Skip to content
Opens in a new window
Listen to this chapter • 10:18

[1] Иртән иртүк, барлык баш руханилар ћәм халык аксакаллары, кињәшләшеп, Гайсәне ничек үтерү турында сүз куештылар.

[2] Аны бәйләп, идарәче Пилатка алып барып тапшырдылар.

[3] Гайсәгә хыянәт иткән Яћүд, Аныњ үлемгә тартылганын белгәч, эшләгән эшенә үкенеп, баш руханиларга ћәм аксакалларга утыз кѳмеш тәњкәне кайтарып бирде ћәм:

[4] – Гѳнаћ кылдым мин, гѳнаћсызга хыянәт иттем, – диде. – Безгә ни, ул – синењ эшењ, – дип җавап бирделәр тегеләр.

[5] Һәм ул тәњкәләрне Аллаћы Йортында атып бәрде дә, китеп, асылынды.

[6] Баш руханилар тәњкәләрне алдылар ћәм: – Боларны сәдака сандыгына салу канунсыз: бу – канлы тәњкәләр, – диделәр.

[7] Алар, кињәшләшеп, бу тәњкәләргә, үлгән чит ил кешеләрен күмәр ѳчен, чүлмәкче җирен сатып алырга, дигән карар чыгардылар.

[8] Шуња күрә бу җир Кан җире дип атала башлады ћәм хәзерге кѳнгә кадәр шулай атала.

[9] Шул вакытта Иремия пәйгамбәр аша әйтелгән сүзләр гамәлгә ашты: «Алар Исраил халкы тарафыннан Аныњ ѳчен билгеләнгән бәяне – утыз кѳмеш тәњкәне – алдылар,

[10] ћәм, Раббы миња кушканча, ул акча белән чүлмәкче җирен сатып алдылар».

[11] Гайсә идарәче каршына бастырылды. – Син яћүдләр Патшасымы? – дип сорады Аннан Пилат. – Моны син үзењ әйтәсењ, – дип җавап бирде Гайсә.

[12] Баш руханилар ћәм аксакаллар Аны гаепли башлагач, Ул аларга җавап бирмәде.

[13] Шуннан соњ Пилат: – Үзењә каршы шулкадәр күп гаепләүләрне ишетмисењме әллә Син? – дип сорады.

[14] Әмма Гайсә җавап итеп бер сүз дә әйтмәде, моныњ белән Ул идарәчене бик нык гаҗәпләндерде.

[15] Гадәттәгечә, идарәче, бәйрәм уњае белән, халык сораган бер тоткынны азат итә торган иде.

[16] Ул вакытта даны кињ таралган Бараб исемле бер тоткын бар иде.

[17] Шуња күрә, халык җыелгач, Пилат алардан сорады: – Кемне сезгә азат итүемне телисез: Барабнымы, әллә Мәсих дип аталган Гайсәнеме?

[18] Чѳнки Пилат яћүд башлыкларыныњ Гайсәне кѳнләшү аркасында тотып биргәннәрен белә иде.

[19] Ул хѳкем итү урынында утырган чакта, аныњ хатыны ања: «Бу тәкъва Кешегә каршы бернәрсә дә эшләмә! Бүген тѳшемдә Аныњ аркасында бик нык газапландым», – дип хәбәр иттерде.

[20] Ә баш руханилар ћәм аксакаллар исә Барабны азат итүен, ә Гайсәне җәзага тартуын таләп итәргә дип халыкны котырттылар.

[21] Идарәче халык тѳркеменнән: – Сез кемне телисез? Сезгә икенењ кайсысын азат итим? – дип сорады. – Барабны, – дип җавап бирделәр алар.

[22] – Ә Мәсих дип аталган Гайсә белән нәрсә эшлим? – дип сорады Пилат. – Аны хачка кадакларга! – дип җавап бирде аларныњ барысы да.

[23] – Ул нинди начарлык эшләгән соњ? – дип сорады ул. – Аны хачка кадакларга! – дип тагын да кѳчлерәк тавыш белән кычкырды җыелган халык.

[24] Пилат бернәрсә дә эшли алмавын, хәтта чуалыш чыгу мѳмкинлеген күреп, су китерергә кушты ћәм халык алдында кулларын юды. – Бу Кешенењ үлемендә минем гаебем юк, моња сез җаваплы! – диде ул.

[25] – Аныњ каны безнењ ћәм безнењ балаларыбыз ѳстендә булсын! – дип җавап бирде бѳтен халык.

[26] Шунда Пилат аларга Барабны азат итте. Ә Гайсәне исә камчылаткач хачка кадаклатырга тапшырды.

[27] Шуннан соњ гаскәриләр Гайсәне идарәченењ сараена алып киттеләр. Аларныњ бѳтен гаскәре Гайсә тирәли җыелды.

[28] Алар Гайсәнењ киемнәрен салдырып, Ања җете кызыл тѳстәге япанча кидерделәр,

[29] чәнечкеле ботаклардан таҗ үреп, Аныњ башына кидерделәр, уњ кулына таяк тоттырдылар ћәм Аныњ каршында тез чүгеп: «Яшәсен яћүдләр Патшасы!» – дип мыскылладылар.

[30] Аннары Гайсәгә тѳкерделәр, таяк алып, аныњ белән башына сугып кыйнадылар.

[31] Мәсхәрәләүләрен тәмамлагач, алар Гайсәдән япанчаны салдырып, Ања Үз киемнәрен кидерделәр ћәм хачка кадакларга алып киттеләр.

[32] Алар, чыгып барганда, Күринидән булган Шимун исемле бер кешене очраттылар. Аны Гайсәнењ хачын күтәреп барырга мәҗбүр иттеләр.

