Skip to content
Opens in a new window
Listen to this chapter • 4:44

[1] Кешеләр алдында тәкъва эшләрегезне күрсәтү максаты белән эшләүдән сакланыгыз. Югыйсә Күктәге Атагыздан әҗер алмассыз.

[2] Шуња күрә, сәдака биргәндә, ул хакта быргы кычкыртма. Кешеләр аларга мактау яудырсын дип, монафикълар гыйбадәтханәләрдә ћәм урамнарда шулай эшлиләр. Сезгә хак сүз әйтәм: алар тулысынча әҗерләрен алдылар.

[3] Ләкин син фәкыйрьгә ярдәм итәсењ икән, ярдәмењ яшертен рәвештә эшләнсен ѳчен, сул кулыњ уњ кулыњныњ ни эшләгәнен белмәсен. Һәм яшертен эшләнгән ћәммә эшләрне күрүче Атањ сиња әҗерењне бирер.

[5] Дога кылганда монафикъларча булмагыз. Алар, барысы да күрсен дип, гыйбадәтханәләрдә ћәм юл чатында басып дога кылырга яраталар. Сезгә хак сүз әйтәм: алар тулысынча әҗерләрен алдылар.

[6] Ә син, дога кылганда, бүлмәњә кереп, артыњнан ишегењне яп ћәм күзгә күренмәгән Атања дога кыл. Һәм яшертен эшләнгән ћәммә эшләрне күрүче Атањ сиња әҗерењне бирер.

[7] Дога кылганда, мәҗүсиләр кебек, буш сүзләр әйтмәгез. Алар, догаларыбызда күп сүзләр әйтсәк, илаћларыбыз безне ишетер, дип уйлыйлар.

[8] Аларга охшамагыз. Сез Атагыздан сораганчы ук, нәрсәгә мохтаҗ булуыгызны Ул белә бит.

[9] Ә сез болай дога кылыгыз: Күктәге Атабыз! Исемењ изге дип икърар ителсен

[10] Синењ Патшалыгыњ килсен, Күктәге кебек, җирдә дә Синењ ихтыярыњ гамәлгә ашсын.

[11] Бу кѳнгә кирәкле икмәгебезне безгә бүген бир.

[12] Башкаларныњ безгә карата эшләгән явызлыкларын без кичергән кебек, безнењ дә начар эшләребезне Син кичер.

[13] Безне сынауга дучар итмә, ә явыздан сакла.

[14] Чѳнки кешеләрнењ гаеп эшләрен кичерсәгез, Күктәге Атагыз сезнекен дә кичерер.

[15] Ләкин үзегез кичермәсәгез, сезнењ дә яман эшләрегезне Күктәге Атагыз кичермәс.

[16] Ураза тотканда, монафикълар кебек карањгы чырайлы булмагыз. Үзләренењ ураза тотуларын кешеләр күрсен дип, алар шулай карањгы чырай белән йѳриләр. Сезгә хак сүз әйтәм: алар әҗерләрен тулысынча алдылар.

[17] Ә син исә, ураза тотканда, чәчләрењне майла ћәм битењне ю:

[18] синењ ураза тотуыњны кешеләр түгел, күзгә күренмәгән Атањ гына күрсен; ћәм яшертен эшләнгән барча эшләрне күрүче Атањ сиња әҗерењне бирер.

[19] Үзегезгә байлыкны җирдә җыймагыз. Анда аны кѳя тапый, ул тутыга, караклар урлап чыга.

[20] Әмма сез хәзинәне күктә җыегыз: анда аны кѳя дә тапамый, ул тутыкмый да, караклар да кереп аны урлап чыкмый.

[21] Чѳнки хәзинәњ кайда булса, күњелењ дә шунда булыр.

[22] Тәннењ яктырткычы – күзләр. Күзләрењ яхшы булса, тәнењ якты булыр.

[23] Ләкин күзләрењ начар булса, бѳтен тәнењ карањгы булыр. Әгәр синењ эчењдәге яктылык карањгылык була икән, ул чакта бу карањгылык нинди тирән була!

[24] Берәү дә ике хуҗага хезмәт итә алмас: берсен яратмас, ә икенчесен яратыр; берсенә тугры булыр, ә икенчесен санга сукмас. Аллаћыга да, байлыкка да берьюлы хезмәт итә алмассыз.

[25] Шуња күрә, Мин сезгә әйтәм: тормышыгыз ѳчен ни белән тукланырга ћәм эчәргә дип, тәнегез ѳчен нәрсә кияргә дип борчылмагыз. Җан ризыктан, тән киемнән мѳћимрәк түгелме соњ?

[26] Кошларга карагыз: алар чәчмиләр дә, урмыйлар да, ашлыкны амбарларга да салмыйлар, әмма аларны сезнењ Күктәге Атагыз туендыра. Ә сез кошлардан кыйммәтлерәк түгелме соњ?

[27] Сезнењ кайсыгыз, кайгырганга карап, гомерен бер сәгатькә булса да озайта ала?

[28] Һәм кием ѳчен ник кайгырасыз? Кыр чәчәкләренә карагыз, алар ничек үсәләр: эшләмиләр дә, эрләмиләр дә.

[29] Әмма сезгә әйтәм: Сѳләйман патша үзенењ бѳтен мәћабәтлелегендә дә аларныњ берсе кебек тә киенмәгән.

[30] Бүген кырда үсеп утырган, ә иртәгә утка ташланачак үләнне Аллаћы шулай киендерә икән, сезне инде бигрәк тә киендермәсмени, аз иманлылар?

[31] Шулай итеп: «Безгә нәрсә ашарга, безгә нәрсә эчәргә, безгә нәрсә кияргә?» – дип кайгырмагыз.

[32] Мәҗүсиләрнењ тѳп кайгылары – шул. Ә сезгә боларныњ ћәммәсенењ кирәк икәнен Күктәге Атагыз белә.

[33] Барыннан да бигрәк, Аныњ Патшалыгын ћәм Ул кушканнарны ничек тормышка ашырырга икәнен эзләгез, ћәм боларныњ барысы сезгә бирелер.

[34] Иртәгә булачак кѳн ѳчен кайгырмагыз. Иртәгә булачак кѳн үзе хакында үзе кайгыртыр. Һәр кѳннењ үз мәшәкатьләре җитәрлек.

Маттай Бәян Иткән Яхшы Хәбәр — Chapters