Skip to content
Opens in a new window
Listen to this chapter • 7:31

[1] Бервакыт, шимбә кѳнне, Гайсә иген кырлары аркылы үтте. Аныњ шәкертләре, ачыкканлыктан, башаклар ѳзеп ашый башладылар.

[2] Фарисейләр, моны күреп, Гайсәгә әйттеләр: – Кара, Синењ шәкертләрењ шимбә кѳн эшләргә ярамаганны эшлиләр!

[3] – Давыт ћәм аныњ белән булган кешеләр ачыккач, аныњ нәрсә эшләгәне хакында укымадыгызмыни: ул Изге йортка кергән ћәм Аллаћыга багышланган икмәкләрне ашаган, ә аларны исә руханилардан башка ћичкемгә дә ашарга рѳхсәт ителмәгән, – диде Гайсә. –

[5] Аллаћы Йортында руханиларныњ шимбә кѳн канунын бозуларын, әмма моныњ аларга гаепкә саналмавын канун китабыннан укымадыгызмы әллә?

[6] Сезгә әйтәм: монда Аллаћы Йортына караганда бѳегрәге бар.

[7] Әгәр сез Аллаћыныњ: «Мин корбанны түгел, шәфкатьлекне телим», – дигән сүзләренењ мәгънәсен ањласагыз, гаепсезләрне хѳкем итмәс идегез.

[8] Чѳнки Адәм Улы – шимбә кѳненењ Хуҗасы.

[9] Аннан китеп, Гайсә гыйбадәтханәгә килде.

[10] Анда кулы корышкан кеше бар иде. – Шимбә кѳнне савыктыру рѳхсәт ителәме? – дип, кайберләре Гайсәдән сорадылар. Чынлыкта исә алар Гайсәне гаепләргә сәбәп эзлиләр иде.

[11] – Сезнењ арагыздагы берәүнењ бердәнбер сарыгы булып, ул сарыгы шимбә кѳнне чокырга егылып тѳшсә, аны чыгармас иде микән? – диде Гайсә. –

[12] Ә кеше исә сарыктан күпкә кадерлерәк бит. Шулай булгач, шимбә кѳнне яхшылык эшләү рѳхсәт ителә.

[13] Шуннан соњ Ул теге кешегә: – Кулыњны суз! – диде. Ул кулын сузды, ћәм кулы савыкты; икенчесе кебек үк исән булды.

[14] Фарисейләр исә, гыйбадәтханәдән китеп, Гайсәне ничек ћәлак итү хакында бергәләшеп кињәш кордылар.

[15] Гайсә, бу хакта белеп, аннан китте. Артыннан күп халык иярде. Ул авыруларныњ барысын да савыктырды.

[16] Әмма Үзенењ кем булуы хакында беркемгә дә сѳйләмәскә кушты.

[17] Бу вакыйгалар Ишагыйя пәйгамбәр аша әйтелгән сүзләр гамәлгә ашсын ѳчен булды:

[18] «Менә Мин сайлаган Минем Хезмәтчем, Минем сѳеклем, Минем җанымныњ шатлыгы. Мин Аны Үземнењ Рухым белән сугарырмын, ћәм Ул Минем хѳкемемне халыкларга игълан итәр.

[19] Ул бәхәсләшмәс, кычкырмас, урамнарда Аныњ тавышын ћичкем ишетмәс.

[20] Гаделлекне җињүгә ирештергәнгә кадәр, чатнаган камышны сындырып тѳшермәс, пыскып яткан филтәне сүндермәс.

[21] Аныњ исеменә халыклар ѳметләрен багларлар».

[22] Аннары Гайсә янына җенле кешене китерделәр; ул сукыр ћәм телсез иде. Гайсә аны савыктырды. Ул сѳйләшә ћәм күрә башлады.

[23] Кешеләр шаккаттылар ћәм: – Давыт Улы була аламы Ул? – дип, алар бер-береннән сорадылар.

[24] Моны фарисейләр ишетеп: – Ања җеннәр башлыгы Белзебул кѳч биргәнгә күрә генә Ул җеннәрне куып чыгара, – диделәр.

[25] Гайсә, аларныњ уйларын белеп: – Әгәр патшалык эчендә бүленү булса, ул җимерелер. Шулай ук эчендә ызгыш-талаш булган шәћәр яки йорт тора алмас.

[26] Әгәр шайтан шайтанны куып чыгара икән, димәк, ул үзен-үзе тарката. Аныњ патшалыгы ничек торыр икән?

[27] Ә инде Мин җеннәрне Белзебул кѳче белән куып чыгарам икән, сезнењ иярченнәрегез кемнењ кѳче белән куып чыгара соњ? Шунлыктан, сезнењ хаклы булмавыгызны алар үзләре күрсәтерләр.

