Skip to content
Opens in a new window
Listen to this chapter • 4:54

[1] Шушы вакытта идарәче Һируд Гайсә хакында ишетте.

[2] Ул үзенењ кешеләренә: «Ул – үледән терелеп торган Чумдыручы Яхъя. Шуња күрә, Аныњ кодрәтле эшләр күрсәтергә куәте бар», – диде.

[3] Чѳнки Һируд, аныњ абыйсы Филипнењ Һирудия исемле хатыны аркасында, Яхъяны богаулап, тѳрмәгә япкан иде.

[4] Чѳнки Яхъя: «Сиња аныњ белән яшәргә ярамый», – дигән иде.

[5] Һируд аны үтерер иде, әмма Яхъяны пәйгамбәр дип исәпләгән халыктан курыкты.

[6] Һирудныњ туган кѳнендә Һирудиянењ кызы кунаклар алдында биеде ћәм Һирудка шулкадәр охшады ки,

[7] ул ни генә сорамасын, барын да бирергә ант итте.

[8] Кыз исә, анасы ѳйрәткәнчә: – Хәзер үк Чумдыручы Яхъяныњ башын тәлинкәгә салып китер, – дип әйтте.

[9] Патша кайгыга тѳште, әмма кунаклар алдында әйтелгән ант хакына кызныњ теләген үтәргә

[10] ћәм, тѳрмәдә Яхъяныњ башын кистерергә, дип әмер бирде.

[11] Башны тәлинкәгә салып китерделәр ћәм кызга бирделәр, ә ул анасына илтеп бирде.

[12] Яхъяныњ шәкертләре килеп, аныњ гәүдәсен алып кабергә салдылар, аннары китеп, бу хакта Гайсәгә хәбәр иттеләр.

[13] Гайсә исә бу хакта ишеткәч, ялгызы гына кѳймәгә утырып, аулак урынга китте. Әмма кешеләр бу турыда ишеткәч, шәћәрләреннән чыгып, Аныњ артыннан җәяүләп киттеләр.

[14] Ярга чыккач, Гайсә зур халык тѳркемен күреп алды. Ул аларны кызганды ћәм авыру булганнарын савыктырды.

[15] Кич җиткәндә, Аныњ янына шәкертләре килделәр ћәм: – Бу кеше йѳрми торган урын, ә вакыт соњ инде. Халыкны җибәр; авылларга барып, үзләренә ризык сатып алсыннар, – диделәр.

[16] – Аларга китеп торасы түгел. Сез аларны үзегез ашатыгыз, – диде Гайсә.

[17] – Безнењ монда бары тик биш икмәк ћәм ике балык кына бар, – диделәр тегеләр Гайсәгә.

[18] – Аларны Миња монда китерегез, – диде Гайсә.

[19] Ул кешеләргә чирәмгә утырырга кушып, биш икмәкне ћәм ике балыкны алды да, күккә карап, шѳкрана кылды ћәм, икмәкләрне сындыргалап, шәкертләренә бирде, ә алар исә халыкка ѳләштеләр.

[20] Барысы да ашадылар ћәм туйдылар. Шәкертләре калган сыныклардан тулы унике кәрзин җыйдылар.

[21] Барлык ашаучыларныњ саны исә, хатыннарны ћәм балаларны исәпкә алмаганда, биш мењгә якын иде.

[22] Үзенењ халыкны җибәрүен кѳтмичә, шәкертләренә, хәзер үк кѳймәгә утырып, Үзеннән алданрак аргы якка чыгарга кушты.

[23] Халыкны җибәргәч, аулакта дога кылырга дип, Гайсә тауга менде. Кич җиткәч, Ул анда ялгызы булды.

[24] Ә кѳймә исә ярдан еракта иде, ћәм, җил каршы булганлыктан, ања кѳчле дулкыннар бәрә иде.

[25] Иртәнге ѳч белән алты арасында Гайсә, дињгез ѳстеннән атлап, алар янына китте.

[26] Шәкертләре Гайсәнењ дињгез ѳстеннән килүен күреп, куркыштылар: – Бу ѳрәк! – диделәр. Һәм куркуларыннан кычкырып җибәрделәр.

[27] – Кыю булыгыз, бу – Мин! Курыкмагыз! – диде шунда ук аларга Гайсә.

[28] Шуннан соњ Петер Ања эндәште: – Раббым! Әгәр Син булсањ, яныња су ѳстеннән килергә әмер бирче миња.

[29] – Кил, – диде ања Гайсә. Петер, кѳймәдән чыгып, су ѳстеннән Гайсәгә таба китте.

[30] Әмма җилнењ кѳчле булуын тоеп, куркып китте ћәм бата башлады. – Коткар мине, Раббым! – дип кычкырып җибәрде ул.

[31] Гайсә шунда ук кулын сузып, аны эләктереп алды ћәм әйтте: – Аз иманлы син, нигә икеләндењ?

[32] Алар кѳймәгә кергәч, җил тынды.

[33] Кѳймәдәге шәкертләре Гайсә каршында йѳзтүбән капландылар. – Син чыннан да Аллаћы Улы! – диделәр алар.

[34] Алар, дињгезне кичеп, Геннисарет ярына чыктылар.

[35] Җирле халык, Гайсәне танып, бу хакта шундагы бѳтен әйләнә-тирәгә таратты ћәм Ања барлык авыруларны алып килде.

[36] Алар Аныњ киеменењ чабуына гына булса да кагылырга рѳхсәт бирүен үтенделәр. Һәм кем генә кагылмасын, барысы да савыкты.

Маттай Бәян Иткән Яхшы Хәбәр — Chapters