейләр! Монафикълар! Сез агартылган тѳрбәләр кебек: тыштан алар матур булып күренәләр, ә эчләре исә мәет сѳякләре ћәм тѳрле шакшылык белән тулы!
[28] Сез дә шулай ук: тыштан кешеләргә тәкъва булып күренәсез, ә эчегез тулы икейѳзлелек ћәм канунсызлык.
[29] Кайгы сезгә, канунчылар ћәм фарисейләр! Монафикълар! Сез пәйгамбәрләр ѳчен тѳрбәләр тѳзисез ћәм тәкъваларныњ кабер ћәйкәлләрен бизисез.
[30] Сез: «Ата-бабаларыбыз чорында яшәгән булсак, алар белән бергә пәйгамбәрләрнењ канын түгүдә катнашмаган булыр идек», – дисез.
[31] Шулай итеп, үзегезгә каршы үзегез шаћитлек итәсез: сез – пәйгамбәрләрне үтерүче ата-бабаларыгызныњ уллары.
[32] Шулай ата-бабаларыгыз башлаганны тәмамлагыз.
[33] Сез – еланнар ћәм елан токымы! Сез хѳкемнән ћәм җәћәннәмнән ничек качарга уйлыйсыз?
[34] Шуња күрә Мин сезгә пәйгамбәрләрне, акыл ияләрен ћәм остазларны җибәрәм. Берәүләрен сез үтерерсез, хачка кадакларсыз, башкаларын гыйбадәтханәләрдә камчылатып, шәћәрдән шәћәргә куарсыз.
[35] Шулай итеп, җирдә түгелгән бѳтен тәкъваларныњ каны сезнењ башка тѳшәчәк: тәкъва Һабил каныннан алып, корбан китерү урыны белән Изге йорт арасында сез үтергән Берехия улы Зәкәрия канына кадәр.
[36] Сезгә хак сүз әйтәм: боларныњ ћәммәсе шушы буын кешеләренә тѳшәчәк!
[37] Иерусалим! Пәйгамбәрләрне үтерүче ћәм үзењә җибәрелгәннәрне ташлар атып үтерүче Иерусалим! Кош үзенењ балаларын канаты астына җыйган кебек, Мин дә синењ кешеләрењне ничә тапкыр шулай бергә җыярга теләдем, әмма сез теләмәдегез!
[38] Инде тыњлагыз: сезнењ Изге йортыгыз ташландык хәлдә калдырылыр.
[39] Чѳнки сезгә әйтәм: «Раббы исеме белән Килүче мѳбарәк!» – дип сез әйтәчәк вакыт җитми торып, Мине күрмәссез!