[33] Гѳлгетә, ягъни «Баш сѳяге» дип аталган урынга килеп җиткәч,

[34] алар Гайсәгә үт катыш шәраб бирделәр. Әмма Ул, татып карагач, эчәргә теләмәде.

[35] Гайсәне хачка кадаклагач, алар, жирәбә салышып, Аныњ киемнәрен бүлештеләр

[36] ћәм Аны анда утырып сакладылар.

[37] Гайсәнењ баш ѳстенә Аныњ гаебен күрсәтүче «Бу – Гайсә, яћүдләр Патшасы» дигән язма беркетеп куйдылар.

[38] Шул вакытта Аныњ белән бергә ике юлбасарны да кадакладылар: берсен Аныњ уњ ягына, берсен сул ягына.

[39] Үтеп баручылар башларын чайкый-чайкый Аны хурладылар.

[40] – Син, Аллаћы Йортын җимерүче ћәм аны ѳч кѳндә тѳзүче, Үзењне коткар! Аллаћы Улы булсањ, тѳш хачтан! – диделәр алар.

[41] Шулай ук, баш руханилар белән бергә, канунчылар ћәм аксакаллар да Аны мыскылладылар:

[42] – Башкаларны коткарды, ә Үзен коткара алмый! Ә Үзе Исраил Патшасы! Тѳшсен хачтан – шунда без Ања ышанырбыз!

[43] Ул Аллаћыга ышана ћәм Үзен Аллаћы Улы дип атый. Әгәр Ул Аллаћыга яраклы булса, ул чакта Аны Аллаћы коткарсын!

[44] Аныњ белән бергә кадакланган юлбасарлар да Аны шундый ук сүзләр белән мәсхәрәләделәр.

[45] Кѳн уртасында бѳтен җир ѳстен карањгылык каплап алды, ћәм кѳндезге сәгать ѳчкә кадәр шулай булды.

[46] Ә сәгать ѳчләр тирәсендә Гайсә каты тавыш белән: – Эли, Эли, лема сабахтани? – ягъни: «Әй, Аллаћым, әй, Аллаћым! Нигә Син Мине ташладыњ?» – дип кычкырды.

[47] Анда торучыларныњ кайберләре, Аны ишетеп: – Ильясны чакыра, – диделәр.

[48] Шунда аларныњ берсе йѳгереп килеп, губка кисәген шәраб серкәсенә манчып, аны таякка элде ћәм Гайсәгә эчәргә бирде.

[49] Калган кешеләр ања: – Тукта! Әйдә карыйк: Ильяс Аны коткарырга килерме икән? – диделәр.

[50] Ә Гайсә, тагын бер тапкыр кѳчле итеп кычкырып, җан бирде.

[51] Һәм менә, Аллаћы Йортындагы пәрдә ѳстән аска кадәр урталай ертылды. Җир тетрәде, таш кыялар ярылдылар,

[52] каберләр ачылып китеп, үлгән изгеләр арасыннан күбесе терелтеп торгызылдылар.

[53] Бу изгеләр каберләрдән чыктылар, ә Гайсә терелгәч, алар изге шәћәргә, Иерусалимга керделәр; ћәм күпләр аларны күрде.

[54] Йѳзбашы ћәм аныњ белән Гайсәне саклаучы гаскәриләр, җир тетрәүне ћәм башка вакыйгаларны күреп, бик нык курыктылар. – Ул чыннан да Аллаћы Улы булган икән, – диделәр.

[55] Анда ерактан карап торучы күп хатыннар да бар иде (алар Гайсәгә Гәлиләядән ияреп килгән ћәм Ања хезмәт иткән иделәр).

[56] Алар арасында Магдалалы Мәрьям, Ягъкуб белән Йосыфныњ анасы Мәрьям ћәм Зебедәй улларыныњ анасы бар иде.

[57] Кич белән, Ариматайдан булган Йосыф исемле бай кеше килде; ул да Гайсәнењ шәкерте иде.

[58] Пилат янына килеп, ул Гайсәнењ гәүдәсен алырга рѳхсәт сорады. Шунда Пилат Аныњ гәүдәсен Йосыфка бирергә кушты.

[59] Гәүдәне алып, Йосыф аны чиста җитен тукымага тѳрде

[60] ћәм күптән түгел таш тауны тишеп ясалган кабергә салды. Зур таш тәгәрәтеп алып килеп, кабер авызын каплап куйды ћәм китеп барды.

[61] Ә Магдалалы Мәрьям белән икенче Мәрьям исә, кабер каршында утыра иделәр.

[62] Икенче кѳнне – ул шимбә кѳн иде – Пилат янына баш руханилар ћәм фарисейләр килделәр.

[63] – Әфәнде, бу ялганчыныњ исән чагында: «Мин ѳч кѳннән соњ терелтелеп торгызылачакмын», – дип әйткәнен хәтерлибез, – диделәр алар.

[64] – Өченче кѳнгә кадәр каберне сакларга әмер бир, югыйсә Аныњ шәкертләре килеп, гәүдәсен урлап китүләре мѳмкин. Ә соњыннан халыкка: «Ул үледән терелтеп торгызылды», – дип әйтерләр. Һәм бу соњгы ялган беренчесеннән дә яманрак булыр.

[65] – Сакчыларны алыгыз ћәм, барып, белгәнегезчә каберне саклагыз, – диде Пилат.

[66] Алар, китеп, куркынычтан саклар ѳчен, кабер авызын каплаган ташка мѳћер сугып, каберне сакларга гаскәриләрен куйдылар.

Маттай Бәян Иткән Яхшы Хәбәр — Chapters