[1] Гайсә, кѳймәгә кереп, дињгезне кичте ћәм Үзе яшәгән шәћәргә килде.
[2] Берничә кеше паралич суккан авыруны ятагы белән күтәреп, Ања китерделәр. Гайсә, аларныњ ышануларын күреп авыруга әйтте: – Кыю бул, бала! Синењ гѳнаћларыњ кичерелде!
[3] Шул вакытта канунчылар эчләреннән генә: «Бу кеше кѳфер сѳйли!» – диделәр.
[4] Гайсә аларныњ ни уйлауларын белеп сорады: – Ни ѳчен сезнењ күњелегездә шундый начар уйлар?
[5] Ничек дип әйтергә җињелрәк: «Синењ гѳнаћларыњ кичерелде», – дипме, әллә: «Тор да йѳр», – дипме?
[6] Ләкин сез хәзер Адәм Улыныњ җирдә гѳнаћларны кичерергә хакимлеге барлыгын белерсез! Һәм Гайсә паралич суккан кешегә: – Тор, үзењнењ ятагыњны алып, ѳењә кит! – диде.
[7] Тегесе, торып, ѳенә кайтып китте.
[8] Моны күреп торган халык куркышып калды ћәм кешеләргә шундый хакимлек биргән Аллаћыны данлады.
[9] Шул урыннан китеп барганда, Гайсә салым җыю урынында утыручы Маттай исемле кешене күрде ћәм: – Минем артымнан бар, – диде. Маттай, торып, Аныњ артыннан китте.
[10] Гайсә аныњ ѳенә ашка килгәч, анда күп кенә салым җыючылар ћәм башка гѳнаћлылар җыелды. Алар Гайсә ћәм Аныњ шәкертләре белән бер аш ѳстәле артында утырдылар.
[11] Фарисейләр, моны күреп, шәкертләргә әйттеләр: – Ни ѳчен сезнењ Остазыгыз салым җыючылар ћәм башка гѳнаћлылар белән бергә ашый?
[12] Гайсә моны ишетеп җавап бирде: – Табиб сәламәт кешеләргә түгел, ә авыруларга кирәк.
[13] Барыгыз ћәм «Мин корбанны түгел, шәфкатьлекне телим» дигән сүзләрнењ мәгънәсен ѳйрәнегез. Мин бит тәкъва кешеләрне түгел, бәлки гѳнаћлыларны чакырырга дип килдем.
[14] Шуннан соњ Аныњ янына Яхъяныњ шәкертләре килеп: – Ни ѳчен без ћәм фарисейләрнењ шәкертләре еш ураза тотабыз, ә Синекеләр ураза тотмыйлар? – дип сорадылар.
[15] Гайсә аларга җавап бирде: – Кияү егете үзләре белән бергә булганда, туйдагы кунаклар кайгыра алырлармы? Әмма килер бер кѳн: алар яныннан кияү алыныр, ћәм шул чакта алар ураза тотарлар.
[16] Иске киемгә яња тукымадан ямаулык салмыйлар, чѳнки ул, иске тукыманы басып тѳшеп, тишекне тагын да зурайтыр.
[17] Һәм яња шәрабны иске турсыкка салмыйлар, югыйсә иске турсык тишелер дә, шәраб та агып бетәр, турсык та әрәм булыр. Юк, яња шәрабны яња турсыкка салалар. Шул вакытта шәраб та, турсык та сакланып калыр.
[18] Гайсә шулай сѳйләп торганда, Аныњ янына яћүд башлыкларыныњ берсе килеп тез чүкте ћәм Ања әйтте: – Хәзер генә минем кызым үлде. Ә Син аныњ янына килеп, ѳстенә кулларыњны куйчы, ћәм ул яшәячәк!
[19] Гайсә торды ћәм шәкертләре белән аныњ артыннан китте.
[20] Шул вакыт унике ел буе кан китүдән интеккән хатын, арттан килеп, Аныњ киеменењ чабуына кагылды.
[21] Чѳнки ул: «Аныњ киеменә генә кагылсам да савыгыр идем», – дип эченнән генә уйлаган иде.
[22] Гайсә борылып карады ћәм, аны күреп: – Кыю бул, кызым! Сине ышануыњ савыктырды, – диде. Һәм шул вакытта ук хатын савыктырылды.
[23] Башлыкныњ ѳенә кергәч, Гайсә анда матәм кѳйләрен уйнаучыларны ћәм елаучылар тѳркемен күрде ћәм:
[24] – Китегез моннан! Кыз бала үлмәгән, ул йоклый! – диде. Аннан кѳлә башладылар.
[25] Ләкин халык ѳйдән чыгарылгач, Гайсә, бүлмәгә кереп, кызныњ кулыннан тотты, ћәм кыз торып басты.
[26] Бу хактагы хәбәр шундагы бѳтен тирә-як җирләргә таралды.
[27] Гайсә аннан киткәндә, артыннан ике сукыр иярде. – Давыт Улы, безгә шәфкать күрсәтче! – дип кычкырдылар алар.
[28] Ул ѳйгә кергәч, бу сукырлар Аныњ янына килделәр. Һәм Гайсә: – Минем ярдәм итә алуыма сез ышанасызмы? – дип сорады. – Әйе, Әфәнде, – дип җавап бирделәр алар.
[29] Гайсә аларныњ күзләренә кагылды ћәм: – Ышануыгыз буенча булсын сезгә, – диде.
[30] Һәм алар күрә башладылар. Гайсә аларга: – Карагыз аны, бу хакта беркем дә белмәсен, – дип каты кисәтеп әйтте.
[31] Әмма алар, киткәч, Аныњ хакында шундагы бѳтен тирә-як җирләрдә сѳйләп йѳрделәр.
[32] Алар китәм дигәндә, Гайсә янына җенле телсез кешене китерделәр.
[33] Гайсә җенне куып чыгаргач, телсез кеше сѳйләшә башлады. Моња халык хәйран калды ћәм әйтте: – Исраилдә беркайчан да мондый хәлне күргәнебез булмады.
[34] Ләкин фарисейләр: – Ул җеннәрне җеннәр башлыгы кѳче белән куып чыгара, – дип каршы сѳйләделәр.
[35] Гайсә гыйбадәтханәләрдә ѳйрәтеп, бѳтен шәћәрләр ћәм авыллар буйлап Патшалык хакындагы Яхшы хәбәрне игълан итеп, халыкны тѳрле авырулардан ћәм чирләрдән савыктырып йѳрде.
[36] Ул халык тѳркемнәрен күреп кызганды: алар, кѳтүчеләре булмаган сарыклар кебек, борчылган ћәм таралган иделәр.
[37] Шул чакта Гайсә шәкертләренә әйтте: – Урасы ашлык күп, ә уракчылар аз.
[38] Шуња күрә ашлык Хуҗасына ялварыгыз: ашлык урырга эшчеләр җибәрсен.