[28] Ә инде Мин Аллаћы Рухы белән җеннәрне куып чыгарам икән, димәк, сезгә Аллаћы Патшалыгы инде килеп җитте, – диде.

[29] – Кем дә булса кѳчле кешенењ ѳенә кереп, башта аны бәйләп куймыйча, аныњ малын талый алыр микән? Шулай эшләгәннән соњ гына ул аныњ ѳен талап чыгар.

[30] Кем Минем белән түгел, ул Миња каршы. Кем Минем белән җыймый, ул тарката.

[31] Шуња күрә, Мин сезгә әйтәм: кешеләрнењ бѳтен гѳнаћлары ћәм кѳферлекләре кичерелер, әмма Аллаћы Рухына каршы кѳферләнү кичерелмәс.

[32] Адәм Улына каршы берәр нәрсә әйтүче кичерелер, әмма Аллаћы Рухына каршы берәр нәрсә әйтүче хәзерге заманда да, киләчәктә дә кичерелмәс.

[33] Яхшы җимеш китерер ѳчен агачныњ яхшы булуы кирәк. Әгәр агач начар икән, җимешләре дә начар булыр. Җимешенә карап, агачы беленә.

[34] Елан кавеме! Явыз була торып, сез ничек яхшы сѳйләшә аласыз? Кешенењ күњеленнән нәрсә ташый, аныњ телендә дә шул була.

[35] Яхшы кеше үзенењ яхшылык хәзинәсеннән яхшылык чыгара, ә явыз кеше үзенењ явызлык хәзинәсеннән явызлык чыгара.

[36] Сезгә әйтәм: әйтелгән ћәр буш сүз ѳчен кешеләр кыямәт кѳнендә җавап бирәчәкләр.

[37] Чѳнки әйткән сүзләрењә карап сине акларлар, әйткән сүзләрењә карап хѳкем итәрләр.

[38] Шуннан соњ канунчылар ћәм фарисейләр арасыннан берничәсе Ања әйттеләр: – Остаз, без Синењ илаћи билге күрсәтүењне телибез.

[39] Ләкин Гайсә аларга җавап бирде: – Явыз ћәм Аллаћыга иман итмәүче буын билге таләп итә, әмма аларга Юныс пәйгамбәр галәмәтеннән башка билге бирелмәс.

[40] Чѳнки Юныс пәйгамбәр дињгез җанварыныњ карынында ѳч кѳн ћәм ѳч тѳн үткәргән кебек, Адәм Улы да җир тирәнлегендә ѳч кѳн ћәм ѳч тѳн үткәрер.

[41] Нинәвилеләр хѳкем кѳнендә бу буын кешеләре белән бергә торып, аларны гаепләячәкләр, чѳнки алар Юныс пәйгамбәрнењ вәгазен ишетеп тәүбә иткәннәр. Ә Мондагы – Юныстан бѳегрәк.

[42] Кѳньякныњ патшабикәсе хѳкем кѳнендә, бу буын кешеләре белән бергә торып, аларны гаепләячәк, чѳнки ул Сѳләйман патшаныњ зирәк сүзләрен тыњлау ѳчен җир читеннән килгән булган. Ә Мондагы – Сѳләйманнан бѳегрәк.

[43] Шакшы рух, кеше эченнән чыкканнан соњ, сусыз урыннарда үзенә сыеныр урын эзләп йѳри, әмма таба алмый.

[44] Һәм ул: «Элекке йортыма әйләнеп кайтыйм әле», – ди. Кире кайткач, ул аны иясез, себерелгән ћәм җыештырылган хәлдә таба.

[45] Аннары ул үзеннән дә явызрак җиде рухны ияртеп кайта, ћәм алар шунда яши башлыйлар. Һәм ул кешенењ бу хәле элеккегә караганда да начаррак була. Бу явыз буын белән дә шулай булыр.

[46] Гайсә халыкка сѳйләгән вакытта, Аныњ анасы ћәм энеләре тышта тордылар: алар Гайсә белән сѳйләшергә теләделәр.

[47] Ниндидер бер кеше Гайсәгә әйтте: – Синењ әниењ белән энеләрењ тышта басып торалар. Алар Синењ белән сѳйләшергә телиләр.

[48] Гайсә исә бу кешегә җавап бирде: – Кем Минем анам ћәм кем туганнарым?

[49] Һәм кулы белән шәкертләренә күрсәтеп: – Менә Минем анам ћәм туганнарым! – диде. –

[50] Чѳнки Күктәге Атамныњ ихтыярын үтәүче кеше Миња ир туганым да, кыз туганым да, анам да була.

Маттай Бәян Иткән Яхшы Хәбәр — Chapters