[1] Гайсә Аллаћы Йортыннан чыгып киткәндә, Аныњ игътибарын Аллаћы Йортыныњ биналарына юнәлтер ѳчен, янына шәкертләре килделәр.
[2] Ә Гайсә: – Боларныњ ћәммәсен да күрәсезме? – диде. – Шуны белегез: монда таш ѳстендә таш калмаячак, барысы да җимереләчәк!
[3] Ул Үзе генә Зәйтүн тавында утырганда, янына шәкертләре килде. – Бу кайчан булыр икән, безгә әйтче. Без Синењ килүењне ћәм бу дѳньяныњ бетәчәген нинди билге аша беләчәкбез? – дип сорадылар алар.
[4] Гайсә җавап бирде: – Сак булыгыз, сезне алдамасыннар!
[5] Чѳнки күпләр, Минем исемем белән килеп: «Мин – Мәсих», – дип әйтерләр ћәм күпләрне алдарлар.
[6] Сез якындагы сугышлар тавышын ћәм ерактагы сугышлар хакында хәбәрләр ишетерсез – карагыз, курыкмагыз! Шулай булырга тиеш. Әмма бу әле ахыры түгел.
[7] Халык халыкка ћәм патшалык патшалыкка каршы чыгар, урыны-урыны белән ачлык ћәм җир тетрәүләр булыр,
[8] әмма боларныњ барысы – тулгак тоту газапларыныњ башлануы гына әле.
[9] Шушы вакытта сезне газаплауга бирерләр ћәм үлемгә тартырлар, бѳтен халыклар да Минем ѳчен сезне нәфрәт итәр.
[10] Шул вакытта күпләр иманнан ваз кичәр, бер-беренә хыянәт итәр ћәм бер-берсен нәфрәт итәр.
[11] Һәм күп ялган пәйгамбәрләр килеп, күпләрне алдар.
[12] Явызлык кѳчәйгәнлектән, күпләрнењ мәхәббәте суыныр.
[13] Әмма ахырга тикле чыдаган кеше котылыр.
[14] Барча халыклар да ишетсен ѳчен, Патшалык хакындагы бу Яхшы хәбәрне бѳтен җићанда таратырлар. Менә шуннан соњ ахыры килер.
[15] Шуња күрә, сез Данил пәйгамбәр язган «ташландык хәлдә калдыручы чирканыч нәрсәнењ» изге урында торуын күргәч (бу сүзләрне укыган кеше ањласын),
[16] Яћүдия җирендә булганнар тауларга качсыннар,
[17] ѳй түбәсендә булганнар әйберләрен алырга дип, ѳйгә тѳшеп тормасын,
[18] кырда булганнар исә ѳс киеме артыннан ѳенә кайтмасын.
[19] Ул кѳннәрдә йѳкле хатыннарга ћәм бала имезүчеләргә кайгы!
[20] Качуыгыз кышка ћәм шимбә кѳненә туры килмәсен иде дип, дога кылыгыз.
[21] Чѳнки, ул вакытта, дѳнья яратылганнан бирле бүгенге кѳнгә кадәр булмаган ћәм булмаячак зур афәт килер.
[22] Әгәр ул кѳннәр кыскартылмаса, ћичкем исән кала алмас иде. Әмма сайланганнар хакына ул кѳннәр кыскартылачак.
[23] Әгәр сезгә шул вакытта: «Кара, Мәсих менә монда!» яки «Ул тегендә!» – дип әйтсәләр, ышанмагыз.
[24] Чѳнки ялган мәсихләр ћәм ялган пәйгамбәрләр килерләр, әгәр килеп чыкса, хәтта сайланганнарны да алдау ѳчен, искиткеч галәмәтләр ћәм могҗизалар күрсәтерләр.
[25] Менә Мин сезгә барысы хакында алдан әйттем.
[26] Шулай итеп, әгәр: «Кара, Ул чүлдә», – дисәләр, анда бармагыз яки: «Менә Ул эчке бүлмәләрдә», – дисәләр, ышанмагыз.
[27] Чѳнки Адәм Улыныњ килүе күкне кѳнчыгыштан кѳнбатышка кадәр яшен ярып үткән кебек булыр.
[28] Кайда мәет булса, үләксә кошлары шунда җыелыр.
[29] Һәм шунда ук, ул кѳннәрдәге афәттән соњ, «Кояш каралыр, ай яктыртмас, Күкләрдән йолдызлар коелыр ћәм Күк кодрәтләре селкетелер».
[30] Шуннан соњ күктә Адәм Улыныњ билгесе күренер ћәм, Аныњ күк болытлары ѳстендә кодрәт ћәм балкып торган бѳек дан белән килүен күреп, җирнењ бѳтен халыклары кычкырып, бик нык кайгырырлар.
[31] Адәм Улы Үзенењ фәрештәләрен кѳчле быргы тавышы белән җибәрер. Һәм алар җирнењ дүрт почмагыннан, дѳньяныњ бер читеннән алып икенче читенә кадәр, Аныњ сайланганнарын җыярлар.
[32] Инҗир агачыннан гыйбрәт алыгыз. Аныњ ботаклары бѳреләнеп, яфрак ярган чакта, сез тиздән җәйнењ җитәчәген беләсез.
[33] Шулай ук, сез дә боларныњ ћәммәсен күргәндә, шуны белерсез: ул вакыт якын, инде ишек тѳбендә.
[34] Сезгә хак сүз әйтәм: бу буын алышынырга ѳлгермәс, болар ћәммәсе дә гамәлгә ашыр.
[35] Күк ћәм җир юкка чыгачак, әмма Минем сүзләрем ћичкайчан юкка чыкмаячак.
[36] Ул кѳннењ ћәм сәгатьнењ кайчан булуы хакында ћичкем белми: күктәге фәрештәләр дә, Угыл да. Бу турыда бары тик Ата гына белә.
[37] Нух кѳннәрендә ничек булган булса, Адәм Улы килгән вакытта да шулай булачак.
[38] Чѳнки ул кѳннәрдә кешеләр, туфан килгәнче, ашаганнар, эчкәннәр, ѳйләнгәннәр ћәм кияүгә чыкканнар. Нух кѳймәгә кергән кѳнгә кадәр шулай булган.
[39] Туфан килеп, барын да агызып киткәнгә кадәр, алар тѳшенмәгәннәр. Адәм Улы килгән вакытта да нәкъ шулай булачак.
[40] Ул вакытта кырда ике кеше булыр: берсе алыныр, икенчесе калдырылыр.
[41] Бер кул тегермәнендә тартучы ике хатынныњ берсе алыныр, икенчесе калдырылыр.
[42] Шуња күрә, уяу булыгыз! Раббыгыз кайсы кѳндә киләчәген сез белмисез бит.
[43] Шуны ањлагыз: йорт хуҗасы каракныњ тѳнлә белән кайсы сәгатьтә киләсен белсә, ул йокламаган булыр иде ћәм ања үз йортына керергә ирек бирмәгән булыр иде.
[44] Шуња күрә, сез дә әзер булыгыз: Адәм Улы сез кѳтмәгән сәгатьтә киләчәк.
[45] Шулай итеп, ышанычлы ћәм акыллы хезмәтче нинди була соњ? Ризыкны үз вакытында ѳләшү ѳчен, аны хуҗасы барлык хезмәтчеләре ѳстеннән куйган.
[46] Хуҗасы кайткач, аныњ шулай эшләвен күрсә, менә шул хезмәтче сәгадәтле.
[47] Сезгә хак сүз әйтәм: хуҗасы аны бѳтен милке ѳстеннән башлык итеп куяр.
[48] Ләкин ул хезмәтче начар булса ћәм: «Хуҗам тиз генә кайтмас әле», – дип уйлап,
[49] башка хезмәтчеләрне кыйный башласа, ә үзе эчкечеләр белән ашап-эчә башласа,
[50] хуҗасы ул кѳтмәгән кѳндә ћәм уйламаган сәгатьтә кайтып керер дә
[51] аны җәзага тартыр ћәм монафикълар белән бер язмышка дучар итәр: анда елау ћәм теш шыкырдату булыр.